(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Түбән Каманың Прости авылы янында чистартылган чүплек урынында район халкы иҗтимагый киңлек булдыру турында фикер алышты. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Халык белән очрашуны Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ленар Әхмәтов ачты. «Без „Экология“ илкүләм проекты кысаларында Прости авылы янындагы чүплекне рекультивацияләү проектын тормышка ашыру мөмкинлеге алдык. Хәзер эшләр ахырына якынлаша... Читать дальше...
(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Россиядә Covid-19 коронавирусы белән авыручылар саны арту сәбәпле, катлаулы чор башлана. Бу хакта РФ вице-премьеры Татьяна Голикова ил Хөкүмәте каршындагы социаль өлкәдә попечительлек мәсьәләләре советы утырышында әйтте. «Хәзер яңадан катлаулы чор башлана. Бездә коронавирус белән авыручылар арта. Мин сездән сак булуыгызны, чикләү чараларын үтәвегезне, үзегезне һәм якыннарыгызны саклавыгызны сорыйм», — дип китерә ТАСС инфекция белән көрәш буенча оператив штаб башлыгы сүзләрен. Читать дальше...
(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татар теленнән тәрҗемә эшендә иң зур проблема — тәрҗемәчеләр җитешмәве, дип саный Язучылар берлеге карамагында Тәрҗемә үзәге ачу мәшәкатьләре белән йөргән Ркаил Зәйдулла «Мәскәүнең Әдәбият институты Татарстаннан килгән студентлар өчен биш-алты кешелек төркем ачарга тәкъдим иткән иде. Ләкин студентлар җыелмады, Мәскәүгә укырга барырга теләмиләр. Бәлки, перспектива күрмиләрдер», — диде Ркаил Зәйдулла Халыкара тәрҗемәчеләр көне уңаеннан Язучылар... Читать дальше...
(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда октябрь башы салкын сентябрьга караганда җылырак булачак. Бу һава торышына антициклон йогынты ясаячак. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, салкын төннәрдән соң җылыначак. Төбәк буенча төнлә һәм иртән урыны белән томан төшәчәк. Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, шимбә, 2 һәм 3 октябрьдә, республика территориясендә тыныч һава торышы көтелә, явым-төшем ихтималы аз булачак. Ялларда кайбер урыннарда бераз яңгыр яварга мөмкин. Читать дальше...
(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис әдәбият галиме, язучы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе иясе Тәлгат Галиуллинны татар татар халкының иҗтимагый һәм эстетик аңына тәэсир иткән кеше буларак бәяләде. «Ул татар әдәбиятын гаҗәеп дәрәҗәдә оста тикшерә белүче, һәр әдәби әсәрне гаҗәеп дәрәҗәдә нечкә итеп анализлый белә торган кеше. Ә анализлау өчен тормышны белергә, гомернең фәлсәфи тамырына төшә белергә кирәк», — диде ул Филология һәм... Читать дальше...
(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Хөкүмәте минималь хезмәт хакының күләмен 1 гыйнвардан 13 617 сумга кадәр арттырырга тәкъдим итте. Закон проектын Дәүләт Думасына керттеләр, ул парламентның түбән палатасының электрон базасында чыкты. Закон проектының аңлатма документында әйтелгәнчә, акча 825 сумга, ягъни 6,4 процентка артачак. Бу 2,7 миллион кешенең хезмәт хакын арттырырга ярдәм итәчәк, аларның яртысы диярлек дәүләт учреждениеләрендә эшли. Закон проектын гамәлгә ашыруга акча 2022 ел бюджетында каралган. Читать дальше...
Татар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиевне Хәтер көне митингын уздыру өчен белдерү тапшырырга барганда полиция туктаткан. Зәкиевкә 4 октябрьдә полициягә килүе кирәклеге язылган чакыру тапшырылган.
(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Казанның 175нче гимназиясендә атыш вакытында зыян күргән барлык балалар белән әлегә кадәр психологлар эшли. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгының психологик ярдәм бүлеге җитәкчесе, психологик фәннәр кандидаты Вера Герасимова сөйләде. «Балаларның төп составы үзгәрмәгән диярлек. Бу вазгыять бик авыр эз калдырды. Хәзерге тормышта теләсә нинди факт, көчле тавыш, интернет челтәрендә мәгълүмат... Читать дальше...
(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан язучылар берлегенең Тәрҗемә үзәген Алена Кәримова җитәкләргә мөмкин. «Безнең Әдәби тәрҗемә үзәге үз эшен башлап җибәрергә тора. Мөгаен, аны Алена Кәримова җитәкләр. Ул Мәскәүдә яши. Аның нәшриятлар, редакцияләр һәм Мәскәү язучылары белән элемтәләре зур», — диде Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла халыкара тәрҗемәчеләр көне уңаеннан уздырылган түгәрәк өстәл утырышында. Татарстан язучылар берлеге карамагында Әдәби тәрҗемә үзәге ачу ... Читать дальше...
(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда тагын биш кеше Covid-19 коронавирусы корбаны булган. «Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган. Вирус идентификацияләнгән», — диделәр Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә. Шулай итеп, 1935, 1947 һәм 1959 елда туган өч хатын-кыз, шулай ук 1952 һәм 1969 елларда туган ике ир-ат коронавирустан үлгән. 30 сентябрьгә булган мәгълүматлар буенча, коронавирустан 748 үлем очрагы теркәлгән.
(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Фәннәр академиясендә әлеге оешмага нигез салынуның 30 еллыгына һәм Татарстанда академик фәннең 100 еллыгына багышланган тантаналы утырыш узды. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты. ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, утырышны Татарстан Фәннәр академиясе президенты Мәкъзүм Сәләхов «Татарстанның академия фәне: тарих һәм хәзерге заман» доклады белән ачты. Аның сүзләренчә, хәзер академия «икътисадның һәм... Читать дальше...
(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Полицейскийлар Мәскәүдә Палехская урамындагы мәктәп янында атыш оештырган ир-атны тоткарлаганнар. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Мәскәү буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтенә сылтама белән ТАСС хәбәр итә. Якынча мәгълүматлар буенча, бу мәктәптә укучы 10 сыйныфтагы кыз белән танышлары арасында низаг чыккан, ул бу хакта үз әтисенә сөйләгән. Кызның әтисе мәктәпкә травматик корал белән килгән һәм яшь егетләр белән сөйләшкәндә һавага аткан. Читать дальше...
(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Хөкүмәт төбәкләргә өйдә коронавиурс инфекциясеннән дәваланучы авырулар өчен даруларга тагын биш миллиард сумнан артык акча бүлеп бирәчәк. Премьер-министр Михаил Мишустин хәбәр иткәнчә, бу 1,5 миллионнан артык кешене препаратлар белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. Сәламәтлек саклау министрлыгына акча төбәкләргә оператив рәвештә килсен өчен барысын да эшләргә кушылды. Авыручыларның күбесе амбулатор дәвалау уза, диде Мишустин. Президент инициативасы буенча аларга бушлай дарулар бирелә.
(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Дәүләт Думасына көзге сессиягә Россия халыкларының матди булмаган мирасына сак караш мәсьәләләрен җайга сала торган закон проекты кертелергә мөмкин. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә. «Без инде эш фронтын билгеләдек, хәтта юл картасын күрәбез һәм әлеге закон проектын көзге сессиягә кертергә планлаштырабыз, барысы да килеп чыгарга тиеш, дип өметләнәбез», — диде Федерация Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты рәисе Лилия Гомәрова Ярославльдә «Россиянең... Читать дальше...
Тентү канунсыз рәвештә ил чиген кичүе белән бәйле җинаять эше уңаеннан уздырылган, диелә. Июльдә аның чит ил паспортын тартып алганнар иде, шуңа карамастан, журналист чит илгә чыгып китә алган.
(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды. Анда берничә инновацион проект тәкъдим ителде. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. «Яшел» икътисадның үсеш перспективалары турында Россиядә UPM фин урман сәнәгате компаниясенең корпоратив мөнәсәбәтләре буенча директоры Наталия Малашенко сөйләде. Ул климат үзгәрешләре белән көрәшкә һәм циркуляр икътисадка ярдәм итүгә юнәлтелгән проектларны тәкъдим итте. Читать дальше...
(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ», Елена Симакова). Узган ел белән чагыштырганда, 2021 елның 8 аенда маркетплейска чыккан Татарстан сатучылары саны 4 тапкырга арткан. Бу хакта Татарстан Президенты каршындагы Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча Тулы вәкаләтле вәкил Фәрит Габделганиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә сөйләде. Әгәр 2020 елда электрон сәүдә мәйданчыкларына Татарстаннан 3291 эшмәкәр килсә, 2021 елның гыйнварыннан августына кадәр 12573 республика сатучысы... Читать дальше...
По количеству приобретенных виртуальных карт Татарстан вошел в первую пятерку регионов страны.
15 октябрьдә билгеләнүче Хәтер көненә Татарстанда рәсми статус бирүне һәм 2021 елда Хәтер көнен үткәрүне тыймауны таләп итеп 30 сентябрьдә Казанда пикет үтте.
Наил Акчуринның гаиләсе Русия саклану министрлыгыннан 40 миллион сум күләмендә рухи зыянны каплауны таләп итә
(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Узган атнада Россиядә AH3N2 гриппының 21 тирәсе вирусы табылган. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең башлыгы Анна Попова сүзләренчә, сентябрьнең бер атнасына бу сан күп. «Шуңа күрә бүген кешеләрнең ковидтан гына түгел, грипптан да прививка ясатуы бик мөһим», — диде Попова РФ Хөкүмәте каршындагы координация советы президиумы утырышында. Хәзер Россиядә 13,5 млн кеше грипптан прививка ясаткан. Читать дальше...
Страшное ДТП произошло сегодня на переправе в Верхнеуслонском районе республики.
(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Россия халкының якынча 21 процентына эштә ял алыр өчен ялганларга туры килгән. Шул ук вакытта һәр бишенче кеше дөрес булмаган төрле сәбәпләр әйткән. Сораштыруда катнашучыларның 10 проценты ял алу өчен үзенең яки туганнарының сәламәтлеге турында ялганларга мәҗбүр булган. «Работа.ру» порталы мәгълүматлары буенча, сораштыруда катнашучыларның 42 проценты табибка бару өчен ялганлап эштән сорап киткән. Эштә булмауның чын сәбәпләрен әйтүчеләрнең 23 проценты «баланы калдырырга кеше юк» дигән... Читать дальше...
(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ», Егор Никитин). Татарстанның Яшел Үзән районында илнең иң зур онлайн-ритейлерларының берсе логистик үзәкнең икенче чираты төзелешенә старт бирелде. Логистик комплексны Romex компанияләр төркеме төзи, ул проектка 1,8 млрд сум инвестицияли. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Ул проектның республиканың үзе өчен дә, Идел буеның күрше төбәкләре өчен дә зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте. «Бу гаҗәеп объект, биредә 400 мең төрле әйбер сатыла. Читать дальше...
Аннексияләнгән Кырымны да исәпкә алып, узган тәүлектә илдә COVID-19дан 867 кеше үлгән. Шуларның 21е – Башкортстанда, дүртесе – Татарстанда. Бу — рәсми саннар.