(Азнакай, 2 сентябрь, «Татар-информ», «Азнакай-информ» , Таңсылу Саниева). 3 сентябрьдә 16.00 сәгатьтә районның спорт мәктәпләрендә «Ачык ишекләр» көне уздырыла. Чарага ата-аналар һәм балаларны чакырып калалар. Алар «Лидер» спорт мәктәбе Нефтьчеләр урамы, 29нчы йорт («Чатыр-Тау Арена» универсаль спорткомплексы), «Юбилейный» спорт мәктәбе Солтангалиев урамы, 21Б («Юбилейный» стадионы), «Сокол» спорт мәктәбе Солтангалиев урамы, 21А (боз сарае), «Барс» спорт мәктәбе Актүбә бистәсендә Лесная урамы, 7А адресы буенча урнашкан.
(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ»). «Бердәм Россия» партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге халыктан мөрәҗәгатьләрне мессенджер аша кабул итү өчен, «Минем депутат» дип аталган телеграм-бот эшләтеп җибәрде. Телеграм-бот мойдепутат.онлайн порталы һәм 8 (800) 201-16-00 номеры буенча кайнар элемтә линиясе кебек мөрәҗәгатьләр кабул итүнең әлегә кадәр эшләп килгән системасын тулыландырган. «Минем депутат» телеграм-ботына кушылу өчен мессенджерда @mydeputate_rt_bot дип эзләргә яисә https://t.me/mydeputate_rt_bot сылтамасы белән керергә кирәк. Читать дальше...
(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанның «Ак Барс» хоккей командасы сезонның беренче уенында Хельсинкинең «Йокерит»ын 3:0 исәбенә җиңде. Бүгеннән «Ак Барс» Континенталь хоккей лигасының яңа сезонында Гагарин Кубогы өчен көрәшне башлады. Матч «Татнефть Арена» боз сараенда узды. «Ак Барс»ның официаль сайтында язылганча, команда капитаны Данис Зарипов әлеге сезон аның профессиональ карьерасында соңгысы булачагын игълан иткән. Данис Зарипов бүгенге уенда бозга чыкмады, капитан вазифаларын Артём Лукоянов башкарды. Читать дальше...
(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ»). Россиянең барлык төбәкләрендә пенсионерларга бер тапкыр бирелә торган акчаларны түли башладылар. «Традиция буенча, бу түләүләрне иң беренче булып Ерак Көнчыгышта яшәүчеләр ала. Түләүләр автомат рәвештә бирелә, аның өчен бернинди дә гариза язарга кирәкми», — дип хәбәр иттеләр Россиянең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында», — дип яза РИА Новости. Министрлыкта искәртүләренчә, 2 сентябрьдән әлеге акчалар пенсияләрен банк картасына алучыларга күчерелде. Ә пенсияләрен өйләрендә... Читать дальше...
(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ»). «СалаваТік» проектында балалар өчен язылган «Яфрак бәйрәме» җырына яңа видео төшерелгән. Җырның сүзләрен татар шагыйре, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, Шәйхи Маннур, Абдулла Алиш, Муса Җәлил исемендәге әдәби премияләр лауреаты, «Безнең мирас» журналы редакторы Ләбиб Лерон язган. Музыка авторы — композитор Роза Еникеева. «"Салават күпере" журналында без төрле ел фасылларына багышланган махсус саннар әзерлибез. Мин бу җырны көзгә багышланган санга махсус яздым. Читать дальше...
(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанның тагын өч кешесе Covid-19 коронавирусының корбаны булган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. «Татарстанда коронавирустан өч үлем очрагы расланган», — дип билгеләп үттеләр ведомствода. Covid-19дан 1939 һәм 1976 елларда туган ир-атлар, шулай ук 1938 елда туган хатын-кыз вафат булган. «Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — дип аныкладылар министрлыкта. Шулай итеп... Читать дальше...
(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанның IT-технологияләр өлкәсендәге тәҗрибәсе Россиянең башка регионнарын да кызыксындыра. «Бу хакта „Бердәм Россия“ партиясе һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең читтән торып уздырылган уртак җыелышында әйтелде. Җыелышта информацион технологияләр программасын үстерү дә тикшерелде», — дип хәбәр итә республика парламентының матбугат хезмәте. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты. Читать дальше...
(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ»). Россиядән Танзаниягә очышлар тыела. Бу хакта Росавиациягә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. «Танзаниядәге эпидемиологик вазгыятьне исәпкә алып, Россия 2021 елның 1 октябренә кадәр очышларны туктатып торуны дәвам итә», — диелгән хәбәрдә. Оператив штабның Россия Федерациясе территориясендә коронавирус инфекциясенең таралуын кисәтү буенча кабул ителгән карары нигезендә 2021 елның 10 сентябреннән Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә, Финляндия һәм Германиягә турыдан-туры рейслар саны арттырыла», — диелә хәбәрдә.
(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанның вице-премьеры — Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин Россия Президентының Сүрия Гарәп Республикасы белән хезмәттәшлекне үстерү буенча вәкиле, Россия Федерациясенең Сүрия Гарәп Республикасындагы тулы вәкаләтле һәм гадәттән тыш илчесе Александр Ефимов белән очрашты. «Очрашуда Татарстан һәм Сүрия арасында хезмәттәшлекне арттыру хакында сөйләштеләр. Әңгәмәдә шулай ук аерым йөкләмәләр буенча илче Владимир Сторожев та катнашты»... Читать дальше...
(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ»). Тубылда «Төмән көзе» фестивалендә фатир яки машина оту мөмкин булачак. Бушлай бүләкләр уйнатыла торган тематик викторина фестивальнең 35 мәйданчыгында оештырыла. Тубыллыларның уңайлы фатир, өч автомобиль, телевизорлар, мобиль телефоннар, көнкүреш техникасы, тәм-том оту мөмкинлеге бар. Бүләк уйнатуда катнашкан беркем дә буш китмәячәк. 18 яше тулган һәркем уңышны сынап карый кала, дип яза Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте. Фестиваль исә Тубыл шәһәре халкын өч көнлек концерт тәкъдим итәчәк. Читать дальше...
(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Казанның Чернышев һәм Борһан Шаһиди урамнары чатында трамвай белән «КАМАЗ» машинасы бәрелешкән. Трамвай «КАМАЗ» машинасына килеп бәрелгән, нәтиҗәдә йөк машинасының бензин багына зыян килгән. «Татар-информ» агентлыгына әлеге хәлнең шаһитлары хәбәр иткәнчә, авариядә имгәнүчеләр юк. Юл-транспорт һәлакәте вакытында трамвайда пассажирлар булмаган.
(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 3 сентябрьдә, Татарстанда һава торышының бозылуы көтелә. Синоптиклар республикада аязучан болытлы һава, яңгыр, иртән һәм көндез урыны белән көчле яңгырлар фаразлый. Аерым районнарда яшен булуы да ихтимал. Бу хакта Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирәлекне күзәтү үзәге хәбәр итә. Төньяк-көнчыгыштан исүче талгын җил юнәлешен төньяк-көнбатышка үзгәртеп, иртәнге һәм көндезге сәгатьләрдә секундына 15-20 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Казанда... Читать дальше...
(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Татарстанның Яшел Үзән районы Түбән Урысбага авылы мәктәбе беренче сыйныфка бары бер баланы кабул иткән. Әгъзам Зиннәтуллин Түбән Урысбага авылы мәктәбендә Белем көненә багышлап уздырылган тантаналы линейканың төп герое булган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстанның Яшел Үзән районы матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Беренче классның бердәнбер укучысы ятлаган шигырен сөйләп, үзенең иң беренче дәреслеген — «Әлифба»ны алган. Читать дальше...
(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ»). Халыкара «Хәтер вахтасы-2021» эше барышында Пенза өлкәсендә туып-үскән Ибраһим Бикташевның җәсәде табыла. Ул 1941 елның августында Белоруссиянең Рогачев шәһәре тирәсендә һәлак була. Шунда ук табылган кеше сөякләре 61нче укчы дивизия солдатларыныкы булып чыга. Әлеге дивизия шушы регион территориясендә оештырыла. Сугышчыларның берсенең солдат медальоны сакланган булып чыга. Шуның ярдәмендә аның шәхесен ачыклыйлар. Яу кырында башын салган сугышчының җәсәден туган ягында ... Читать дальше...
(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ»). Яңа түләүләр һәм пособиеләргә карамастан, Россиядә балалы гаиләләргә күрсәтелә торган ярдәм әлегә җитәрлек түгел. Ерак көнчыгыш федераль округының социаль-икътисади үсешенә багышлап уздырылган киңәшмәдә Россия Президенты Владимир Путин шулай дип белдергән. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. «Әлегә туганнан алып мәктәпне тәмамлаганчыга кадәрге тулы бер набор юк, ә ул безнең булырга тиеш. Минем бу хакта беренче тапкыр гына әйтүем түгел һәм Хөкүмәткә әлеге мәсьәлә буенча эшләргә куштым»... Читать дальше...
(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). КФУ профессоры Гөлшат Галиуллина һәм КФУ доценты Гөлназ Мөгътәсимова «Татарча диктант» акциясендә хата җибәрмәс өчен күбрәк китап укырга һәм кагыйдәләр кабатларга киңәш итте. «Хаталар аз булсын өчен без күбрәк татар әдәби үрнәкләрен укырга тиеш. Кызганыч, укуга артык игътибар биреп бетермибез. Күз ияләшергә тиеш. Бер үк сүзләр төрле җирдә төрлечә языла. Мин фәлән журналда бу сүзнең шулай язылышын күрдем, сез хата дип тапкансыз, дип әйтә алалар. Читать дальше...
Күзәтчелек оешмасы әсбапларны бетерүне таләп итте, баш тарткан очракта, оешмаларга күп миллионлык штраф биреләчәге турында кисәтте.
(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслим «Татарча диктант» акциясенең төп мәйданчыгында диктор итеп КФУ профессоры, татар теле белеме кафедрасы мөдире Гөлшат Галиуллинаны билгеләгәннәрен әйтте. «Татарстан өчен текстны КФУ профессоры, әдәбият белгече Фоат Галимуллин, Россия төбәкләре өчен „Татарстан“ дәүләт телерадиокомпаниясенең генераль директоры Фирдүс Гыймалтдинов, чит илләр өчен Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһанша укыячак»... Читать дальше...
(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ»). Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров Грозныйда яңа мәчет, шулай ук заманча ипподром ачылуы турында белдерде. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә. «Бу якшәмбедә, 5 сентябрьдә, без Грозный шәһәр округында зиннәтле яңа мәчет ачабыз. Ул Джамлайла Алиханов исемендәге бистәдә (элеккеге Гикало бистәсе) урнаша һәм Чечня Республикасында үз ишекләрен ачкан 1308нче Аллаһ йорты булачак», — дип язган Кадыйров социаль челтәрләрдә. Ул шулай ук бистәдә яшәүчеләр үтенече белән... Читать дальше...
Хакатон бәйгесендә мәктәп һәм университет укучылары катнаша алачак. Татар теленә багышланган хакатон тарихта беренче тапкыр үткәрелә. Бәйгедә 400 мең сум күләмендә приз фонды каралган.
(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ»). 11 сентябрьдә Мордовиянең Ләмберә районында «Авылым тавышлары» дип исемләнгән XII республика фестиваль-конкурсының гала-концерты була. Иминлек кагыйдәләрен саклау ниятеннән, фестивальне оештыручылар тамашачыларга концертны виртуаль генә карарга тәкъдим итә. Татарча телендәге «Авылым тавышлары» гала-концертын Республика халык иҗаты йортының интернет-ресурсында турыдан-туры трансляция аша күрсәтәчәкләр, дип яза Бөтендөнья татар конгрессы сайты . Чара «Алмаз» мәдәни-спорт үзәгендә уздырыла. Читать дальше...
Мәскәүдәге Муса Җәлил исемен йөртүче 1186нчы мәктәп быел егерме бишенче уку елын башлады. Уку елы башланыр алдыннан Азатлык хәбәрчесе Русия башкаласындагы бердәнбер татар мәктәбендә булып кайтты.
Пономарев үзе моны 80 яшьлек юбилеена "котлау һәм бүләк" дип атый.
(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Тәртип сакчылары Казанның Минск урамында ау мылтыгыннан атып кеше үтерүдә шикләнелгән 36 яшьлек ир-атны тоткарлаган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат үзәгенә Россия тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий белдерде. Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән алган мәгълүматка караганда, ир-атны ЮХИДИ хезмәткәрләре шәһәрнең сәүдә үзәкләренең берсе янында тоткарлаган. Читать дальше...
(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). КФУ доценты Гөлназ Мөгътәсимова «Татарча диктант» акциясендә узган елда иң күп кабатланган хаталарны әйтте. «О» белән «ө» авазларын бутаганнар. Мәсәлән, йөрәк сүзен «йорак», өйне «ой» дип язганнар. Гөрелте сүзен күп кеше гөрелде дип язган. Кайберәүләр табигать сүзендә нечкәлек билгесен төшереп калдырган. «Ң» авазын «н» белән язучылар бар: «карангы», «җинү» дип ялгыш язганнар», — диде ул «Татар-информ»да матбугат очрашуында. КФУ доценты тагын бер еш очраган хата турында сөйләде. Читать дальше...