Российский инфекционист спрогнозировал ближайший пик заболеваемости коронавируса в стране.
Моңа кадәр Бикбаева исеме Финанс күзәтү федераль хезмәтенең (Росфинмонтиринг) экстремистлар реестрына кертелгән иде. Хөкем карары 6 сентябрь чыгарылачак.
(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда мәктәпләрдә туклану оештыру мәсьәләләре буенча кайнар элемтә ачыла. Казан мэриясе хәбәр иткәнчә, сорауларга Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәләрендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе белгечләре җавап бирәчәк. Шалтыратулар Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә федераль хезмәтнең бердәм консультация үзәгендә тәүлек буе түбәндәге телефон буенча кабул ителәчәк: +7(800)555-49-43. Шулай ук кулланучылар өчен консультация үзәге телефоны да эшли... Читать дальше...
Данным инцидентом уже занялась прокуратура Татарстана.
(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ», «Яңарыш» , Рәфилә Рәсүлева). 29 августта Удмуртиянең төрле район-шәһәрләреннән җыелган «Уйна, гармун» ансамбле Казан шәһәрендә узган XIII «Түгәрәк уен» Бөтенроссия фольклор фестивалендә катнашты. «Чулпан» мәдәният үзәгендә Татарстан Республикасыннан, Төмән, Башкортстан, Пермь, Киров, Удмуртия, Чувашия, Чиләбе төбәкләреннән җыелган коллективлар үз осталыкларын күрсәтте. Һәр ансамбль үз җирлегенең йолалары, мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән уртаклашты. Катнашучылар... Читать дальше...
Вечером в лесопосадке, расположенной в мкр. «Афганский» в Нурлате, гр.Г., гр.М. и гр.К. нанесли побои гр. Б. и похитили его сотовый телефон.
(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). 1 сентябрьдә Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Чаллы шәһәрендә җәмигъ мәчет төзелеше барышы белән танышты, дип хәбәр итте Татарстан Диния нәзарәте. Әлеге чара өйлә намазыннан соң Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәр хәзрәт Гайфуллин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев, җәмигъ мәчетнең төзелеш фонды директоры Уел Хөсәенов һәм мәчет төзелешендә үз көчләрен керткән шәхесләр катнашында узды. Минтимер Шәймиев мәчет төзелеше белән танышканнан соң эшләрнең барышы белән... Читать дальше...
(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Милли китапханәсе урнашкан бина ArchDaily & Strelka Award 2021 премиясенең «2021 ел бинасы» номинациясендә җиңүчеләр рәтенә керде. «Безнең өчен тавыш биргән барлык укучыларга зур рәхмәт. Бу җиңү — Казаныбызда шундый бинабыз булуы белән горурлану өчен тагын бер сәбәп. Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка, ТР Мәдәният министрлыгына, Наталия Фишман-Бекмамбетовага һәм ХОРА архитектура бюросына бинабыз проекты өчен зур рәхмәт», дип хәбәр итте китапханәнең матбугат хезмәте. Читать дальше...
(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). Тиздән Түбән Камада Кояшлы Аландагы экстрим-парк ачылачак. Эшләрнең беренче этабы киләсе атнада тәмамланырга тиеш. Түбән Кама мэры Айдар Метшин катнашында яңа иҗтимагый киңлектә эшлекле киңәшмә узды. Исегезгә төшерик, «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль программасы кысаларында беренче этапны төзүгә 70 млн сум бүлеп бирелгән иде. Төзелеш май ахырында башланды. Проект белән Казанда «Урам» экстрим-паркын төзегән компания — Legato Sports Architecture шөгыльләнә. Читать дальше...
В связи с подготовкой и проведением торжественных мероприятий, посвящённых празднованию Дня Города и Дня нефтяной, газовой и топливной промышленности, запланировано временное перекрытие движения транспорта по улице Карла Маркса на пересечении Вахитова, Гагарина, Школьная, Хамадеева, Салимжанова.
(Баулы, 3 сентябрь, «Татар-информ», « Баулы-информ », Индира Сәйфуллина).«Баулы — информ» редакциясенә шушы көннәрдә Хансевәр авылыннан шалтыратып зур үрмәкүчләр барлыкка килүе турында хәбәр иткәннәр. Редакциягә моңа кадәр дә Потап-Томбарлы һәм Татар Кандызы авылларыннан шуңа охшаш шалтырату булган иде. «Шалтыратучы Вәлия Мөхәммәтгәрәева төшергән үрмәкүч фоторәсемен һәм кыска гына видеоны Татарстан Биологик ресурслары буенча дәүләт комитетына юлладык. Үрмәкүч — көньяк рус тарантулы дигән җавап килде», — дип хәбәр итә Баулы-информ». Читать дальше...
(Актаныш, 3 сентябрь, «Татар-информ», « Актаныш-информ », Ләйсән Газизова). Актаныш ветеринария лабораториясе республикада гына түгел, Россиядә сирәк булган анализлар ясый башлаган. Ветеринария лабораториясендә 28 көнлек буазлыкны сөт аша ачыкларга өйрәнделәр. Табиб-лаборант Ләйсән Харисова журналистларга хуҗалыктан килгән сыер сөтен махсус уентыкларга салып төрле химик элементлар белән реакциягә кертте. Буаз сыерның сөте сары төскә керә, юк икән, сөт ак көе кала. Буазлыкны билгеләүче электрон аппарат соң срокта гына бозау барлыгын ачыкласа... Читать дальше...
(Алабуга, 3 сентябрь, «Татар-информ», « Алабуга нуры »). Алабуга районында Covid-19 вакцинациясе дәвам итә. Анда 22 714 кеше коронавирустан прививка ясаткан Күмәк вакцинацияне тәмамлау һәм коллектив иммунитет барлыкка китерү өчен райондагы халыкның 60 процентына прививка ясарга кирәк. Бу Алабуга районында 39 967 кешегә прививка ясатырга икрәк дигәнне аңлата.
(Апас, 3 сентябрь, «Татар-информ», « Апастово-информ »). Апас районының Себерче авылында 12 кеше генә яши. Авылны яшел чирәм каплаган һәм сихри тынлык биләп алган. Санаулы гына йортларның һәрберсенең үз тарихы, үткәне бар. Биредә яшәүче Наталья Зайцева иске авыл йортын музейга әверелдергән. «Йортта 8 балалы ишле гаилә яшәгән. Элеккеге авыл сурәтен, балачак төсен, яшәешнең төсмерен саклап каласы килү теләге мине шушы эшкә этәрде. Биредә бар да элеккечә», — ди ул. Наталья Зайцева Себерче авылы тарихын барлап, китап итеп тә туплап чыгарган. Читать дальше...
Башкортстаннан 35 яшьлек мөселман Артур Сәлимов Ямал-Ненец бүлгесенә колониягә күчерелгәннән бирле йә штраф изоляторында, йә камера тибындагы бүлмәдә тотыла. Һәр намаз саен аңа шелтәләр языла. Шелтәләр арткан саен җәзалар кырыслатыла. Азатлык аның хатыны белән сөйләште.