(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). 4 сентябрьдән Тольяттидагы туган якны өйрәнү музеенда «Татарларда кунакта» дигән яңа күргәзмә эшли башлаячак. Биредә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы җыеныннан 319 экспонат тәкъдим ителәчәк. « Самара татарлары » сайтында хәбәр ителгәнчә, күргәзмә экспозициясенә XIX гасыр ахыры — XX гасыр башы этнографик материал кертелгән һәм алар татар халкының эш көннәре, бәйрәмнәре, йолалары һәм гореф-гадәтләре турында «сөйли». «Татарларда кунакта» күргәзмәсе экспозициясе Россиянең 7 төбәгендә уңышлы тәкъдим ителде. Читать дальше...
Моның Әфганстаннан терроризмны башка илләргә чыгармау, шулай ук талибларның хатын-кызлар хокукларын һәм матбугат иреген хөрмәт итүләре өчен эшләнүе хәбәр ителде.
(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). Новосибирск шәһәре мөселманнары мәдрәсә төзергә планлаштыра. Россия мөселманнары Дини җыены матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Шәех Кунта-Хаҗи Кишиев исемендәге Җәмигъ мәчетендә очрашуда Новосибирск шәһәрендә мәдрәсә төзелеше эшләрен оештыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Биредә Новосибирск өлкәсе мөфтие, Новосибирск өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтенең мөселман оешмасы җитәкчесе Сәлим хәзрәт Шакирҗанов өлкә мөселманнары Диния нәзарәтенең координацион совет вәкилләре белән очрашты. Читать дальше...
(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). Камал театры балалар өчен «Камал театрының яңа бинасын ничек күрәсең?» дип аталган рәсемнәр бәйгесе игълан итте. Бәйгедә 12 яшькә кадәр балалар катнаша ала. Театрның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, иң яхшы эшләр Камал театры фойесында куелачак. Конкурсның төп призы ВИП-абонемент — 116нчы сезонның һәр премьерасына 2 кешелек чакыру. Конкурста катнашу өчен: «Камал театрының яңа бинасын сез ничек күрәсең?» дигән темага рәсем ясарга. Рәсемне театрның ВКонтакте төркемендәге махсус альбомга урнаштырырга. Читать дальше...
(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан мөфтие Камил хәзрзт Сәмигуллин инстаграмдагы сәхифәсендә «Хозур» нәшрият йортыннан «Җәһәннәм хакында җитмеш биш сорау» китабы турында хәбәр итте. «Җәһәннәм — аның турында без нәрсә беләбез? Кыямәт көнендә гамәлләр ничек үлчәнеләчәк? Дөрестән дә, һәр кеше җәһәннәмгә эләгәчәкме? Ут әһелләренең иң җиңел һәм иң кырыс җәзалары нинди булачак?» — дип яза ул постында. Әлеге китап җәһәннәмгә кем һәм ни өчен эләгүе, аның төрле баскычлары кем өчен билгеләнүе турындагы... Читать дальше...
(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). Ингушетия реставраторлары мәктәбе Испания белгече Рамзан Султыгов җитәкчелегендә Джейрахск районындагы иске мәчетне торгызуга кереште. Бу турыда «Интерфакс»ка республиканың «Дзурдзуки» тарихи-география җәмгыятендә хәбәр иттеләр. «Республика ташчылар берлеге җыелышында таш белән эшләргә теләүчеләрне өйрәтү өчен реставраторлар мәктәбе төзү турында карар кабул ителде. Беренче эш итеп команда Ингушетиядә сакланган иң зур манаралы комплексларының берсе — Эгикал территориясендәге мәчетне реставрацияли... Читать дальше...
(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Киләсе атнада Татарстанда яшәүчеләрне гриппка каршы вакцинацияли башлаячаклар. «Вакцинация кампаниясе дүшәмбе көнне башлана, әмма бүген вакцина барып җиткән медицина учреждениеләре дозаларны кабул итә һәм аларны гамәлгә ашыруга әзерләнә», — диде «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанга... Читать дальше...
(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Халык шагыйре һәм җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиев татар белән башкорт арасына чөй кагарга теләүчеләрне тәнкыйтьләде. Татар белән башкорт арасындагы күпернең нык булуы өчен язучылар тарафыннан күп көч куелырга тиешлеген ассызыклады ул башкорт язучысы Айгиз Баймөхәммәтовның татарча китабын тәкъдим итү кичәсендә . «Бер халык әдипләре белән икенче халык әдипләре, бер халык галимнәре белән икенче халык галимнәре дустанә яши икән, димәк, халыклар да уртак тел таба дигән сүз. Читать дальше...
(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ», Лилия Шәйхетдинова). Казанда XVII Халыкара мөселман киносы фестивале көннәрен танылган язучы һәм җәмәгать эшлеклесенә багышланган «Дни и века Чингиза Айтматова» документаль киносы белән ачалар. «Мондый карарны сайлап алу комиссиясе әгъзалары кабул итте. Башта мин документаль фильмга каршы идем. Әмма бу фильм фестиваль концепциясенә бик яхшы туры килде», — диде «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан «Татаркино» директоры Миләүшә Айтуганова. Фильм Чыңгыз... Читать дальше...
(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Россия Дәүләт Думасына сайлаулар вакытында сайлау участокларында видеокүзәтү һәм видеотеркәү системасы эшләячәк. Бүгенге көндә җиһазлар урнаштыру эшләре бара, видеокамералар сайлау участокларының 100 процентын колачлаячак. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе, ТР Премьер-министрының иҗтимагый берләшмәләр буенча киңәшчесе Андрей Кондратьев «Идел» клубының эксперт утырышында сөйләде. «Татарстанның сайлау участокларында күзәтү иң киң аспектта тәкъдим ителәчәк. Читать дальше...
(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ»). Төмән татарларының « Яңарыш » сайтында Рәүфә Кангазинаның Ильясовлар һәм Тимкановлар укытучылар династиясе турында мәкаләсен тәкъдим итәбез. Ильясовлар һәм Тимкановлар гаиләсенең педагогик династиясе Төмән өлкәсенең Вагай районы территориясендә мәгариф үсешенә зур өлеш керткән төп династия булып санала. Бу гаиләләрнең гомуми педагогик стажлары 300 елдан артык. Бу династиягә нигез салучы Рамазан Ильясов элекке Байкалово районына кергән Кәеш авылында балаларга дини белем биргән. Читать дальше...
(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). Милли хәрәкәт ветераны, 1990-2000 елларда Казан дәүләт советы депутаты булган Шамил Каюмов вафат. Бу хакта Татар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев хәбәр итә. Фәрит Зәкиев хәбәр итүенчә, Шамил Каюмовның йөрәге авырткан, ул күптән түгел хастаханәгә яткан булган. «Шамил Каюмов 90 елларда Казанда татар мәктәпләре ачу юнәлешендә актив эш алып барды. Аның башлангычы һәм тырышлыгы белән дистәләгән татар мәктәпләре, гимназияләре ачылды», — ди Фәрит Зәкиев. Ул Шамил... Читать дальше...
Казанда яңа татар мәктәпләре һәм гимназияләрен ачуны оештырып йөргән Шамил Каюмовка 78 яшь иде.
(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бүген Татарстан Язучылар берлегендә «төрки дөньяга Мостай Кәрим белән бер үк дәрәҗәдә билгеле булган» башкорт язучысының татарча китабы тәкъдим ителде. Татар язучылары Айгиз Баймөхәммәтовка шундый бәя бирде. Айгиз Баймөхәммәтовның татарча өченче китабы — «Нахак» җыентыгы «Казан утлары» китапханәсе» сериясендә алтынчы китап буларак басылды. Китапны тәкъдим итү чарасында автор үзе дә катнашты. Китапның беренче экземплярын Айгиз Баймөхәммәтовка... Читать дальше...
(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Раифа Богородица ирләр монастыренда булды. Анда 3-4 сентябрьдә монастырьны торгызуга 30 ел тулуга багышланган тантаналар уза. Республика җитәкчесе ике ел элек Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан фатихасы белән ачылган Раифа монастыре тарихы интерактив музеенда булды. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте. Биредә Татарстан Дәүләт архивыннан уникаль документлар, чиркәү кирәк-яракларының сирәк үрнәкләре... Читать дальше...
(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ», Сельвина Илькаева). Татарстанда тагын дүрт кеше коронавирус корбаны булган. Республикада пандемия башланганнан алып ковидтан 692 үлем очрагы теркәлгән. «Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза ярдәмендә ачыкланган. Вирус идентификацияләнгән», диелгән Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә. Узган тәүлектә республикада 1939 һәм 1948 елларда туган ике ир-ат һәм 1949 һәм 1959 елларда туган ике хатын-кыз коронавирустан үлгән.
(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Россиядә медицина волонтерлыгы пионеры, ирекле эшчәнлек лидеры булды. Бу хакта Казан дәүләт медицина университетында «Волонтер-медиклар» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең төбәк бүлеге активы белән очрашуда «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлекчәсе секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әйтте. «Волонтерлар күбәйде һәм бу сөенечле. Иң мөһиме, бу кешеләр йөрәк кушуы буенча эшли. Шунысы куанычлы, пандемия чорында медуниверситет... Читать дальше...
(Кукмара, 3 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның Урман хуҗалыгы министрлыгы яшь белгечләргә акчалата дәүләт ярдәме күрсәтә. Ярдәм системасы былтыр гамәлгә ашырыла башлаган. «Профильле урман белеме булган һәм урман хезмәтенә эшкә керергә теләгән белгечләр өчен без махсус урта белемлеләргә 150 мең сум һәм югары белеме булганнарга 300 мең сум түлибез», — диде республика урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов журналистларга Кукмарада Лубян урман техник көллиятендә. Читать дальше...
(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалауга ярдәм фонды генераль директоры Константин Цицин белән очрашты. Очрашу Татарстан Хөкүмәт Йортында узды. Очрашуда республика хөкүмәте һәм фонд арасында торак-коммуналь хуҗалыкны үстерү, коммуналь инфраструктура системаларын модернизацияләү һәм башка юнәлешләр өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре каралды. Бу турыда республика Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. Цицин Песошинга... Читать дальше...
(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). Башкортстанда янгын куркынычы сәбәпле, Гәле авылында яшәүчеләрне эвакуациялиләр, дип хәбәр итте «Башинформ» Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча идарәсенең матбугат хезмәтенә сылтама белән. «Җил көчәю нәтиҗәсендә Баймак — Сибай юлы аша янгын күчкән. Иминлек максатларында юл вакытлыча ябылган, ЮХИДИ хезмәткәрләре урында транспорт хәрәкәте тәртибен тәэмин итә. Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре ярдәмендә Гәле авылыннан Баймак шәһәренә 16 кеше (шул исәптән 9 кеше автобус белән... Читать дальше...
Активисты микрорайона Нижний Нурлат проводят работу по благоустройству и оснащению 8 улиц. Работы по наведению порядка на территории местного кладбища, практическая помощь при совершении обрядовых действий– одна из значимых для данной местности деятельность.
(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). 5 сентябрь, якшәмбе көнне, «ШАЯН ТВ» каналында «БиюBattle» проектының беренче җиңүчеләре билгеле булачак. Оештыручылар хәбәр иткәнчә, әлеге чыгарылышта финалистлар — YouDancer (Син биюче) һәм «Шәүләләр» (SHADOWS) төркемнәре хип-хоп стилендәге биюләр тәкъдим итә. «Йолдызлы жюри кайсы төркемне сайлар? Бу сорауга җавапны 5 сентябрь көнне „ШАЯН ТВ“ каналында 12:00 һәм 17:00 сәгатьтә эзләгез», диелә бу хәбәрдә.
На сходах граждан часто поднимались вопросы, касающиеся сельских дорог. Их в Староальметьевском сельском поселении строят за счет средств самообложения.
Предложение по разбивке сквера, строительству пляжа, прокладке дорог, тротуаров в повестке дня встречи жителей микрорайона «железнодорожников». Вопросы решаются.
С созданными здесь условиями для получения среднего специального образования и навыков рабочих профессий ознакомились депутат Государственной Думы РФ Олег Морозов и глава района Алмаз Ахметшин.