(Чистай, 18 сентябрь, «Татар-информ», « Чистай хәбәрләре »). Чистай районы имам-мөхтәсибе Мөхәммәд хәзрәт Кыямов һәм «Умиление» храмы настоятеле иерей Андрей Рыбочкин Дәүләт Думасына сайлауларда тавыш бирде. Бүген VIII чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда тавыш бирүнең икенче көне узды. Тавыш бирергә өлгергән чистайлылар арасында дин әһелләре дә бар. Бүген сайлауларда район имам-мөхтәсибе Мөхәммәд хәзрәт Кыямов һәм «Умиление» храмы настоятеле иерей Андрей Рыбочкин катнашты. Мөхәммәд хәзрәт... Читать дальше...
(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Бүген сигезенче чакырылыш РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлауның икенче көне тәмамланды. 18 сентябрьдә сайлау процессының гаделлеген 16 меңнән артык күзәтүче тикшерде. Шулай ук сайлау участокларында чит ил экспертлары да булды. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте. «Чит ил күзәтүчеләре Татарстанның РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлауны югары дәрәҗәдә оештырганын билгеләп үтте. Коронавируска каршы чаралар, сайлау комиссияләре әгъзаларының әзерлеге... Читать дальше...
(Ютазы, 18 сентябрь, «Татар-информ», « Ютазы таңы »). Ютазыда яшәүче полиция хезмәткәре Рәмис Диникеевның 3350 кг авырлыктагы улы туган. Бу хакта юстициянең өлкән лейтенанты эштә — сайлау участогында җәмәгать тәртибен саклаган вакытта белә. Иске Урыссу авылының сайлау участогы әгъзалары яшь әтине бу шатлыклы вакыйга белән котлап, кече Диникеевка бүләк тапшырган.
(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда ике көн дәвамында сайлаучыларның 57,5 % РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда катнашты. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе телеграм-каналында хәбәр ителә. «Сайлау участокларында тавыш бирүнең икенче көнендә республика сайлаучыларының 57,5 %ы тавыш бирде („Сайлаулар“ дәүләт автоматлаштырылган системасының сәгать 20:00гә булган якынча мәгълүматлары буенча)», — диелә хәбәрдә.
(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген «Ак Барс» хоккейчылар «Сочи» командасын 1:0 исәбенә җиңде. Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда сакчы Кристиан Хенкель Континенталь хоккей лигасында «Ак Барс» өчен 100нче уенын үткәрде. Бүгенге матчта «Ак Барс» составында команданың баш тренеры Дмитрий Квартальновның 19 яшьлек улы Александр да бар иде. «Сочи» капкасын танылган капкачы һәм Россия хоккей федерациясе президенты Владислав Третьякның оныгы Максим Третьяк саклады. Ул бер алка керттерде... Читать дальше...
(Актканыш, 18 сентябрь, «Татар-информ», « Актаныш-информ »). Бүген Тукай районының Әҗмәкәй авылында күп балалы гаиләгә төзелә торган йорт янган. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, янгын турында 15.24 сәгатьтә хәбәр килгән. Янгынны 16.00 сәгатькә сүндергәннәр. Хәзер янгын чыгу сәбәпләре ачыклана.
Как долгожданных гостей встретили новоиглайкинцы Валиахмет и Сания Галимовы, им по 86 и 85 лет, члена участковой избирательной комиссии №2339 Радину Бикиеву и наблюдателя Зульфию Хусаинову.
Для Гулины Бикеевой выборы-2021 имеют особый смысл.
(Мамадыш, 18 сентябрь, «Татар-информ», «Нократ» , Минневарис Миңгалиев). Мамадыш районының Түбән Тәкәнеш авылында яшәүче 105 яшьлек Өммениса Һадиева сайлау участогына үзе килә алмады. Ул гражданлык бурычын өендә үтәде. Өлкән яшьтә булса да, әби илдәге сәясәттән яхшы хәбәрдар. Сәламәтлеге какшау сәбәпле, бүген ул өендә тавыш бирде. «Мин элек сайлауларга бәйрәмгә барган кебек бара идем», — диде ветеран.
Степноозерский татарский народный театр в первый день выборов – 17 сентября представил премьеру своей новой постановки.
Прямо с избирательного участка популярная блогер–наблюдатель Камилла Хафизова размещает свои посты в соцсетях.
(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Свердловск өлкәсенең «Яшен» татар яшьләре иҗтимагый оешмасы рәисе Ринат Каштанов XXXI «Татар яшьләре көннәре» форумы лидеры булды. «Быел без бик зур уңышларга ирештек. Бездә мәдәни үзәк барлыкка килде, дүрт оешманы берләштердек. Безнең команда тагын да зурайды. Бу кубок безнең дөрес юл белән баруга дәлил, ул алга бару өчен тагын да көч бирә. Иң мөһиме — максатка тугры калу», — дип сөйләде ул. Аның фикеренчә, татарлыкны саклап калу өчен тарихны, җиде буынны һәм телне белергә кирәк. Читать дальше...
(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Башкорт кызы Сулпан Искужина быел беренче тапкыр «Татар яшьләре көннәре» форумында катнашты. Аның фикеренчә, татар форумнары дәртле булуы белән аерылып тора. «Форумга мине егетем чакырды, ул узган елны да катнашкан иде. Миңа бик ошады, минем башкорт форумнарында катнашканым бар. Аерма шунда: татар яшьләре бик дәртле һәм энергияле. Башкортлар форумнарда тынычрак сөйләшә дә, ә татарлар чатнап тора», — ди ул. Сулпан Башкорт дәүләт университетының... Читать дальше...
(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). «Татар яшьләре көннәре» форумында катнашкан делегатлар татар посткроссинг сервисында теркәлде. Татар посткроссинг платформасы — «Миллиард татар» һәм «Хатлар йорты» сервисының уртак проекты. «“Миллиард татар”- бөтен дөнья татарларын туплау өчен бик әйбәт проект, дип саныйм. Сервис аша шәһәрдә генә түгел, авылда яшәгән татарларны да табып була. Мин үзем дә тәбрикләмә җибәреп карарга телим. Башта мин үземнең төбәктәге шәһәргә җибәрер идем, аннан соң башка төбәкләргә. Читать дальше...
(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). 18 сентябрьгә, 15.00 сәгатькә Татарстанда барлык сайлаучыларның 46,9 проценты тавыш бирүдә катнашты. Сайлауларның икенче көнендә Татарстанның 46,9 процент халкы үз тавышын бирде. Бу хакта «Сайлаулар» дәүләт автоматлаштырылган системасы мәгълүматларына сылтама белән, Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе хәбәр итә. 2021 елның 1 июленә Татарстанда актив сайлаучы хокукына республикада яшәүче 2 931 939 кеше ия. Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенә... Читать дальше...
(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда Россиянең Дәүләт Думасына депутатлар сайлау тыныч уза, ниндидер җитди кимчелекләр юк. Бердәм мәгълүмат үзәгендә узган матбугат конференциясендә ЛДПР партиясе әгъзасы, Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев Татарстанда сайлауларның тыныч узуын, кимчелекләр күзәтелмәвен әйтте. «Сайлауларның тыныч, лаеклы һәм бу сайлау кампаниясенең легитим һәм гадел булуында беркемдә дә шик тудырмый торган итеп узуы безнең бурыч, — диде сәясәтче. Читать дальше...
(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанның сайлауларда блогер-күзәтүчеләр җәлеп итү тәҗрибәсен федераль дәрәҗәдә кулланалар. «Татарстанның позитив тәҗрибәсен хәзер федераль дәрәҗәдә куллануларына мин шат», — дип белдерде сайлаучыларның «Минем тавыш» форумында Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасының тавыш бирүне иҗтимагый күзәтү буенча координация берлеге рәисенең беренче урынбасары Александр Малькевич. «Бу без әйткән һәм узган ел нәтиҗәләре буенча Россиянең күп кенә регионнарына... Читать дальше...
Шәһәр сайлау комиссисенә Максим Бердин исемле башка бер кешене билгеләү турында юллама килгән. "Гадел Русия" фиркасе якын сәгатьләрдә комиссиянең Рәхмәтуллинны чыгарып, башка кешене билгеләү карарын һәм сайлау бүлгеләренә бөтен күзәтүчеләрне дә кертмәүләрен мәхкәмәгә шикаять итәчәк.
(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда узган тәүлектә Covid-19 вирусын тагын 56 кеше йоктырган. «Коронавирусның соңгы тәүлектә 56 яңа очрагы ачыкланды. Бер кеше чирне читтән йоктырып кайткан, 55 кеше вирусны авырулар белән аралашу аркасында йоктырган», — дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте. «Егерме биш кеше хастаханәгә салынды, 31 кеше өйдә дәвалана», — дип ачыкладылар ведомствода. Иң күп авыручылар саны Казанда теркәлгән, алар 21 кеше. Читать дальше...
(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Бүген Мөслим районында әле яңа гына өйләнешкән пар сайлауларга килгән. Бу хакта «Мөслим матбугат үзәге» Инстаграм аккаунты хәбәр итә. Диана һәм Шамил Вәҗиевлар бүген никахларын рәсмиләштергән. Яр Чаллы кызы Мөслимгә килен булып төшкән. Кулларына гаилә кору турындагы таныклыкны алгач, яшьләр сайлау участогына килгән. Шамил Мөслим лицеенда белем алган. Ул тавыш бирергә тиешле Вахитов сайлау участогы да лицей бинасында урнашкан. Яшьләр моны яхшы фалга юрады, диелә әлеге хәбәрдә. Читать дальше...
На линию старта «Кросса Татарстана» встали более 500 нурлатцев.
(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Казахстан үзәк сайлау комиссиясе секретаре Татарстандагы сайлаулар дустанә шартларда уза дип белдерде. «Без башка илләрнең ничек эшләвен өйрәнәбез. Без гражданнарга үзләренең конституцион хокукын — сайлау хокукын куллану өчен шартлар тудырабыз», — дип белдерде сайлаучыларның «Минем тавыш» форумында Казахстан Республикасының үзәк сайлау комиссиясе секретаре, Татарстанның сайлау участокларында 17, 18, 19 сентябрь көннәренә эшләүче Бәйсез дәүләтләр... Читать дальше...
(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда бүгенгә 13 мең 720 күп фатирлы йортларга җылылык бирелгән, бу 78,5 процентны тәшкил итә. «Бүгенге көнгә 13 мең 720 күп фатирлы йорт, бу — 78,5 процент; 3 мең 265 белем бирү оешмасы (3 333 оешмадан), бу — 98 процент, җылытыла. Әлеге белем бирү оешмалары арасында — 1521 мәктәп — 97 процент; 1744 балалар бакчасы — 98,5 процент», — дип белдерде ТРның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин Республика Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә. Читать дальше...
(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Лиля Шәйхетдинова). Татарстанда 50 участокта «Волонтерлар-медиклар» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте бүлеге вәкилләре күзәтү эше алып бара. «Без, актив яшьләр буларак, сайлаулар үткәрүнең үтәкүренмәле системасы безнең киләчәгебез өчен никадәр мөһим булуын аңлыйбыз. Без 50 участокта үз эшебезне башкарабыз һәм тулысынча ышандырып, тавыш бирү фальсификацияләнми дип белдерә алабыз», — диде «Волонтерлар-медиклар» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең региональ бүлеге җитәкчесе Анна Макарова. Читать дальше...
Ночью и утром 19 сентября 2021 года по Республике Татарстан и в г. Казани местами ожидаются заморозки до -3˚.