(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Түбән Камада 17-19 сентябрь көннәрендә РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлау уза. Сайлауның беренче көнендә түбәнкамалыларның бер өлеше өйдә тавыш бирде. Алар арасында Илгиз Сәлахов та бар. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. «Мин сайлауга әлегә кадәр һәрвакыт үзем йөрдем. Быел үземне начар хис итү сәбәпле, комиссияне өйгә чакырырга булдым. Беренче тапкыр мондый хезмәттән файдаландым. Хәлем начар булуга карамастан, мин, һәркем кебек үк, гражданлык бурычымны үтәргә тиеш. Читать дальше...
(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Бүген Россия Дәүләт Думасына сайлауның беренче көне булды. Татарстандагы сайлаучыларның 30 проценттан артыгы бүген тавыш бирергә килде. «Татарстан сайлаучыларының 32,1 проценты тавыш бирде. Бинадан тыш тавыш бирүдә сайлаучыларның 5,47 проценты катнашты», — диде Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев журналистлар белән очрашуда. Кондратьев сүзләренчә, быел санитария-эпидемиология вазгыяте аркасында, өйдә тавыш бирү өчен гаризалар артты. Читать дальше...
2023 елда "Төрки дөньяның мәдәни башкаласы" исеменә намзәт буларак Азәрбайҗанның Шуша шәһәрен тәкъдим иткәннәр.
(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанның 24 җәмәгать туклануы оешмасы төн уртасыннан соң эшләргә рөхсәт алды. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр. Исегезгә төшерәбез, Татарстан Хөкүмәте карарына үзгәрешләр кертелгәннән соң кафе һәм рестораннар төнлә эшләргә рөхсәт ала башлады, әмма ул барлык... Читать дальше...
(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Төркиянең төньяк-көнбатышындагы Бурса шәһәре төрки дөньяның 2022 елгы мәдәни башкаласы итеп сайланды. «Анадолу» агентлыгы хәбәр иткәнчә, карар Үзбәкстандагы Хива шәһәрендә ТЮРКСОЙ әгъзалары-илләренең мәдәният министрларының даими советының 38нче утырышы нәтиҗәләре буенча кабул ителде. Төркия мәдәният һәм туризм министры Мехмет Нури Эрса Бурса кандидатурасын тәкъдим итте һәм бу шәһәрнең кайчандыр Осман дәүләтенең башкаласы булуын һәм туристларны үзенең тарихи һәм архитектура мирасы... Читать дальше...
(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Ясалма интеллект ярдәмендә коронавирус авыруының ничек узуын алдан ук ачыклап булачак. Бу хакта Nature Medicine журналына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. Тикшеренүне халыкара галимнәр һәм медиклар төркеме үткәргән. Белгечләр бөтен дөнья буенча 16 мең зарарланган кеше турында мәгълүмат җыйганнар һәм анализ үткәргән. Федератив ысул дип аталган тестны кулланып, ясалма интеллект ИВЛда булган пациентларга кирәкле булган кислород күләмен санап чыгарган. Шулай ук ковид белән хастаханәгә эләккәч... Читать дальше...
(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ», Илгиз Гыйльманов). Яшел Үзәндә Татарстан Хөкүмәте һәм «Ростех» дәүләт корпорациясенең үзара хезмәттәшлеге мәсьәләләре буенча комиссиянең икенче утырышы узды. «Без күптән «Ростех» җитәкчелеге белән килешеп эшлибез. Ләкин сораулар күп, һәм без махсус комиссия төзү турында килештек. Очрашулар һәр квартал, Мәскәүдә һәм Казанда чиратлашып уздырыла», - диде Рөстәм Миңнеханов. «Бүген без авиатөзелеш, вертолет төзелеше, POZIS производствосын үстерү, Казан авиация заводын модернизацияләү... Читать дальше...
(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Россиядә яңа коронавирус инфекциясе белән грипптан берьюлы вакцинация ясау мөмкинлеген тикшерә башладылар. Бу турыда ТАСС хәбәр итә. «Коронавирустан һәм грипптан берьюлы вакцина ясауның куркынычсызлыгы һәм нәтиҗәлелеген бәяләү өчен җәнлекләрдә тикшерү үткәрәләр. Нәтиҗәләре буенча чираттагы адым буенча карар кабул ителәчәк», — диде Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко. Әлегә тикшеренүләр бара, шуңа министрлык коронавирус белән грипп прививкасы арасында бер ай интервал сакларга киңәш итә... Читать дальше...
(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). «Казан» гаилә үзәге янында автокинотеатр ачылды, анда «Мин тавыш бирдем!» беләзек ияләре легендар совет очучысы Михаил Девятаев турында фильм карый ала. Бу ике планлаштырылган киносеансларның беренчесе, икенчесе ике сәгатькә соңрак — 21.00 сәгатьтә башлана. Исегезгә төшерәбез, VIII чакырылыш Дәүләт Думасына сайлаулар көннәрендә барлык тавыш бирүчеләр «Мин тавыш бирдем!» дигән кәгазь беләзек ала. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә кәгазь беләзек җәмәгать транспортында бушлай йөрү... Читать дальше...
Сотрудники, которым делегированы полномочия, смогут с помощью личного кабинета организации подавать заявления на портале Госуслуг.
(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Танылган блогерлар һәм музыкантлар Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Вәсилә Фәттахова башкарган «Туган як» җырына клип-ремикс чыгарган. Клип «Туган җирдән чәкчәк»нең YouTube-каналында чыкты. «Клип сюжеты популяр татар җырына юмор һәм мәхәббәт белән аерылып тора», — диелгән видео турында. Интернет кулланучылар клипка уңай бәя биргән. «Менә хәзер бу җырны көне буе көйләп йөрим», «Җырның мондый варианты күңелемә күбрәк хуш килде», «Үзенчәлекле булган», — дип комментарийлар калдырганнар.
(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Шимбә Татарстан территориясендә болытлы һава торышы һәм кыска вакытлы яңгыр көтелә. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, төнлә һава температурасы +1.+6 градус, әмма урыны белән -1 градуска кадәр кырау төшәргә мөмкин. Көндез һава температурасы +7.+12 градус фаразлана. Моннан тыш, төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил булачак.
(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирус инфекциясеннән тагын дүрт үлем очрагы теркәлгән. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, 1940 елда туган ир-ат һәм 1942, 1946, 1972 елларда туган өч хатын-кыз ковид корбаны булган. Шулай итеп, пандемия вакытында Татарстанда 716 кеше коронавирустан үлгән. «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, узган тәүлектә республикада 54 кешенең Covid-19 инфекциясен йоктыруы ачыкланган.
К выборам депутатов в Госдуму было разработано специальное мобильное приложение.
(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ростех» дәүләт корпорациясе башлыгы Сергей Чемезовка Казанда авиация продукциясе чыгара торган предприятиеләр өчен кадрлар әзерләү буенча укыту үзәге төзергә тәкъдим итте. «Кадрлар мәсьәләсе бар», — диде «Туполев» ГАО филиалы («Ростех»ка керә) — С. П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводында Миңнеханов Чемезов белән әңгәмәдә барышында. Аның сүзләренчә, Казанда урта махсус белем бирү үзәге урнаштырылырга мөмкин, монда ук кадрларны яңадан әзерләп була. Читать дальше...
(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Бүген иртән Татарстанда кайбер сайлау участокларында чират булуы турында хәбәрләр килде. Бу вазгыятьне Казанда Бердәм мәгълүмат үзәгендә «Независимый общественный мониторинг» коммерцияле булмаган оешма ассоциациясенең Татарстандагы төбәк координаторы Рафаэль Фәхретдинов шәрехләде. «Кайбер сайлау участокларында зур активлык турында кызыклы хәбәрләр булды. Болай булганы бар. Узган сайлау кампанияләрендә кешеләр эшкә барганчы тавыш бирергә теләгән иде. Читать дальше...
Жильцы домов №40 и №42 по улице Кариева отметили настоящий праздник – здесь после капитального ремонта в рамках республиканской программы «Наш двор» в торжественной обстановке открыли двор.
(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин РФ Дәүләт Думасына сайлауларда онлайн-режимда тавыш бирүдә катнашты. Дәүләт башлыгының матбугат секретаре Дмитрий Песков сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр иткәнчә, 14 сентябрьдә Путин үзизоляциягә китте. Аның якын даирәсендә коронавирус белән зарарлану очраклары ачыкланган. Кремль вәкиле сүзләренчә, Президент тулысынча сәламәт, аның эш графигы берничек тә үзгәрмәгән. РФ Дәүләт Думасына сайлаулар 17-19 сентябрьдә уза.... Читать дальше...
(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Тинчурин исемендәге театр фестивалендәге тематик очрашуларның берсендә тинчурин театры актрисалары журналистларның театр турында язуына канәгатьсезлек белдерде. «Журналистлар хәзер театр турында язуны үз кулларына алдылар», диде Тинчурин театры актрисасы Резеда Сәләхова театр тәнкыйтьчесе Владимир Кантор белән очрашу вакытында. Сәхнәдәшен актриса Әлфия Хәсәнова да җөпләде: «Бездә журналистлар гына яза, театр тәнкыйтьчеләре юк дәрәҗәсендә. Аларның башында Нияз Игъламов тора... Читать дальше...
Сегодня состоялось торжественное открытие дворовой территории. Для многих событие стало памятным вдвойне.
(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). «Ленинград оборонасы өчен» медале яки «Блокададагы Ленинградта яшәүчегә» билгесе белән бүләкләнгән Россия гражданнары бер вакытлы 50 мең сум күләмендә акча алачак. Бу указны Россия Президенты Владимир Путин имзалады. Түләүне безнең ил территориясендә яшәүче Россия гражданнары, шулай ук Латвия, Литва, Эстония, Абхазия, Көньяк Осетия һәм Приднестровьеда яшәүчеләр алачак. Указ имза куйган көннән, ягъни бүген үз көченә керә. Хөкүмәткә чыгымнарны финанслауны тәэмин итү... Читать дальше...
(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Ркаил Зәйдулла Камал театрында барган «Үлеп яратты» спектакленең репертуардан төшү сәбәбен аңлатты. Тинчурин исемендәге Х халыкара заман милли драматургиясе фестивале кысаларында узган тематик очрашуның чираттагы кунагы Ркаил Зәйдулла иде. «Спектакль бик уңышлы булып чыкты — биш ел барды. Әле тагын да барыр иде, дөресен әйткәндә, өстеннән шикаятьләр яздылар», — диде ул үзенең «Татар драматургиясендә тарихилык» дигән чыгышында. «Әлбәттә, сәбәбен алай дип аңлатмадылар... Читать дальше...
Активист әйтүенчә, сайлаулар барышында бүлге комиссиясе рәисе аны камерасыз урынга алып киткән һәм 15 мең сум акча тәкъдим иткән.
(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе Казанда сайлау участокларында мөмкин булган хокук бозулар буенча тикшерү үткәрде. Аларның берсендә сайлаучылар 46нчы участокта урнада шикле кәгазь өеме турында хәбәр итте. Тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, сайлаучылар икешәр бюллетень ала — берсе РФ Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларда федераль округ буенча сәяси партияләр өчен тавыш бирергә, икенчесе — РФ Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларда бер мандатлы округ буенча кандидатлар өчен тавыш бирергә. Читать дальше...
На днях в Региональном музее истории Закамья и города Нурлат прошло мероприятие в рамках проекта «У войны не женское лицо».