(Чаллы, 28 сентябрь, «Татар-информ», « Шәһри Чаллы »). Кичә кич белән шәһәр мэры Наил Мәһдиев яңа коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча оператив штаб киңәшмәсе үткәрде. Катнашучылар арасында башкарма комитет җитәкчесе Фәрит Сәлахов, Роспотребнадзор җитәкчесе Илгизәр Бариев, барлык өч район башлыклары, башкарма комитет җитәкчесе урынбасарлары Светлана Мулюкова, Рамил Хәлимов, идарә башлыклары бар иде. Шулай ук очрашуга көч структуралары җитәкчеләрен дә чакырдылар. Мэр карары буенча... Читать дальше...
(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). Самараның « Бердәмлек » газетасында «Этника mob» фестивале хакында Венера Галимова, Тилав Расул-Заде репортажы чыкты. Менә инде 9 ел рәттән Самара губерниясендә яшәүче төрле милләт халыклары «Этника mob» фестивалендә катнашалар. Җыр-биюле, уен-көлкеле Халыклар дуслыгы бәйрәме быел Самара шәһәренең Ленин районында, Клиническая һәм Коммунистическая урамнары киселешендә гөрләп узды. — Проектның исеме дә очраклы түгел, — дип билгеләп үтә «Мичуринский» иҗтимагый үзидарә рәисе Елена Большакова. Читать дальше...
(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Кан басымы югары булганда, белгечкә мөрәҗәгать итү кирәк. «Критик күрсәткеч — 140/90», — диде «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә КДМУның профилактик медицина һәм кеше экологиясе кафедрасы профессоры Ольга Радченко атады. Мондый кан басымы гипертония авыруы турында сөйли. Әгәр мондый күрсәткечләр булса, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әгәр бер тапкыр басым күтәрелсә, артериаль басымны гел күзәтеп торырга кирәк.
(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). Ульяновск шәһәрендә туып-үскән Радик Абитов Балтыйк флоты хәрби гарнизонының хәрби прокуроры итеп билгеләнгән. "Россия Федерациясе Генераль прокуроры И. В. Краснов 2022 елның 17 сентябрендә имзалаган приказ нигезендә, танылган милләттәшебез — юстиция подполковнигы Радик Рамил улы Абитов биш елга Балтыйк флоты гарнизонының хәрби прокуратурасына хәрби прокурор итеп билгеләнгән", дип хәбәр итте Ульяновск татарларының «Өмет» газетасы. Радик Абитов Ульяновск шәһәрендә туып үскән. Читать дальше...
(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Язучылар берлеге «Үлемсез әдәби полк» проекты өчен Мәдәни инициативаларының Президент фонды грантын откан. Мәдәни инициативалар Президент Фонды беренче грант конкурсында җиңүчеләрне игълан итте. Грант Татарстан Республикасы фронтовик язучыларын актив әдәби әйләнешкә кертү максатларында бирелгән. Язучылар берлеге үз алдына фронтовик язучыларның төрле китапханәләрдә сакланган китапларын барларга, электрон форматка күчерергә һәм цифрлаштырылган... Читать дальше...
(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстаннан «Иннополис лицее» директоры Надежда Сулимова һәм Лаеш районының «Имәнкискә урта гомуми белем бирү мәктәбе»нең директоры Алия Шәймөхәммәтова «Россия ел директоры» бөтенроссия һөнәри конкурсы финалында катнаша. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, конкурсның финалына 21 төбәк вәкиле чыкты. Портфолио һәм онлайн-тест өчен максималь баллар җыйган 30 кеше финалда катнаша. Финал сынаулары 5 октябрьдә Мәскәү өлкәсендә башлана. Читать дальше...
(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Көньяк Сахалин шәһәрендә узган Сабан туеның абсолют батыры исемен Владислав Глухов яулады. Ул биредәге татарларның милли-мәдәни автономиясенә рәхмәт әйтте. «2015 елдан бирле көрәшкәнем юк иде. Быел көч туплап, катнашырга булдым. Спортта көчлеләр җиңә. Көндәшләргә рәхмәт. Сахалин өлкәсе татарларының милли-мәдәни автономиясе Зәкия ханым Вәлитовага 15 ел дәвамында әлеге матур бәйрәмне оештыруы өчен зур рәхмәт!» — диде батыр Сабантуй сәхнәсендә. Читать дальше...
(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ», Оксана Романова). Казан федераль университетының төп бинасы каршындагы дугасыман урындыклы «таба»ны төзекләндерә башладылар. Шул сәбәпле, эскәмияләрне сүткәннәр. Кремль урамындагы «таба» җәмәгать киңлеге күптән түгел Казан университеты карамагына тапшырылды. Хәзер анда планлаштырылган ремонт эшләре кысаларында эскәмияләрне алыштыралар», - диделәр югары уку йортының матбугат хезмәтендә Әмма төзекләндерү эшләре аның белән генә тәмамланмый, ә дәвам итәчәк.
(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе әгъзалары белән очрашты. Пенза өлкәсе татарлары автономиясе Инстаграмдагы сәхифәсендә хәбәр итүенчә, Марат Әхмәтов автономия эшен югары бәяләгән. Ул татар телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклауда һәм үстерүдә зур өлеш керткән өчен Пенза... Читать дальше...
(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Россиядә гражданнарга, бигрәк тә балалы гаиләләргә, ярдәм итүнең яңа чаралары кертелергә мөмкинлеген әйтте. «Без макроикътисади күрсәткечләр динамикасы даими рәвештә аерым игътибарда булачагы турында килештек. Бу бюджет турындагы законны кабул итү этабында мөһим, әлбәттә, аны үтәү барышында да. Бу икътисадны, инфраструктураны һәм социаль өлкәне үстерү программаларына оператив рәвештә төзәтмәләр кертү өчен дә кирәк», — диде ул... Читать дальше...
(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда тагын өч кеше — 1949 елда туган ике хатын-кыз һәм 1941 елда туган бер ир-ат ковид корбаны булган. «Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган. Вирус идентификацияләнгән», диелгән Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте. 28 сентябрьгә тупланган мәгълүматлар буенча, республикада ковидтан барлыгы 739 үлем очрагы теркәлгән.
(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Халыкта «өлкәннәр бакчасы» дип аталган яңа хезмәттән Татарстанда бүгенге көндә 900 кеше файдалана. «Социаль яклау үзәкләрендә картлар өчен көндезге төркемнәр бар. Халык аларны „өлкәннәр бакчасы“ дип атый. Әлеге төркемнәр психик һәм акыл ягыннан тайпылышы булган өлкән кешеләр өчен оештырылды. Бу хезмәтне без бер ел элек кенә башласак та, бүгенге көндә аннан тугыз йөзгә якын кеше файдалана», — диде Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова. Читать дальше...
(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының «Мирасханә» Язма һәм музыкаль мирас үзәгендәге иң борынгы Коръән XIII гасырга карый. «Фондта кулдан язылган 200гә якын Коръән коллекциясе саклана. Бездәге иң борынгы Коръән XIII гасырга карый. Ул кырыктан артык нөсхәдә бөтен дөньяга таралган. Берсе — бездә», — диде Язма һәм музыкаль мирас үзәге җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Илһам Гомәров «Татар-информ» хәбәрчесенә. Аның сүзләренчә... Читать дальше...
(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанның сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев өлкән яшьтәге татарстанлыларның 70 проценты ковидтан прививка ясатмаганын әйтте «Ковидтан вакцина ясатучылар арасында 60 яшьтән өлкән кешеләрнең аз булуы безне сагайта. Өлкәннәрнең 70 проценты гына прививка ясаткан. Моңа аеруча игътибар бирергә кирәк», — диде Альмир Абашев Татарстанның Хөкүмәт йортында узган брифингта. Бүгенге көндә өлкән яшьтәге 250 мең кеше вакцинация уза... Читать дальше...
(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). 3 октябрьдә Краснодар краеның «Болгар-К» татар оешмасы «Әбиләр чуагы» көз бәйрәмен үткәрә. Анда чәй табыны, татар күргәзмәсе тәкъдим ителә һәм аралашырга мөмкин булачак, диелә җәмгыятьнең социаль челтәрдәге сәхифәсендә. «Болгар-К» татар оешмасы хәбәр иткәнчә, бәйрәмгә килүчеләр үзләре белән камыр ризыклары һәм татлы ризыклар алып килә ала. Шулай ук чараны оештырырга ярдәм итәргә яшьләр чакырыла. Алар +79186557550 буенча мөрәҗәгать итә ала, диелә хәбәрдә. Читать дальше...
(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Быел кабул ителгән яңа федераль закон пенсия билгеләү процессын аңлаешлы һәм үтә күренмәле итәргә тиеш, өстәвенә, аның ярдәмендә кешеләр айлык түләүләр күләмен алдан ук белә ала. Яңа закон 2022 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә. «153нче федераль закон кабул ителде, аның нигезендә 45 һәм 40 яшькә җиткәннән соң һәр өч ел саен кешеләр картлык буенча иминият пенсиясенең фаразланган күләме һәм пенсия тупланмалары суммасы турында мәгълүмат алачак. Читать дальше...
Илдә “чын ислам тәртипләре” урнашмый торып хатын-кызлар югары уку йортына кире кайта алмаячак, диелә.
(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). Түбән Новгород өлкәсенең « Туган як » газетасы иҗтимагый фәннәр кандидаты, доцент Чыңгыз Азизовны 90 яшьлек юбилее белән котлый. 20 сентябрь көнне Уразавылда яшәүче күренекле якташыбыз, билгеле шәхес, иҗтимагый фәннәр кандидаты, доцент Чыңгыз ага Азизов үзенең олы юбилеен — 90 яшен билгеләп үтте. Чыңгыз ага тумышы белән Грибан авылыннан, шунда җиде еллык мәктәпне «бишле» гә генә тәмамлап, Кочко-Пожар педучилищесында шулай ук гел «бишле» гә генә укый һәм аны бетереп... Читать дальше...
(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). РФ Хөкүмәте 2022 һәм 2023-2024 елларда пенсияләрне арттыруны дәвам итәчәк. Бу хакта Кремль матбугат хезмәте хәбәр итә. «Киләсе елларда без пенсияләрне арттыруны дәвам итәчәкбез. Мондый индексацияләргә акчалар бюджетка салынган», — диде Россия Президенты Владимир Путин икътисади мәсьәләләр буенча киңәшмә вакытында. Элегрәк Россия хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков хәбәр иткәнчә, 2022 елда социаль пенсияләр 7,7 процентка индексацияләнә.
(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). 2023 елда Россиядә хәрби һәм башка төрле көч структуралары хезмәткәрләренә түләүләр 5 процентка артачак. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә. «Барлык хәрби хезмәткәрләр һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләренең хезмәт хакының оклад өлешен индексацияләү темпларын өстәмә рәвештә 5 процентка арттырабыз», — дип игълан итте дәүләт башлыгы икътисади мәсьәләләр буенча киңәшмәдә. Шулай ук Путин хокук саклаучыларның акчасын арттыру турында карар кабул итте. Читать дальше...
(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Яңа коронавирус инфекциясе баланың йөрәгенә тискәре йогынты ясарга мөмкин. КДМУ госпиталь педиатрия кафедрасы доценты, балалар кардиологы Динә Сабирова «Татар-информ»да матбугат конференциясендә сөйләгәнчә, балалар ковид белән олыларга караганда сирәк авырый, әмма Татарстанда бу авыруны балигъ булмаган яшьтәге 700гә якын бала йоктырды. «Коронавирус инфекциясе вакытында йөрәккә, йөрәк-кан тамырлары системасына йөкләнеш белән очрашабыз», — дип ачыклык кертте кардиолог. Читать дальше...
(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ», Гүзәл Хөсәенова). Казанның Вахитов районы суды карары буенча, «Татфондбанк»ның элеккеге башлыгы Роберт Мусин Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгына 23,3 млрд сум түләргә тиеш була, аны 12 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр. «Татфондбанк»ның элеккеге башлыгы Роберт Мусин вәкаләтләрен үз файдасына куллануда гаепләнә һәм бүген суд аңа хөкем карары чыгарды. Мусинны барлык алты эпизод буенча гаепле дип таныдылар һәм 12 елга гомуми режимлы колониягә хөкем иттеләр. Судта... Читать дальше...
О предстоящих мероприятиях рассказала на брифинге в Кабмине РТ министр труда, занятости и социальной защиты республики Эльмира Зарипова.
(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Октябрь аеннан Татарстанда ярдәмгә мохтаҗ ялгыз картлар турында социаль хезмәтнең бердәм телефонына хәбәр итеп булачак. Телефон номеры: 8-800-600-42-34. «Кызганыч, бүгенге көндә төрле сәбәпләр аркасында тәрбияләүчесез калган картлар бар. Кемнеңдер балалары чит якларга чыгып китә дә, ата-анасының хәлен белми. Төрле очраклар була. Әгәр сезнең якын-тирәгездә, күп фатирлы йортыгызда ярдәмгә мохтаҗ ялгыз карт кеше барын белсәгез, бердәм телефонга шалтыратып хәбәр итегез»... Читать дальше...
Шәһәр активистлары күзәткән бүлгеләрдә КПРФ өчен 28-30 процент тавыш бирелгән. Бәйсез күзәтүчеләр булмаган бүлгеләрдә исә бу күрсәткечләр берничә мәртәбә кимрәк.