(Әлмәт, 25 сентябрь, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары» ). Плоггинг-актив ялның яңа һәм бик тиз популярлык җыючы төре, ул билгеле бер дистанциягә йөгерү һәм чүп-чар җыюны үз эченә ала. Әлмәттә мондый чараны шәһәрнең экология һәм төзекләндерү департаменты Макдоналдс белән берлектә үткәрде. Өмәнең яңа форматында үзләрен Әлмәтнеңнең югары һәм махсус урта уку йортлары студентларыннан торган 5 команда сынап карады. Чара күңелле һәм нәтиҗәле узды. Катнашучылар тарафыннан 311,6 кг төрле чүп-чар җыелды.
Бүген, 25 сентябрь, Уфадагы Спорт сарае алдында гадел сайлаулар өчен акция үткәрелде. Ул тавыш бирү нәтиҗәләре белән риза булмаган якынча 70 кешене җыйды.
(Әлки, 25 сентябрь, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре» ). Әлки районының Базарлы Матак район үзәк хастаханәсенең хатын-кызлар консультациясендә Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең 9-11 сыйныфта укучы кызлар белән әңгәмә үткәрделәр. Очрашуда иртә башланган җенси мөнәсәбәтләр, йөклелекне булдырмау юллары төп темалар итеп сайланды. Кызлар алдында хастаханәнең акушерлык-гинекология бүлекчәсе мөдире Эма Шәйхетдинова һәм табиб-гинеколог Галина Шәрәфиева чыгыш ясадылар. Алар кызларны борчыган күп кенә темаларга кагылды. Читать дальше...
Сулыш юллары авырулары һәм коронавирус инфекциясе сәбәпле, Уфада мәктәп укучылары дистанцион укуга күчә. Бу турыда җирле хакимият вәкилләре хәбәр итә.
(Актаныш, 25 сентябрь, «Татар-информ», «Актаныш-информ», Ләйсән Газизова). Бүген Актанышта «Милләтләр кроссы-2021» узды. Мәктәп укучылары катнашындагы сәламәтлек көне «Бүләк» чаңгы трассасында оештырылды. Спорт сөюче 500 укучы үз яшенә караган аралыкта физик әзерлеген сынады. Быелгы «Милләтләр кроссы» ГТОның 90 еллыгы кысаларында үткәрелде. Җиңүчеләрне район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рагниза Шакирова котлады, мактау кәгазе, медальләр һәм истәлек бүләге тапшырды. 1-3 урын алучылардан тыш, 4, 5 урынга лаек булганнар да хөрмәтләнде. Читать дальше...
Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологических явлений с 20 часов 25 сентября до 10 часов 26 сентября 2021 года
(Спас, 25 сентябрь, «Татар-информ», «Яңа тормыш» ). Бүген Болгарның базар мәйданында быел беренче тапкыр район авыл хуҗалыгы ярминкәсе ачылды. Спас районы фермерлары сәүдә рәтләрендә сатып алучыларга яңа суелган сарык һәм сыер ите, яшелчә, бал, он, ашлык һәм печән тәкъдим ителде. Барысын да үзләре җитештергән, бар да менә дигән югары сыйфатлы. «Мин бүген ярминкәдә сарык ите сатып алдым. Рәтләр буенча йөргәч, ит аз булуына игътибар иттем. Бәлки, бераз соңрак килеп җитәрләр. Гомумән алганда, сайлау мөмкинлеге бар. Читать дальше...
(Казан, 25 сентябь, «Татар-информ»). Кичә Казан дәүләт аграр университетында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты, техник фәннәр докторы, профессор, Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе Алмаз Кыям улы Юлдашев истәлегенә мемориаль такта ачу тантанасы булды. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, Алмаз Юлдашев авыл хуҗалыгын механикалаштыру һәм автотракторлар төзү фәненең үсеш тарихына беренче татар профессоры буларак керде. Ул — төрле... Читать дальше...
(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин укытучыларның кеременә бәйле проблемалар турында фикерен әйтте. «Укытучыларның кеременә бәйле мәсьәләләрне аерым түләүләр белән түгел, системалы хәл итәргә кирәк», — дип белдерде Россия Президенты Владимир Путин. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. «Мәктәпкә, тулаем мәгарифкә килгәндә, без соңгы вакытта моңа күп игътибар бирәбез, ләкин, сез чынлап та хаклы, җитәрлек түгел. Иң төп проблема — ул, әлбәттә, керем дәрәҗәсе. Аны, әлбәттә... Читать дальше...
(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). Узган тәүлеккә Татарстанда 60 кеше коронавирус йоктырган. Бер очракта авыручы вирусны читтән йоктырып кайткан, 59 кеше исә авыручылар белән аралашкан булган. Бу хакта Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә. «24 кеше хастаханәгә салынды, 36 кеше өйдә дәвалана», — диелә ведомстводан алынган хәбәрдә. 60 очракның 24 е Казанда ачыкланган, 15 кеше — Чаллыда, 4 кеше — Чистай районында. Әлмәт һәм Түбән Кама районнарында өчәр очрак теркәлгән... Читать дальше...
(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Федерациясе Хөкүмәте матбугат чаралары өлкәсендә бирелә торган премияләр санын егермегә кадәр арттырды. «Россиядә ел саен вакытлы матбугат чаралары өлкәсендә хөкүмәтнең егерме премиясе тапшырылачак», — дип яза РИА Новости Министрлар Кабинетының матбугат хезмәтенә сылтама белән. «Мондый карарны Министрлар Кабинеты җитәкчесе Михаил Мишустин раслаган», — диелә хәбәрдә. Вакытлы матбугат чаралары өлкәсендә Хөкүмәт премиясе 2005 елда булдырылды. Ул Россиядә... Читать дальше...
За сутки количество сделавших прививку от короны увеличилось на 4 360 человек, в том числе 943 161 прошли второй этап.
(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). «Бердәм Россия» партиясенең региональ бүлеге төп — Дәүләт Думасына әзерлекле, абруйлы кандидатларны максималь санда үткәрү, халык программаларын һәм үсешнең стратегик максатларын тормышка ашыру өчен ватандашларыбызның ышаныч мандатын алу — бурычын үтәде. «Бердәм Россия» бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең XXXIII конференциясенең икенче этабында партиянең Татарстан бүлеге сәркатибе урынбасары Юрий Камалтынов шул хакта әйтте. Читать дальше...
(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). Кичә Казанда Милләт җыены вакытында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин журналистларның Бөтенроссия халык санын алуга кагылышлы сорауларына җавап биреп, татар булып язылырга чакырды. Татарстан Диния нәзарәте шул хакта хәбәр итте. «Безнең милләтебез — бик данлыклы. Мәсәлән, Казанда инкыйлабка кадәр мөселман дөньясындагы беренче басма Коръән, дини-фәнни темаларга меңләгән китаплар чыккан. Танылган татар дин галиме Мөхәммәд Мурат Рәмзи Мәккәгә кадәр барып җитеп мөгаллимлек иткән. Читать дальше...
Бот татарча сүзне биреп, аның аудио яңгырашын тәкъдим итә. Шулай ук кулланучыга дөрес тәрҗемәне сайлау мөмкинлеге бирелә.
(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). Үзбәкстанның Ташкент шәһәре Татар иҗтимагый мәдәни агарту үзәге рәисе урынбасары Р. Төхвәтуллин һәм Татарстанның Үзбәкстандагы вәкаләтле вәкиле урынбасары А.Шакиров Ахангаран шәһәрендәге картлар һәм инвалидлар йортында булды. «Саховат» дип исемләгән әлеге оешма Үзбәкстан Республикасының медицина һәм социаль хезмәтләрне үстерү агентлыгы карамагында эшли. Очрашу барышында Картлар һәм инвалидлар йорты директоры К. Уразов белән хәйрия ярдәме күрсәтү мөмкинлеге темасы тикшерелде. Читать дальше...
(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). 21 сентябрьдә 24 сентябрьгә кадәр «Казань Экспо» күргәзмә залында Халыкара Kazan Digital Week — 2021 форумы узды. Форумның беренче көнендә «Туган телне (татар теле) өйрәтүдә цифрлы белем бирү технологияләрен куллану» дип аталган фикер алышу булды. Республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты язганча, дискуссиянең модераторы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли белем бирү идарәсе җитәкчесе Лилия Әхмәтҗанова булды. Чара кысаларында... Читать дальше...
(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). Саранск шәһәренең элеккеге мэры Петр Тултаев, Мордовия Дәүләт Җыена сайлану сәбәпле, отставкага киткән. Аның урынына мэр вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп Чаллы егете, 32 яшьлек Илья Соколов билгеләнгән. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы сайты яза. Илья Соколов 2011 елда Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университетын тәмамлаган. Соңыннан «Таттрансконтур» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә, «КАМАЗ» сәүдә-финанс компаниясендә һәм «Ак Барс... Читать дальше...
(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). Чаллы шәһәрендә Машина төзүчеләр көне уңаеннан узган тантаналы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада өч меңнән артык машина төзелеше предприятиесе эшләвен, аларда 120 мең кеше хезмәт куюын әйтте. Тантана башланганчы республика җитәкчесе машина төзелеше предприятиеләренең продукцияләре күргәзмәсен карады. Монда йөк машиналары, автобуслар, электромобильләр, тракторлар, заряд станцияләре, газотурбина корылмалары, медицина җиһазлары һәм башкалар куелган иде. Читать дальше...
(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан кырларында көзге культураларны чәчү эше ахырына якынлашты. Планлаштырылган мәйданнарның 90 процентында чәчелде (480 мең гектар). Чәчү барышы һәм авыл хуҗалыгының техник культураларын урып-җыю турында Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә сөйләде. Министр кырларда рапс (3,6 мең гектар яки 3 процент мәйданда), шикәр чөгендере (27 мең гектар яки 53 процент)... Читать дальше...
Игра на стадионе парка «Спортивный» назначена на 15.00 ч.
(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). Казахстанда яшәүче шагыйрь Равил Гозәиров 24 сентябрьдә вафат булган. Татарстан Язучылар берлеге әлеге хәбәрне Рәниф Шәриповка сылтама белән хәбәр итә. «Казахстанда яшәүче шагыйребез Равил Гозәиров вафат (29.09.09.24.1942.2021). Бу хакта Татарстан Язучылар берлегенең Ватсап төркемендә Рәниф Шәрипов хәбәр итте. Мәрхүмнең урыны җәннәттә булсын. Якыннарына сабырлык телибез. Урыны җәннәттә булсын», диелә әлеге хәбәрдә.
Едва республика успела оправиться от майских событий в казанской гимназии №175, как снова стрельба в учебном заведении...
(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). Цифрлаштыру көндәлек тормышыбызга торган саен күбрәк үтеп керә. Цифрлы форматлар сайлау процессына да килә. Узган Дума сайлауларында илнең берничә регионында гражданнарның электрон форматта сайлау мөмкинлеге булды. Онлайн-тавыш бирүнең перспективалары һәм кыенлыклары турында Татарстанның Экспертлар клубы әгъзалары фикер алышты. Сәясәт фәннәре кандидаты, Россиянең Сәяси фәннәр ассоциациясе әгъзасы Зоя Силаева дистанцион электрон тавыш бирү гражданнарга да, дәүләткә дә уңайлы һәм кулай булуын әйтте. Читать дальше...
В Казани проходит второй этап XXXIII конференции Татарстанского регионального отделения Всероссийской политической партии «Единая Россия».