(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). Тиздән Түбән Камада Кояшлы Аландагы экстрим-парк ачылачак. Эшләрнең беренче этабы киләсе атнада тәмамланырга тиеш. Түбән Кама мэры Айдар Метшин катнашында яңа иҗтимагый киңлектә эшлекле киңәшмә узды. Исегезгә төшерик, «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль программасы кысаларында беренче этапны төзүгә 70 млн сум бүлеп бирелгән иде. Төзелеш май ахырында башланды. Проект белән Казанда «Урам» экстрим-паркын төзегән компания — Legato Sports Architecture шөгыльләнә. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Төзелеш тулысынча киләсе елда тәмамланачак. Биредә төп мәйданнан тыш, скейт-парк, памп-трек, воркаут өчен мәйданчык, күзәтү зонасы, велороллер трассасы, тамашачылар һәм спортчылар өчен күпфункцияле ял зонасы һәм яшел алан булдырылачак. Парк өчен җиһазлар — эскәмияләр, урындыклар — эшкәртелгән пластиктан ясалган. Киңәшмәдә катнашучылар парк территориясен карап чыкты, аннары навигация турында фикер алышты. Парк ачылганнан соң биредә махсус белемле инструкторлар эшли башлаячак, алар текә тау буйлап йөрергә теләүчеләрнең иминлеге өчен җаваплы булачак.