(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ»). «Агрокөч» холдингы составына кергән «Зәй шикәре» заводы ел саен предприятиеләрдә модернизацияләү кампанияләре үткәрә. Хәзерге вакытта предприятиедә аны төгәлләүгә әзерләнәләр: киптерү бүлеге реконструкцияләнә, газ миче төзелә, чөгендер сыгынтысын пресслау җайланмасы урнаштырылган. Шикәр киптерү комплексының яңа җайланмасы завод егәрлегенә тулысынча туры килә һәм ул гарантияле сыйфатлы, тиешле дымлылыкта ак шикәр алырга мөмкинлек бирәчәк, бу исә аның тиешенчә саклануын тәэмин итәчәк. Читать дальше...
(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ»). Айдар Метшин эш сәфәре кысаларында Әлки районында булды. Ул муниципалитет башлыгы Александр Никошин белән бергә җирле халык белән аралашты һәм биредә яшәүчеләрне борчыган мәсьәләләр турында фикер алышты. Каракүл авылында Айдар Метшин модульле ФАП төзелеше белән танышты. Биредә беренчел медицина ярдәме күрсәтү өчен барлык кирәкле шартлар тудырылган. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Элек медицина пункты урнашкан бина начар хәлдә булган... Читать дальше...
(Алабуга, 12 сентябрь, «Татар-информ», «Алабуга нуры» ). Свердловск өлкәсенең Ветераннар делегациясе Алабугага килде. Җирле ветераннар аларны җылы каршы алды. Алар Хәтер мәйданында торган бюстлар алдына һәм Мәңгелек ут каршына чәчәкләр салды. Ватанпәрвәрлек тәрбиясе дә онытылмады, ветераннар яшь армиячеләр белән очрашып, әңгәмә корды. «Россия Федерациясенең бар субъектлары белән дә диярлек дустанә мөнәсәбәтләр саклыйбыз. Безнең Красноярск ягында, Карелиядә, һәм, әлбәттә Татарстанда булган бар»,... Читать дальше...
(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанның «Ак Барс» хоккей командасы Минск шәһәренең «Динамо»сына 2:5 исәбе белән җиңелде. Матч Минск шәһәрендә үтте. «Ак Барс» составында бозга өч пар сакчы һәм ундүрт һөҗүмче чыкты. Гадәттә, тренер бер сакчыга күбрәк чыгара иде. Беренче периодта сакчы Стивен Кэмпфор кагыйдә бозды һәм «Ак Барс»ка уен ахырына хәтле бары тик биш сакчы белән уйнарга туры килде. Беренче периодның соңгы минутында, «Ак Барс» азчылыкта уйнаганда, Минск... Читать дальше...
(Баулы, 12 сентябрь, «Татар-информ», «Баулы-информ» ). Бүген Бөгелмә шәһәрендә Бөтенроссия «Милли моң» мөнәҗәтләр фестивале үтте. Әлеге фестиваль мөнәҗәт әйтүчеләрне тугызынчы тапкыр җыйды. Әлеге фестивальдән Баулы шәһәренең «Инсаният» ансамбле быел да җиңү белән кайтты. Алар борынгы «Әлвидаг» мөнәҗәтен башкарып, өченче урынга лаек булды. «Мин бик шат! Бик лаеклы урын. Алдынгы урыннарны алучылар күбесе яшьләр иде. Алар ныклы әзерлек белән килгәннәр. Мөнәҗәтләрне хәтта ике тавышка әйтүчеләр булды»... Читать дальше...
Четверо из них задержаны.
Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологических явлений на территории Республики Татарстан.
(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ»). «Казахстан Республикасында яшәүчеләр арасында коронавирус инфекциясенә каршы профилактика чараларын көчәйтү турында» күрсәтмә нигезендә, җомга намазын илнең барлык мәчетләренең ишегалларында укырга рөхсәт бирелде. Әлеге күрсәтмә 2021 елның 2 сентябрендә чыккан. Бу хакта Казахстан мөселманнарының диния нәзарәте сайты яза. Аннан алда хәбәр ителгәнчә, җомга намазы Диния нәзарәтенең 19 вәкиллегенең бары бишесендә генә туктатылган булган. Яңа күрсәтмә нигезендә... Читать дальше...
(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 13 сентябрьдә, Үзәк Россиядә быелгы иң соңгы җылы көн булырга мөмкин. «Дүшәмбе Үзәк Россиядә быелның соңгы җылы көне булачак, аннары чын көз башлана. „Фобос“ һава торышы үзәгенең әйдәп баручы белгече Евгений Тишковец бу хакта үзенең Instagram битендә сөйләде», — дип яза РИА Новости. Синоптик сүзләренчә, яңа атна җәйгечә һава торышы белән башланачак. Көндез термометр баганасы 20-25 градус җылылыкны күрсәтә. Ләкин циклонның җылы секторында урыны белән яңгыр һәм яшен булуы көтелә. Читать дальше...
(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ», Дмитрий Киселев). Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы депутаты, Россиянең атказанган тренеры Ольга Павлова Татарстан авыллары арасында узган футбол турнирында булды. Ул үзенең дежурлыгы вакытында Авылларның футбол лигасы президенты Евгений Тихоновтан «Мой депутат» порталына хат килүен әйтте. Тихонов авыллар арасында турнир оештырырга ярдәм сорап мөпәҗәгать иткән. «Әлеге идея миңа бик ошады. Без хәбәрләштек. Мин нинди ярдәм кирәген сорадым. Нәтиҗәдә турнир уздырылды», — дип аңлатты Ольга Павлова. Читать дальше...
(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ»). Экспертлар фикеренче, өлкән яшьтәге кеше милеген бүләк итү килешүенә имза куеп, тораксыз калу ихтималы бар. «Өлкән яшьтәге кешеләр еш кына күчемсез милеген туганнарына биргәндә бүләк итү килешүе төзи. Килешүгә имза куйганда пенсионерлар гомер азагына кадәр шушы торакта яшәрбез дип уйлый. Ләкин планнар чынбарлык белән һәрвакытта да туры килеп бетми, бүләк ителгән фатирга ия булу белән туганнар үзгәреп куярга мөмкин», — ди Россиянең атказанган юристы Иван Соловьев. Читать дальше...
(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировны Александр Невский ордены белән бүләкләү турында указны имзалады. Башкортстан Республикасы башлыгы «Башкортстан Республикасының социаль-икътисади үсешенә керткән зур өлеше һәм күпьеллык тырыш хезмәте өчен» бүләкләнде. Бу хактагы указ хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында чыкты, дип хәбәр итте «Башинформ» агентлыгы. Александр Невский орденын дәүләт хезмәтен башкаручы Россия гражданнарына тапшыралар. Читать дальше...
(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ»). Үткән шимбәдә Кытайда COVID-19 авыруы йоктыруның ил эчендәге яңа эпидемиологик үзәге ачыкланган. Ул — көнчыгыштагы Фуцзянь провинциясе. Бу хакта Кытай Халык Республикасы Сәламәтлек саклау дәүләт комитетына сылтама белән «Инфтерфакс» яза. Министры=лык белешмәсе буенча, шимбә көнне ил эчендә коронавирусны йоктыруның 19 очрагы — Путянь шәһәрендә, берсе Фуцзянь провинциясенең Цюаньчжоу шәһәрендә теркәлгән. Узган тәүлектә илдә авыруның 46 яңа очрагы ачыкланган, алар арасында 26 кеше чит илдән кайтучылар. Читать дальше...
(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда тиз йөрешле М12 трассасы өчен, Идел елгасы аша 3362 метр озынлыктагы күпер төзелә. Әлеге күпер бу магистральдәге иң озын инженер корылмасы булачак. Бу хакта «Автодор» дәүләт компаниясенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Аралык төзелеше өчен беренче металл конструкция блогы инде күпер төзелеше мәйданына китерелде. Әлеге блок «Курганстальмост» заводында ясалган һәм аның авырлыгы 26 тонна тәшкил итә. Корылманың гомуми авырлыгы якынча 45 мең тонна булачак. Читать дальше...
(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ»). Быел Таҗикстанда яшәүче татарлар онлайн форматта «Татарстан Яңа Гасыр-Планета» каналыннан трансляцияләнгән «Татарча диктант» язды. «Акциядә Дүшәнбе, Худжанд, Истаравшан, Турсунзадә шәһәрләрендә яшәүче татарлар катнашты», — дип яза Бөтендөнья татар конгрессы сайты. Чараны оештыручылар — Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты, Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Казан Федераль университеты, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе, диелә хәбәрдә.
(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ»). 7 сентябрьдә Саратов өлкәсенең Петровск шәһәре Җәмигъ мәчетендә мөселман җәмәгате активистлары җыелышында Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллык юбилеен бәйрәм итүгә әзерләнү чаралары турында сөйләштеләр. Россия Мөфтиләре шурасыхәбәр иткәнчә, җыелышта катнашучылар әлеге истәлекне вакыйганы бәйрәм итү чаралары планы турында сөйләште. «Без алдагы буынны тәрбияләү һәм һәм аларның киләчәге өчен җаваплы. Шуның өчен дә без балалар өчен чаралар оештыруга күбрәк игътибар бирәбез»... Читать дальше...
(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ»). Киләсе атна башында Татарстанга вакытлыча җылы һава торышы кайта. Дүшәмбе, 13 сентябрьдә аязучан болытлы һава көтелә. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, җил көньяк, көньяк-көнбатыш юнәлештән исә, талгын. Һаваның температурасы төнлә 5 градустан алып 10 градуска кадәр, көндез исә 17-22 градуска кадәр җылы була. Бу хакта Татарстан Республикасы гидрометеорология үзәге хәбәр итә. 14 сентябрьдә, сишәмбе көнне, республикада аязучан болытлы һава саклана. Төнлә явым-төшемнәр көтелми... Читать дальше...
(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ»). Соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирус белән авыруның 54 яңа очрагы теркәлгән. «Алар арасында 5 кеше чирне читтә йоктырып кайткан, 49 кеше вирусны авыручылар белән аралашканда йоктырган», — дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте. «Ун кеше хастаханәгә салынды, 44 кеше өйдә дәвалана», — дип ачыклык керттеләр ведомствода. Иң күп авыручылар Казанда теркәлгән, биредә чир йоктыручылар 25 кеше. Чаллыда авыруның 15 яңа очрагы ачыкланган... Читать дальше...
(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ»). 11 сентябрьдә «Бердәм Россия» партиясенең региональ бүлеге җитәкчесе Радий Хәбиров Стәрлетамакның 255 еллыгына багышланган бәйрәм чараларында катнашты. Стәрлетамак шәһәре администрациясе башлыгы Владимир Куликов шәһәр үз юбилеен яхшы күрсәткечләр белән каршы алды, дип белдерде. Бу хакта «Башинформ» яза. Шәһәр башлыгы Стәрлетамак үсешенә зур өлеш кертүчеләргә дәүләт бүләкләрен тапшырды. Шәһәр көне бәйрәм концерты белән төгәлләнде. Стәрлетамак халкы өчен Дмитрий Харатьян... Читать дальше...
Аккредитация узган провайдерлар барлык кулланучылар турында мәгълүматны тапшырырга тиеш булачак, дип белдерде журналист.
(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ»). Казахстанның Күкчәтау шәһәрендә яшәүче татарлар «Татарча диктант» акциясенә кушылды. Казахстаның Акмулла өлкәсенең татар һәм башкорт берләшмәсе вәкилләре Күкчәтау шәһәрендә офлайн режимда татарча диктант язды, дип хәбәр итте Бөтендөнья татар конгрессы . Берничә гаилә чарага онлайн да кушылган. Диктант язучының иң өлкәне — 82 яшьлек Светлана Ибраһимова, иң яше — якшәмбе татар мәктәбе укучысы, 14 яшьлек Кристина Прохоренко, диелә хәбәрдә.
Профилактическая операция «Улица» по-прежнему выполняет свою задачу по противодействию распространения коронавирусной инфекции.
(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасының элеккеге яшьләр министры Дамир Фәттахов Мәскәүдәге яңа эш урынына китәр алдыннан саубуллашу видеоролигы яздырган. Ул аны Instagram социаль челтәрендә урнаштырган. Клип башында экс-министр кичке Ирек мәйданыннан бара һәм «Чайф» төркеменең «Шаляй-Валяй» җырын башкара. Әлеге композиция видеоның азагынача дәвам итә. Аннары Фәттахов «Не скучай» дигән графитты ясый — әлеге фраза җырның сүзләренә тоташа. Соңыннан Татарстан Республикасының Яшьләр... Читать дальше...
Владельцы гаражей наконец-то могут вздохнуть с облегчением: у них появилась возможность оформить такие постройки на законных основаниях.
(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ»). Удмуртия татарларының «Яңарыш» сайтында Ижевск шәһәреннән Әминә Солтанова язмасы чыкты. 1962 ел. Падера мәктәбенең 6нчы сыйныфында укыйм. 5нче сыйныфка кадәр барлык дәресләрне дә татар телендә генә үзләштердек. Ә соңыннан барлык фәннәрне дә, татар теле һәм әдәбиятыннан тыш, рус телендә укыдык. Ул елны безгә физика һәм математика фәнен укытырга Балезино бистәсеннән Глазов пединститутын яңа гына тәмамлаган яшь укытучы Нурислам абый килде. Дәресләрен русча алып бара. Читать дальше...