(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген «Ак Барс» хоккейчылары Пекинның «Куньлунь Ред Стар» командасына 3:4 исәбенә җиңелде. Матч Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда узды. 2 сентябрь «Йокерит»ка каршы уенда «Ак Барс» капитаны Данис Зарипов составта юк иде, бүген ул бозга чыкты. Беренче период. Өченче минутта, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, Казан командасы һөҗүмчесе Пер Линдхольм исәпне ачты (1:0). Унберенче минутта Николай Коваленко икенче алканы кертте (2:0). Унсигезенче... Читать дальше...
Как известно, книги невозможно обработать обычными антисептиками. А потому и для них предусмотрен карантин.
Знаете ли вы, кто из нурлатских школьников прочел за лето больше всех книг? Ответ нам подсказали в городской детской библиотеке.
(Чүпрәле, 4 сентябрь, «Татар-информ», « Туган як », Гөлия Фәизова). 30 елга якын эшләп килүче Иске Чүпрәле мәчетендә яңа имам-хатыйб сайланды. Җомга намазы вакытында узган җыелышта район башлыгы Марат Гафаров, Иске Чүпрәле авыл җирлеге башлыгы урынбасары Рамил Низамов, район мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов, шулай ук җирле мәхәллә халкы, аксакаллар катнашты. Имам-хатыйб вазифасына Җәмил хәзрәт Ибраһимов кандидатурасы тәкъдим ителде, ул бертавыштан сайланды. Кызганычка, мәчетнең элекке имам-хатыйбы... Читать дальше...
В череде праздников День нефтяника имеет особый статус – его отмечают не только те, кто трудится в отрасли.
Тоткарланучылар арасында "Кырым теләктәшлеге"нең ике хәбәрчесе – Айдер Кадыров һәм Нури Абдурашитов бар. Алар шулай ук "Грани.ру" интернет-басмасы корреспондентлары булып эшли.
(Менделеевск, 4 сентябрь, «Татар-информ», «Менделеевск яңалыклары» ). Менделеевскиның беренче хоккейчы кызы Алия Фәрхетдинова агымдагы елдан Яңа Воронеж шәһәрендә яшәчәк, укыячак һәм күнекмәләр алачак. Алия — «Айсберг» командасына күп җиңүләр алып килгән. Аның уңышлары бихисап. «Көмеш бүреләр» командасы составында Алия кызлар арасында хоккей буенча Татарстан беренчелегендә беренче урынны яулый һәм турнирның иң яхшы уенчысы дип таныла. Татарстан җыелмасы составында «Алтын алка» Бөтенроссия ярышларында... Читать дальше...
Традиционный конкурс на лучшее благоустройство, озеленение и цветочное оформление города Нурлат и Нурлатского района был объявлен в начале лета.
В Нурлате царит праздничное оживление: в центральной части города проходит грандиозный праздник, объединивший два праздника – День города и День работников нефтяной и газовой промышленности.
(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ»). Түбән Каманың 55 еллыгына багышланган фоторәсемнәр бәйгесендә катнашу өчен социаль челтәрләрдә үзегезнең шәһәр белән бәйле фотогызны #55историйнк хештегы белән урнаштыру сорала. Шулай ук сез әлеге рәсми төркемнәрнең берсенә теркәлгән булырга тиеш. Нәтиҗәләр 21 сентябрьдә ясалачак. 1 нче урын яулаучыларга «Түбән Кама» язулы ике толстовка, икенче урынга — Халык иҗаты йортына ата-аналар һәм балалар белән бергә спектакльгә билетлар, ә өченче урынга Farolero төнге тамашасына билетлар тапшырылачак. Читать дальше...
(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның халык җырчысы Миңгол Галиев юбилей елында Татарстан районнарында концертлар, очрашулар уздырырга ниятли. Быел 27 августта аңа 80 яшь тулды. «Юбилей елын исәпкә алып, районнарда җырлашып, концертлар уздыру хыялы бар. Район җитәкчелеге, Мәгариф, Мәдәният министрлыклары ярдәм итсә, миңа теләктәшлек белдерсәләр, бик яхшы булыр иде», — диде артист «Татар-информ» хәбәрчесенә. Ул, шулай ук, үзенең җырларга өйрәтү методикасы буенча очрашулар оештырасы килүен әйтте. Читать дальше...
(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ»). «Голос. Дети» шоуының икенче сезонында җиңгән Сайдә Мөхәммәтҗанова Туган як дип аталган флешмоб башлап җибәрә. Әлеге чара «Халык Татарстаны» конкурсы кысаларында уза. Анда теләге булган һәркем катнаша ала. Татарстанлыларның видороликлары «Туган як» җырына төшерелә торган клипка кертеләчәк. Флешмобта катнашу өчен: Телефонга «Туган як» җырын тулысынча башкаруыгызны төшергән вертикаль видео җибәрергә. Видеоны төшергәндә музыкаль бизәлеш сыйфатында фәкать... Читать дальше...
(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Әлмәткә визитлары кысаларында Инженерлык лицеенда булды. Биредә 4-5 сентябрьдә «АгроНТИ — 2021» дип аталган Бөтенроссия конкурсының финал ярышы уза, дип хәбәр итә республика башлыгының матбугат хезмәте. Конкурсның максаты — белем бирү оешмаларында укучыларны авыл хуҗалыгындагы югары технологияле проектлар белән таныштыру аша Илкүләм технологик инициативаларның... Читать дальше...
Пикетка журналистлар чыкты. Алар "ят агент" кануны белән матбугат чараларына каршы түгел, коррупциягә каршы көрәшергә чакырды.
Җомга-шимбә Кырымда барлыгы биш кеше тоткарланды.
(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ»). 18 яше тулмаган мәктәп укучыларын COVID-19 вирусына каршы прививка кадатырга мәҗбүр итмәячәкләр. «Балаларга беркем дә ирексезләп вакцина ясатмаячак», — дип белдергән Россиянең мәгариф министры урынбасары Александр Бугаев. «Прививка кадатмаган укучыларны дәрескә кертмәү турында сүз дә була алмый», — дигән ул. Бу хакта "Российская газета" яза. «Мәктәп укытучылары һәм педагоглар арасында прививка ясатучыларның проценты шактый югары», — ди министр урынбасары... Читать дальше...
(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 5 сентябрьдә, Татарстанда һава торышының бозылуы фаразлана. Республикада аязучан болытлы һава саклана. Урыны белән, шул исәптән Казанда да, яңгыр явуы көтелә. Көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитәргә мөмкин. Бу хакта Татарстан Республикасының Гидрометеорология үзәге кисәтә. Синоптиклар әйтүенчә, төнлә белән температура 3-8 градустан артмаячак. Көндез исә һаваны температурасы 10-15 градус җылы булачак. Алдарак «Татар-информ»... Читать дальше...
(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ»). 2021 елгы нәтиҗәләр буенча, Татарстанда авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү узган елгыдан 18,3 процентка кадәр кимергә мөмкин. Авыл хуҗалыгы тармагы буенча гомуми җитештерү индексы 81,7 процент күләмендә булыр дип көтелсә, үсемлекчелек буенча ул — 65,2, терлекчелек буенча 99,2 процент булыр дип фаразлана. Бу хакта Республиканың Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә вице-премьер — Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров белдерде. Читать дальше...
Сегодня в Нурлате отмечаются сразу 2 объединенных праздника: День города и День нефтяников.
(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ»). Аноним медицина язмаларына нигезләнгән күзәтүләр буенча, SARS-CoV-2 бөерләргә җитди зыян китерә. Бу хакта "Российская газета" яза. «Тикшеренүләрдә COVID-19 вирусын кичереп исән калган 89 мең кеше катнашкан», — дип яза The New York Times», — диелә чыганакта. Галимнәр 30-40 яшьлек сәламәт кешеләр арасында бөерләре сафтан чыгучылар саны елына нибары бер генә процент булуын әйтә. COVID-19 белән авырып савыккан 4757 кешенең бер ел эчендә бөерләрнең үз функциясен 30 процентка югалтуы күзәтелгән... Читать дальше...
(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанның тугыз пляжы гигиена нормаларына җавап бирми дип табылган. «Рекреация үткәрелгән сулыклардан алынган суны тикшерүләр нәтиҗәсе 1 сентябрьгә аның Әлмәт, Зәй, Яшел Үзән шәһәр пляжларында санитар-химик күрсәткечләр буенча гигиена таләпләренә туры килмәвен күрсәтте», — дип белдерә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Республика буенча Идарәсе матбугат хезмәте. Моннан тыш... Читать дальше...
(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирусының 51 яңа очрагы теркәлгән. Аларның икесе — читтән ияртеп кайту, 49ы авыручылар белән контактта булу аркасында йоккан. Бу хакта Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итәләр. Иң күп авыручылар саны Казанда теркәлгән, монда вирусны 26 кеше йоктырган. Чаллыда авыруның – 11 очрагы, Биектау һәм Тукай районнарында өчәр очрак теркәлгән. Covid-19 вирусын йоктыручылар Республиканың барлыгы 11 районынында теркәлгән. Читать дальше...
(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ»). COVID-19ны ачыклау өчен, бүгенгә белгечләр тарафыннан 180,4 миллион лаборатор тикшерүләр үткәрелгән. Бу хакта Роспотребнадзорга сылтама белән «Российская газета» хәбәр итә. «COVID-19 вирусын ачыклар өчен 180,4 миллион лаборатор тикшеренүләр үткәрелде. Соңгы тәүлектә коронавируска 446 мең тест ясалды», диелгән хәбәрдә. 175 мең 636 россияле хәзергә медицина күзәтүендә.
(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда бакчачылык ширкәтләренә ярдәм итү программасын киләчәктә дә дәвам итәргә планлаштыралар. «Казан» агросәнәгать паркында узган «Бакчачы көне 2021» дип аталган авыл хуҗалыгы ярминкә-күргәзәмәсенә килгәч, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай дип белдергән. Бу хакта республика башлыгының матбугат хезмәте яза. «Безнең өчен бакчачылык ширкәтләре бик мөһим. Биш ел буе без бакчачылык ширкәтләренә ярдәм итү программасын тормышка ашырабыз. Читать дальше...
(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ»).Татарстанда 2021–2022 елгы җылыту сезонына әзерлек тулысынча тәмам диярлек. 3250 котельный алдагы җылыту сезонына әзер, бу гомуми санның 99,5 проценты. Бу хакта Республиканың Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай... Читать дальше...