(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). Түбән Камада 11 сентябрьдән авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана. Алар өч урында — «Экоагропарк», «Комета» һәм Бызов базарында эшләячәк. Шәһәр халкына үз продукцияләрен 31 фермер һәм шәхси ярдәмче хуҗалык вәкилләре тәкъдим итәчәк. Ярминкәдә яшелчә, җиләк-җимеш, ашлык, бал, ит һәм сөт продукциясе алырга мөмкин булачак. Бу турыда үбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. «Бу — авыл хуҗалыгы җитештерүчеләреннән сыйфатлы продукция сатып алу өчен кулай мөмкинлек»... Читать дальше...
(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин балаларны йөзәргә өйрәтүне 2022 елдан балаларны белем бирү һәм оешкан балалар ялы системасына кертүне йөкләде. Путин сүзләренчә, Советлар Союзы вакытында хакимиятләр бассейннарны «зиннәтле әйбер» дип караган. Әмма, аның фикеренчә, «йөзү — ул спорт төре генә түгел, ә тормыш өчен кирәкле күнекмә, сәламәтлекне чыныктыру». Бу турыда ТАСС хәбәр итә. «Балаларны белем бирү һәм оешкан балалар ялы системасында йөзәргә өйрәтүне күздә тотарга кирәк. Читать дальше...
(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда еллык инфляция августта 7,1 процент тәшкил итте. Бер ай элек кулланучылар бәяләре үсеше узган елның июле белән чагыштырганда 7,4 процент тәшкил иткән. Бу хакта Татарстанстатның матбугат хезмәте хәбәр итә. Июль белән чагыштырганда бәяләр үсеше темпы 0,3 процент пунктына кимеде. Азык-төлек инфляциясе акрынайды — ул июльдә 7,8 процент булса, августта 7,6 процентка кадәр кимеде. Азык-төлек булмаган товарларга бәяләр үсеше темпы да 9,6 проценттан 9,2 процентка кадәр кимегән. Читать дальше...
(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). Finiko пирамидасының җинаять эше Россия Эчке эшләр министрлыгының үзәк аппаратына китте. Моңа күпсанлы кертемчеләргә китерелгән зур зыян һәм аларның география сәбәп булган. Россия Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, финанс пирамиданың кертемчеләре Россиянең төрле төбәкләрендә, шулай ук Германиядә, Австриядә, Венгриядә, Казахстанда, Кыргызстанда, АКШ һәм башка илләрдә яши. Россия Эчке эшләр министрлыгының башлангыч мәгълүматы буенча, кертемчеләргә зыян миллиард сумнан артып киткән... Читать дальше...
(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ», Алинә Фәйзрахманова). Казан Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы Евгений Зиничев истәлегенә үткәрелә торган акциягә кушылды. Бүген 17.30 сәгатьтә барлык янгын сүндерү-коткару частьларында һәм министрлыкның бүлекчәләрендә махсус техника тезеп куелды. Анда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре нәкъ 15 секундка аларның утларын һәм сиреналарын кабызды. «Бүген безнең коллектив Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы җитәкчесе армия генералы, Россия... Читать дальше...
(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан җитәкчелеге композитор, Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе профессоры, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә РФ Дәүләт премиясе лауреаты Леонид Любовский вафатына бәйле кайгы уртаклашу белдерде. Композитор озак вакытлы авырудан соң 84 яшендә вафат булды. Леонид Любовский 1937 елның 24 февралендә Украина ССР Каменка шәһәрендә туган. Львов музыка училищесын һәм Казан дәүләт консерваториясен тәмамлый. Хезмәт эшчәнлеген 1967 елда Казан дәүләт консерваториясендә укытучы булып башлый... Читать дальше...
(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казан кинофестивалендә «Иң яхшы документаль фильм» номинациясендә Алмаз Нургалиевның «Җиде утрау арасында» фильмы җиңде. Фильм беткән авылның соңгы кешесе булган Габдулла турында. Фильм татарча төшерелгән. Алмаз Нургалиев сәхнәдән татар телендә әти-әнисенә, якыннарына рәхмәтләрен җиткерде. «Фильмыбыз шулай бәяләнгән икән, димәк, без дөрес юлда», - диде ул. «Җиде утрау арасында» — кинофестивальнең төп конкурсына кергән дүрт Татарстан фильмының берсе. Читать дальше...
(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген 15.00 сәгатьтән соң Казан-Йошкар-Ола автоюлының бишенче чакрымында авария булган. «Татар-информ» агентлыгына республиканың Дәүләт автоинспекциясендә сөйләүләренчә, «Лада» йөртүчесе каршы як полосага чыккан һәм «МАЗ» йөк машинасы белән кара-каршы бәрелешкән. «Лада» автомобиле белән идарә итүче 40 яшьлек ир-ат каты имгәнгән һәм юл-транспорт һәлакәте урынында ук үлгән. Авариядә гаепле йөртүчене тикшерү ачыклаячак», — диде Россия Эчке эшләр... Читать дальше...
(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең Милли конкурсында рус телендә төшкән фильмнар җиңде. «Милли конкурс» җиңүчеләрен сәхнәдән мәдәният министры Ирада Әюпова һәм Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар Хәсәнов котлады. Милли конкурсның төп премиясе Айнур Зиннәтовның «Прохлада глаз» фильмына тапшырылды. Призны режиссер Айнур Зиннәтов һәм төп рольне башкарган актер Эдуард Айткулов кабул итеп алды. Призның суммасы 200 мең сум. Читать дальше...
(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казан кинофестиваленең матбугат призын «Татар-информ» журналисты Рузилә Мөхәммәтова тапшырды. Быел Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә матбугат жюриы оештырылды. Әлеге жюри әгъзалары Дмитрий Пивоваров, Айсылу Хафизова һәм Рузилә Мөхәммәтова фестиваль фильмнарын карап чыгып журналист карашыннан иң яхшы фильмны билгеләделәр. Журналистлар карашынча, иң яхшы фильм — режиссер Ивайло Христовның «Курку» фильмы (Болгария). Казанның «Пирамида»... Читать дальше...
Нурлатское лесничество открылось после капитального ремонта, проведенного в рамках республиканской программы.
(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казан халыкара мөселман кинофестивалендә Татарстан Президенты призы Илдар Ягъфәровның «Исәнмесез!» фильмына тапшырылды. Призны ТР Премьер-министр урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев тапшырды. Сәхнәгә призны кабул итеп алырга чыккан режиссер Илдар Ягъфәров бу призның иң әһәмиятлесе булуын ассызыклады. Ул кино төшерү төркеменә рәхмәтләрен җиткерде. Татарстанда төшерелгән әлеге фильмның киносценарий авторы — Мансур Гыйләҗев. ... Читать дальше...
(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казан халыкара мөселман кинофестиваленең традицион бүләге — Казан шәһәре мэры призы Булат Минкинга тапшырылды. Журналист, драматург, кинорежиссер Булат Минкинның «Берүзе» кыска метражлы документаль фильмы кинофестивальнең төп конкурсында катнашты. Призны Казан башкарма комитеты рәисе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова тапшырды. Казанның «Пирамида» күңел ачу үзәгендә Казан халыкара мөселман кинофестивален ябылу тантанасы бара.
(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). Казанда «Спорт дөньясы» илкүләм фестивале тәмамланды, анда Россиянең 10 легендар спортчысы катнашты. Фигуралы шуучылар Алексей Ягудин һәм Татьяна Тотьмянина, «Рубин» футбол клубының баш тренеры Леонид Слуцкий, бокс һәм тайлар боксы буенча дөнья чемпионы Григорий Дрозд, паралимпияче Алексей Ашапатов, совет футболчысы Евгений Ловчев, озынлыкка сикерү буенча Олимпия чемпионы Татьяна Лебедева, өстәл теннисы буенча Россиянең атказанган тренеры Белла Анисимова һәм... Читать дальше...
В НГДУ «Нурлатнефть» прошло традиционное собрание трудового коллектива. В его работе принял участие глава Нурлатского муниципального района Алмаз Ахметшин.
(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Башкортстанның Сибай шәһәрендә «КымызFEST» фестивале уза. «КымызFEST» фестивалендә дегустация зоналары һәм кымыз әзерләү буенча остаханәләр эшли. Фестивальдә катнашучылар һәм шәһәр кешеләре мөстәкыйль рәвештә байталны саву һәм тайны ашату мәйданчыгы эшли. Язучылар Лев Толстой һәм Антон Чехов, шагыйрә Марина Цветаева Башкортстанда ял вакытында нәкъ менә кымыз белән дәваланган. Ул матдәләр алмашын нормальләштерә, оксидлашу-торгызу процессларын көчәйтә... Читать дальше...
(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоэлемтә буенча Россия вице-премьеры Дмитрий Чернышенко җитәкчелегендәге Идел буе федераль округы төбәкләренең социаль-икътисади үсешенә багышланган киңәшмәдә катнашты. Чарада шулай ук РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров та булды. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, быел җәй Татарстан һәм федераль округның кайбер төбәкләре корылыктан җитди зыян күрде. «Соңгы тапкыр мондый корылык 2010 елда булды... Читать дальше...
Finiko-га татарстаннардан тыш, Австрия, Маҗарстан, Германия, АКШ һәм БДБ илләре ватандашлары да акчаларын биргән булган.
(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Иртәгә, 11 сентябрь көнне, Тверь шәһәрендә Татарстан көненә багышланган бәйрәм концерты була. Анда Мәскәүдән килгән артистларның чыгышы көтелә. «Программада, әлбәттә, Тверь өлкәсе татарларының автономиясе үзешчәннәре башкаруында чыгышлар булачак. Чарада шулай ук Мәскәүдән килгән җырчы һәм биючеләр дә катнашачак. Барыгызны да бәйрәмгә чакырабыз!» — диде Тверь өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Марс Ибраһимов «Татар-информ» хәбәрчесенә. Читать дальше...
Дөньякүләм белем тикшерү чарасы эшче коллективларда, мәктәпләрдә, өстәмә белем бирү учреждениеләрендә үткәрелде. Бу чарадан Нурлат журналистлары да читтә калмады.
(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Иртәгә, 11 сентябрьдә, Тверь өлкәсе татарлары автономиясендә «Татарча диктант» акциясе беренче тапкыр булачак. «Диктант 11.00 сәгатьтә башлана. Татарларыбызны чакырдык, килергә теләүчеләр бар. Безнең оешмада „Татарча диктант“ беренче тапкыр уза. Безгә Максим Горький исемендәге китапханәне бирделәр. Анда техник мөмкинлекләр яхшы», — диде Тверь өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Марс Ибраһимов «Татар-информ» хәбәрчесенә. Башка еллардан аермалы буларак... Читать дальше...
Все участники кастинга мечтают стать телезвёздами, блогерами.
В эти выходные райпо примет участие в сельскохозяйственной ярмарке в г.Казань.
Сейчас здесь созданы все условия для сотрудников. Объект отремонтирован по республиканской программе «Капитальный ремонт учреждений лесного хозяйства».
(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоэлемтә буенча РФ Президенты каршындагы Физик культура һәм спортны үстерү советы утырышында катнашты. Утырышны РФ Президенты Владимир Путин уздырды. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. Катнашучылар ХХХII Олимпиада һәм XVI Паралимпия җәйге уеннарында Россия спортчыларының чыгышы нәтиҗәләре, шулай ук балалар-яшүсмерләр спортын үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. «Әлбәттә, безнең спортчылар — молодец. Читать дальше...