Мы в Telegram
Добавить новость

Омбудсмен Подмосковья Фаевская провела личный прием граждан

МинЖКХ Подмосковья подвело итоги работы за 2023 г и определило планы на 3 года

Андрей Воробьев: «День добрых дел» объединил учащихся Подмосковья

Москвичи выкупили у города 33 участка для ИЖС со скидкой с начала года



World News in Tatar
Ria.city


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer


Сентябрь
2021

Новости за 24.09.2021

Tatar-inform.tatar 

Алабугада ир белән хатын бер көндә вафат булган

(Алабуга, 24 сентябрь, «Татар-информ», « Алабуга нуры »). Бүген Алабугада ирле-хатынлы Фирсовлар вафат булды. Алар куркыныч авыруны җиңә алмаган. Шәһәрнең мактаулы кешесе, искиткеч табиб, дистәләгән мең балага якты дөньяга аваз салырга ярдәм иткән Анна Александр кызы Фирсова һәм аның тормыш иптәше Кама буе нефтенең чишмә башында торган Евгений Петр улы Фирсов якты дөньядан китте. Анна һәм Евгений Фирсовлар 62 ел бергә гомер иткән.

Tatar-inform.tatar 

Альберт Шакиров үз көче белән Роберт Миңнуллинга багышлап документаль фильм әзерли

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ, Рузилә Мөхәммәтова). Журналист Альберт Шакиров Роберт Миңнуллинга багышлап документаль фильм әзерли башлаган. Фильм «Роберт» дип атала. «Үз җаема, үз көчем белән, үзем күргәнчә эшләнеп килә торган фильмның беренче анонсын тәкъдим итәм. Роберт Миңнуллинның туган авылында аңа багышланган музей эшләнү сәбәпле, халык шагыйренең авылдашлары, туганнарын хатирәләрен яздырырга Шәммәткә кайткан идек», дип яза автор үз сәхифәсенә. «Фильм Роберт Миңнуллинның тормыш юлы турында түгел. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

«Ак Барс» рәттән дүртенче уенда җиңде

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанның «Ак Барс» хоккей командасы Владивостокның «Адмирал»ын җиңде.   Матч исәбе — 2:1. Уен Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда узды. Моңа хәтле «Ак Барс» рәттән ике тапкыр «Сочи» командасын һәм «Витязь»не җиңде. Бүген рәттән дүртенче җиңү булды. Беренче периодның икенче минутында «Ак Барс» капкасына алка керде. Алканың кагыйдә буенча керүенә шик туды, хөкемдарлар, видеокабатлау караганнан соң, алканы исәпкә алмауларын хәбәр итте (0:0). Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Саратов мәктәпләре ике атнага дистанцион укуга күчә

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). 27 сентябрьдән Саратов мәктәпләре һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре Covid-19 таралу куркынычы янау сәбәпле, дистанцион укуга күчерелә. Бу хакта Саратов мэриясенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. Чикләүләр 11 октябрьгә кадәр дәвам итәр дип планлаштырыла. «Коронавирус белән авыручылар санының артуы сәбәпле, Саратов мәктәбе һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре 27 сентябрьдән 11 октябрьгә кадәр дистанцион укытуга күчәләр», — диелә Башкарма комитет хәбәрендә.

Tatar-inform.tatar 

Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Думасы депутаты мандатыннан баш тартырга карар кылды

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов депутат мандатыннан баш тартырга булган. Ул Россия Федерациясе Федераль җыенының VIII чакырылыш Дәүләт Думасына сайлауларда «Бердәм Россия» партиясенең региональ исемлеге башында торды. «Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты мандатыннан баш тартырга карар кылды», — дип хәбәр итте республика башлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы алдарак язганча... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Диния нәзарәтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына әзерлек турында сөйләделәр

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең эчке эшләр буенча урынбасары Равил Сәйфетдинов Россия мөселманнарының диния нәзарәте Пленумында катнашучыларга Идел буендагы Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын тантаналы бәйрәм итүгә әзерлек турында сөйләде. Әлеге тантаналы бәйрәм Россия мөселманнарының диния нәзарәте рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдин инициативасы белән оештырыла. Идел буе Болгар дәүләтендә яшәүче халыкларның ислам динен кабул итүләренә... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Россия галиме «Спутник V»ның башка вакциналар белән ярашуын әйтте

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). «Спутник V» препараты Covid-19 коронавирусына каршы теләсә кайсы вакцина белән яраша. «Россия Сәламәтлек министрлыгының Гамалея исемендәге Эпидемиология һәм микробиология фәнни тикшеренү үзәге директоры Александр Гинцбург „Спутник V“ препараты Covid-19 коронавирусына каршы теләсә кайсы вакцина белән яраша алуын белдерде», — дип яза РИА Новости.  «Апробация узып, бүген киң кулланыштагы теләсә кайсы вакцина белән, Moderna, Pfizer белән дә, AstraZenеса белән дә яраша»... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Самараның «Бердәмлек» газетасы баш мөхәррире: Газетабыз ябылырга мөмкин

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Самараның «Бердәмлек» газетасы ябылырга мөмкин. Бөтендөнья татар конгрессы бинасында узган түгәрәк өстәл барышында газетаның баш мөхәррире Эльмира Варфоломеева «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәевка ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. «Безнең төп укучыларыбыз— әбиләр, ә алар инде олы яшьтә. Яшьләр татар телен белми һәм газетага язылмый. Тираж кими, акча юк. Газета ябылырга мөмкин. Ике мең әби газетаны көтеп утыра... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Ольга Павлова: Ковид белән көрәшүче табибларның хезмәт хакы тиешенчә бәяләнергә тиеш

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитеты әгъзасы сәламәтлек саклаудагы актуаль проблемалар турында фикер алышуда катнашты. Эшлекле очрашу Татарстан Республикасы Профсоюзлары көненә багышланган тантаналы чара кысаларында үтте. Бу хакта парламентарийның матбугат хезмәте хәбәр итә. «Медиклар елдан артык югары әзерлек режимында яши. Ковид-госпитальләр ачыла, табиблар тәүлекләр буе эшли, ә яңа коронавирус... Читать дальше...




Tatar-inform.tatar 

Уфада мәктәпләр өлешчә дистанцион укуга күчә

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). Балалар арасында респиратор инфекцияләр, шул исәптән яңа коронавирус инфекциясе белән авыру күрсәткечләре югары булу сәбәпле, Уфа мәктәпләре укучылары укуның дистанцион режимына күчә. «Шәһәр администрациясе матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, читтән торып уку форматы 27 сентябрьдән 5, 6, 7, 8 һәм 10 класс укучылары өчен кертелә», — дип яза «Башинформ» . Әлеге карар Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Башкорстан... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Песошин Казахстан консулы Ерлан Искаков белән хезмәттәшлек турында сөйләште

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Казахстанның Казандагы яңа генераль консулы Ерлан Искаков белән очрашты. «Очрашу барышында Татарстан белән Казахстан арасындагы хезмәттәшлекне төрле яклап ныгыту, сәнәгать һәм гуманитар өлкәдә уртак проектларны гамәлгә кую буенча алда ясыйсы адымнар турында фикер алыштылар», — дип хәбәр итә Татарстан җитәкчесенең матбугат хезмәте. Ерлан Искаков быелның сентябрендә Казахстанның Казандагы генераль консулы итеп билгеләнде. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстан китап нәшриятының белем бирү проекты «Ревизор» бәйгесендә җиңде

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан китап нәшриятының белем бирү проекты һөнәри осталык буенча дәрәҗәле «Ревизор» бәйгесендә җиңү яулады. Татарстан китап нәшриятында хәбәр итүләренчә, җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Мәскәүдә узган. Китапчылар, китап тарату һәм китапханә эше, китап бастыру өлкәсендә иң яхшы проектлар арасында үткәрелә торган «Ревизор» бәйгесенең унынчы, юбилей елында «Иң яхшы белем бирү проекты» номинациясендә Татарстан китап нәшриятының «Адымнар — белемгә һәм бердәмлеккә юл» проекты җиңде. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Балалар язучысы Мәрзия Фәйзуллина вафат

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). 23 сентябрьдә озакка сузылган каты авырудан соң балалар язучысы, шагыйрә, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Абдулла Алиш исемендәге премия лауреаты Мәрзия Фәйзуллина вафат булган. Бу хакта ТР Язучылар берлегенең инстаграм аккаунтында хәбәр ителә. Мәрхүмә бүген Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында җирләнде.

Tatar-inform.tatar 

Васил Шәйхразиев туган телгә багышланган конференциядә катнашучыларны сәламләде

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ», Дарья Сәйфиева). Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының «Милли шура» рәисе Васил Шәйхразиев «Туган тел — тарихи хәтер һәм мәдәни мирас чыганагы» дип аталган бөтенроссия фәнни конференциясендә катнашучыларны, аны оештыручыларны һәм кунакларны сәламләде. Ул аның проблематикасының актуаль булуын әйтте. «Дөнья бик тиз үзгәрә һәм безнең өчен тарихның билгеле бер мизгелләре, тарихи шәхесләр турындагы мәгълүматларның, документларның теркәлүе һәм дөрес архивлаштырылуы мөһим.

Tatar-inform.tatar 

Татарстанга көчле яңгырлар киләчәк

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Гидрометеорология үзәге бүген, 24 сентябрьдә һәм иртәгә, 25 сентябрьгә каршы төндә республикада урыны белән көчле яңгырлар булу ихтималы турында кисәтә. Көнбатыш циклонның атмосфера фронтлары алып килгән явым-төшем вакыт-вакыт республиканың барлык территориясендә явачак. Җилнең тизлеге талгын, юнәлеше көньяк-көнчыгыштан төньяк-көнчыгышка үзгәрүчән, дип белдерә синоптиклар. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы Татарстанда 4 градустан алып 9 градуска... Читать дальше...

Azatliq.org 

Эрдоганның Кырым турындагы сүзләреннән соң Русия Төркия помидорларында чир тапкан

Алданрак Төркия “Әнкара элеккегечә Украинаның бөтенлеген хуплый һәм Кырымны канунсыз аннексияләүне танымый" дигән һәм Кырымдагы сайлауларны танымавын белдергән иде. Русиянең моңа кадәр дә, тышкы сәясәт коралы буларак кулланып, башка илләрдән азык-төлек китерүне тыйганы бар иде.

Tatar-inform.tatar 

Татарстан китап нәшрияты «Ел китабы — 2021» бәйгесендә җиңде

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан китап нәшриятында чыккан Габдулла Тукайның татар, рус һәм инглиз телләрендәге өч китаптан торган «Сайланма әсәрләре» «Ел китабы — 2021» бәйгесендә җиңүче булды. Кичә «Современник» Мәскәү театрында лауреатларны бүләкләү тантанасы үтте. Нәшриятта хәбәр итүләренчә, «Ел поэзиясе» номинациясендә Татарстан китап нәшрияты генераль директоры Илдар Сәгъдәтшинга конкурсның махсус дипломы тапшырылган. «Сайланма әсәрләр» Татарстан китап нәшрияты тарафыннан күренекле татар шагыйре... Читать дальше...

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Около 300 специалистов дошкольного образования отметят День воспитателя

89 воспитанников детского сада «Солнышко» г.Нурлат под присмотром и заботой 10 педагогов. В полилингвальном учреждении дошкольного образования учебно-воспитательная работа проходит на родном татарском языке.

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Валентин Бурайкин моложе “Дружбы”на 10 лет

Журналист, местный поэт Валентин Бурайкин проработал в “районке” около 20 лет. Будучи на заслуженном отдыхе активно сотрудничает с местной редакцией.

Tatar-inform.tatar 

Казанда Төньяк флот юнгасы Равил Гыйльфановка мемориал такта ачылды

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Казанда СССР Дәүләт премиясе лауреаты, Казан электротехника заводының баш инженеры (1967-1993), Бөек Ватан сугышы ветераны — Төньяк флот юнгасы Равил Сөләйман улы Гыйльфановка мемориал такта ачылды. Меморил такта Казан шәһәренең Островский урамындагы 1/6 нчы йорт фасадына эленгән. Равил Гыйльфанов хезмәт юлын 1943 елда заводта токарь буларак башлый. 1944 елда 14 яшьлек яшүсмер үзе теләп Ватанны сакларга китә һәм СССР хәрби диңгез флотының Соловки юнгалар мәктәбенә алына. Читать дальше...

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

В Нурлатском агротехникуме прошли специальные тренировки

Нурлат скорбит с Пермью по погибшим из-за стрельбы в университете. Правила поведения в экстремальных условиях и отработка навыков безопасности жизнедеятельности освоены 423 студентами учреждения проф.образования.

Tatar-inform.tatar 

Ринат Насыйров: Мин — татар, дип горурланучы яшьләр көннән-көн азая бара

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Бөтендөнья татар конгрессының Төмәндәге вәкиле Ринат Насыйров сүзләренчә, теләсә кайсы бинага кереп, мин — татар, дип горурланырлык яшьләр көннән-көн азая бара. «Мин - татар җирендә торам, мин - татар кешесе», — дип киң күңел белән кыенсынмыйча әйтү җитми, диде ул. «Гаиләдә татар баласы тугач, без бик шатланабыз. Ә өлкәдә? Ник без аны үзебезнеке итеп күрмибез соң?», — диде ул Милли Шура утырышында. Ринат Насыйров татар халкының саны быелгы җанисәптән соң артырга тиешлеген әйтте. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Миңнеханов: ТАИФ һәм СИБУРны берләштерү Татарстан һәм аның халкы өчен файдалы булачак

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ», Елена Рощупкина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТАИФ һәм СИБУР компанияләрен кушу хакында фикерен белдерде. Бүген килешүне төгәлләү эшенә керештеләр. «Мин рәсми рәвештә әлеге килешү республика өчен, республикада яшәүчеләр өчен, компанияләр өчен (СИБУРны сатып алучылар — Т-и искәрмәсе), СИБУР өчен дә файда китерәчәк дип белдерәм. Чөнки мондый компания бөтенләй башка бәядә булачак. Әлеге компания зур проектларны гамәлгә куя алачак, чөнки ул инде дөнья компанияләре бишлегендә», — диде Миңнеханов. Читать дальше...


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city

ЕС призвал РФ пересмотреть решение о передаче активов Ariston и Bosh "Газпрому"

Московские школьники стали победителями всероссийской олимпиады по математике

В Новой Москве в лесу нашли человеческий скелет

Омбудсмен по делам КМНС Камчатки возмутилась, что ее не пустили в Нью-Йорк (ее коллега из Якутии туда съездил)

Музыкальные новости

звезды шоу-бизнеса посетили весеннюю неделю моды estet fashion week

Концерт «7 хитов И.С.Баха» в Эрмитажном театре

Сергей Трофимов выступит с летним концертом в Зеленом Театре ВДНХ

Байден: США делают все возможное для возвращения Гершковича и Уилана

Новости России

Все, шашлыки отменяются: в майские праздники на россиян обрушится настоящее климатическое бедствие

«Автомобили-утопленники» из зон паводков начинают «всплывать» в регионах России

Собянин поздравил работников скорой помощи с профессиональным праздником

Блогер Асхаб Тамаев попал в ДТП около Москва-Сити

Экология в России и мире

Дом, милый дом: участки под строительство от компании Родные земли, цены, отзывы

Шапки женские вязаные на Wildberries, 2024 — новый цвет от 392 руб. (модель 466)

Туроператор Пегас сделал важное заявление по летним турам

Шапки женские на Wildberries — скидки от 398 руб. (на новые оттенки)

Спорт в России и мире

Камбэком обернулся матч вундеркинда из России перед стартом Еленой Рыбакиной в Мадриде

Вероника Кудерметова завершила выступление на турнире WTA в Мадриде

Свёнтек разгромила Кырстю и вышла в 1/8 финала турнира WTA-1000 в Мадриде

Линетт сыграет против Соболенко во втором круге турнира WTA в Мадриде

Moscow.media

Музеи Твери. Императорский путевой дворец.

В Екатеринбурге будут судить уроженца Армении, устроившего дорожный конфликт со стрельбой

Строители мостов и дорог удостоены государственных наград

Утро у монастыря...











Топ новостей на этот час

Rss.plus






Полянский обратил внимание на пост экс-главы МИД Линкявичуса о Крымском мосту

Режиссёр легендарных "Бременских музыкантов" чуть не умерла в Москве

И куда смотрит Екатерина Михайловна Мизулина (и вся "Лига безопасного интернета")?

Герои России, меры поддержки многодетных семей и показ «Карины» в стране: топ-10 новостей недели