(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). Төмән татарларының « Яңарыш » сайтын 31 яшьлек туган көне белән укучылары котлый. «Быел „Яңарыш“ ыбызга тагын бер ел өстәлде — 31 ел булды. Киләчәктә 41, 51ләрен дә каршы алырга насыйп итсен. Һәрвакыт яшәсен! Без „Яңарыш“ сыз яши алмыйбыз, безгә ансыз саф һава да җитмәс, тормышыбызның яме дә бетәр. Аның өчен, исәнлек-саулык белән киләчәктә ирешкән дәрәҗәләрегез, уңышларыгыз рәхәтлек, җан тынычлыгы китереп, масаеп-шатланып „Яңарыш“ белән бергә яшик! „Яңарыш“ ыбыз бар ... Читать дальше...
(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). Быел Чувашиянең Чабаксар шәһәрендә уза торган милләтара журналистика мәктәбе бишенче тапкыр укучылар җыйды. Анда Чуваш дәүләт университетының журналистика бүлеге студентлары белән берлектә Россиянең 27 төбәгеннән дә егет-кызлар катнаша. Чувашия мөселманнарының диния нәзарәте һәм Россия мөселманнарының дини җыены башлыгы Әлбир хәзрәт Крганов ярдәме белән укучылар мәктәпнең кураторы, Милләтара журналистика гильдиясенең төбәк бүлеге җитәкчесе Светлана Кузнецова... Читать дальше...
(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). Ульяновск өлкәсенең « Өмет » газетасы редакциясенең җаваплы секретаре Рузия Хәлимова «Дин дәресләре мәктәбе» чарасыннан соң уй-фикерләре белән уртаклаша. Ямьле җәйнең соңгы көнендә алтмыштан артык милләттәшебез ак теплоходка утырып Идел елгасы буйлап сәяхәткә чыкты. Бары тик уңай тәэсирләр генә калдырган чараны оештыручыларга — «Дин дәресләре мәктәбе» җитәкчесе Асия хаҗия Мөлекова белән юмарт эшмәкәр Марат Якуповка мөслимәләр олы рәхмәтләрен юлладылар. Асия... Читать дальше...
(Казан, 15 сентябрь, "Татар-информ"). Казанда сайлаулар узган көннәрдә, 17-19 сентябрьдә, юлларның берничә участогында хәрәкәт чикләнәчәк. Тиешле карар шәһәр Башкарма комитетында имзаланды. Казан мэриясе хәбәр иткәнчә, 17 сентябрь 0:00 сәгатьтән 24:00 сәгатькә кадәр «Казан» гаилә үзәге парковкасына керү чикләнә. Җомга көнне кич белән биредә автокинотеатр эшләячәк, сеанслар 19:00 сәгатькә һәм 21:00 сәгатькә планлаштырылган. Фильмнарны «Мин тавыш бирдем!» беләзеге булган кешеләр карый алачак. ... Читать дальше...
(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Диния нәзарәтенең «Зәкят» Хәйрия фонды һәм РФ мөселман эшмәкәрләре Ассоциациясенең хәйрия фонды танылган мөселман спортчысы, дөнья чемпионы Айрат Кәлимуллинга ярдәм өчен акча җыю игълан итте. Татарстанның джиу-джитсу федерациясе президенты, Россия һәм Татарстан данын халыкара мәйданда күп тапкырлар яклаган, күпсанлы мөселман спортчыларын тәрбияләгән тренер Айрат Кәлимуллин бүгенге көндә җитди авыру белән көрәшә. Анда 4нче дәрәҗәдәге яман шеш, дип хәбәр итте Татарстан Диния нәзарәте. Читать дальше...
(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Төньяк Атлантикадан исүче һава массалары аркасында алдагы көннәрдә Казанда аномаль салкын һава көтелә. «Алдагы җиде-ун көндә Казанда көндезге температура түбән, төнлә тагын да түбәнрәк булачак. Иң салкын төннәр шимбәдән якшәмбегә һәм якшәмбедән дүшәмбегә каршы көтелә. Кырау төшүе ихтимал», — дип белдерде профессор, география фәннәре докторы, Казан дәүләт университетының метеорология, климотология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев «Татар-информ»га. Читать дальше...
(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Язучылар берлегенә Миләүшә Хабетдинова кебек актив тәнкыйтьчеләр кирәк, ди Әлфәт Закирҗанов. Әмма билгеле бер чикләүләр аркасында алар Берлеккә тәкъдим ителә алмавын искәртә. «Безнең татар әдәбиятын ярата, белә торган берничә актив шәхесебез бар. Матбугатта йөзләгән чыгышлары булса да, Миләүшә кебекләрне Берлеккә ала алмыйбыз. Чөнки нигезләмә буенча китап булу сорала. Әмма тәнкыйть мәкаләләрен китап итеп чыгару авыр мәсьәлә» — диде Татарстан... Читать дальше...
(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). 20 октябрьдә Самара өлкәсенең милли-мәдәни автономиясе шәһәрнең беренче яңа заман татар тарихчысы Мурат Сафин тууга 90 ел тулуга багышланган тарихи-мәдәни төбәк конференциясе үткәрә. Чара быелның 20 октябрендә Самара өлкә универсаль китапханәнең актлар залында узачак, дип хәбәр итә «Самара татарлары» сайты. Конференциянең төп темасы Самара төбәгендә яшәүче татарларның тарихы һәм мәдәниятына кагылышлы күп төрле проблемалар булачак. Соңыннан конференция материалларын аерым басма итеп әзерләргә җыеналар. Читать дальше...
(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда өч кеше — 1936, 1938 һәм 1949 елда туган хатын-кызлар яңа коронавирус инфекциясе аркасында вафат булган. Үлемнең сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган. «Вирус идентефикацияләнде», — диелә Татарстан Республикасы Сәламатлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән алынган хәбәрдә. Шулай итеп, Covid-19 вирусы аркасында вафат булучылар саны республикада 712 кешегә җитте.
(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Казанның Кабан күле буенда борынгы татар сәүдәгәрләренең нәсел дәвамчыларына һәм шәһәребезнең тарихи районы аксакалларына багышланган фотокүргәзмә ачылды. Татарстан Республикасы башкаласының парклар һәм скверлар дирекциясе матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, «Иске Татар бистәсе аксакаллары» экспозициясенә 16 фото сайлап алынган. Барлык фотоларның геройлары дип әйтерлек бистәдә туып үскән һәм әлегә кадәр бистә тормышында катнашып яшиләр: экскурсияләр уздыралар... Читать дальше...
Чарага Мәскәү татарлары штабы җитәкчесе Рөстәм Ямалиев та чакырылган, тик Татар штабын конгресска кайтару мәсьәләсе каралмаячак.
(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров татар халкының кайгыда да берләшү сәләтен әйтте. «Бәйрәмнәрдә генә без бергә дип әйтергә яратабыз, алай түгел. Татар халкы Сабан туйларында гына берләшми. Татар халкы бәла-каза килгәч тә берләшә ала. Омск өлкәсе Каракүл авылында булган фаҗига халкыбызны берләштерде», — диде Данис Шакиров журналистларга «Милләт җыены» на багышланган матбугат конференциясендә. Каракүл авылы... Читать дальше...
(15 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Язучылар берлегенең Балалар әдәбияты остаханәсе Абдулла Алиш исемендәге әдәби премиягә шагыйрә Эльмира Шәрифуллинаны тәкъдим итте. «Эльмира Шәрифуллинаның „Ак бүре турында баллада“ әсәре „Идел“ журналында басылып чыккан, „Китап“ радиосы аудиокитап форматында әзерләгән», — дип мәгълүмат бирде Берлекнең балалар әдәбияты остаханәсе җитәкчесе Вакыйф Нуриев. Бүген Язучылар берлегендә Проза, поэзия, балалар әдәбияты һәм әдәби тәнкыйть остаханәләренең берләштерелгән утырышы узды. Читать дальше...
(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ульяновск өлкәсе Губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Алексей Русский белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды, дип хәбәр итте Татарстан Президентының матбугат хезмәте. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген Татарстан һәм Ульяновск өлкәсенең сәүдә-икътисади багланышлары зур. Ульяновскига бензин һәм дизель ягулыгы, шиннар, йөк автомобильләре, химия продукциясе, ашлама, катнаш азык, пыяла һ.б. Читать дальше...
(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). Гадәтләрне һәм көн тәртибен үзгәртеп кенә дә йокысызлыктан котылып була, ди табиблар. Йокысызлык проблемасын көндәлек физик активлык һәм йокы-уяну режимын төгәл саклау аша хәл итәргә мөмкин. Бу хакта Британиянең Daily Express газетасына сылтама белән РИА Новости яза. «Йокының сыйфаты йоклау сәгатьләре санына караганда мөһимрәк», — ди галимнәр. Экспертлар йокларга ятканчы кимендә бер-ике сәгать алдан ашамаска киңәш итә. Алар фикеренчә, ятар алдыннан җылы сөт... Читать дальше...
(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасының Инновацион үсеш министры Ибраһим Абдерахманов белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды. Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Казанга визиты кысаларында Ибраһим Абдерахманов TCI-2021 24 нче глобаль конференциясе эшендә катнашачак, «Химград» технополисында, КФУда һәм Иннополис ИТ-шәһәрендә булачак. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан һәм Үзбәкстанның... Читать дальше...
Бу Русия хакимиятләренең бәясез журналистикага каршы кампаниясе барышында журналистларны яклап калу өчен эшләнә диелә. OCCRP-ның Русия хезмәткәрләренә башка илләргә күченеп китергә тәкъдим ителгән.
(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Бүген Татарстан экологлары балыклар һәлак булуы турында мәгълүматны тикшерү өчен, Алексеевск районы Сакон авылына Кама елгасы ярына кабат барды. «Балыклар үлү бер урында — утрауда ачыкланды. Бу — күпләп һәлак булу түгел. Яр буенда ята торган балык үләксәләре балыкчылар ятьмәсеннән калган булуы ихтимал. Әлеге факт буенча чараларны вәкаләтле ведомство — Татарстан Республикасы буенча Балыкчылык федераль агентлыгы күрәчәк», — ди Татарстан Экология... Читать дальше...
Анда мәгариф һәм мәдәният өлкәсендәге проектлар катнаша ала.
(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Казанда «Йолдызлар сәламе» дигән проект яңартылачак. Яңа проект 28 сентябрь Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә була. «Проект 20 ел элек Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында булган иде. Кабат сәхнәгә кайтарасыбыз килә. Концерт өч буын татар артистларын берләштерә һәм ике тәнәфестән торачак», — диде Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов матбугат вәкилләре белән очрашуында . Читать дальше...
(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Алдагы көннәрдә Казанда әбиләр чуагы көтелми. Бу атнада кыска вакытка җылытуны әбиләр чуагы дип булмый. Профессор, география фәннәре докторы, Казан дәүләт университетының метеорология, климотология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына шулай дип белдерде. «Бездә хәзер көнбатыш процесс бара, ул бик тотрыксыз. Дүшәмбе һәм сишәмбе без Атлантик циклонның җылы өлешендә идек, шуңа күрә Казанда җылы булды. Читать дальше...
(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин «Химград» технополисында булдылар. Рөстәм Миңнеханов технополис резидентларының җитештерү мәйданчыкларын карады, дп хәбәр итте Татарстан Президентының матбугат хезмәте. Ул «Индевер» (полимер түгүткәргечләр җитештерү), «Прецезия» ИҮ» (эшкәртелүче йөкләр күләмен мониторинглау һәм бәяләү өчен техник чаралар комплексын чыгару), «РМД» (төрле материалларның үзенчәлекләрен тикшерү һәм авиаконструкцияләрне сынау лабораториясе булдыру)... Читать дальше...
(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Мәскәү татарлары штабы җитәкчесе Рөстәм Ямалиев «Милләт җыены»на чакырылганын әйтте. «Рөстәм Ямалиевка чакыру җибәрдек. Мәскәү татарлары штабы, Рөстәм Ямалиев белән элемтә һәрвакыт булды, бүген дә без элемтәдә. Аның фикерләре, тәкъдимнәре, милләт язмышына битараф булмавы ачыктан-ачык билгеле. Без бернинди каршылыкта түгел, имза белән рәсми хат җибәрдек. Татар конгрессының төп максаты ... Читать дальше...
(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген коронавирустан вакцина ясаткан өчен 100 мең сумга ия булучы беренче җиңүчеләр ачыкланды. Лотерея Россия Хөкүмәте карары белән июль аенда башланып киткән иде. Җиңгән сертификатларның номерлары проектның «Бонус за здоровье» сайтына урнаштырылган. Нәтиҗәләрне дәүләт хезмәтләре порталында да белергә була. Җиңүче итеп 1 мең россияле сайланачак. 14 октябрьдә лотереяны икенче тапкыр уйнаталар. Исегезгә төшерәбез: Министрлар Кабинеты бүген иртән призларның беренче уйнатылышы башлануын хәбәр итте.
(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәрендә «Безнең ишегалды» республика программасын гамәлгә ашыру белән танышты. Аны Казан мэры Илсур Метшин озата йөрде. Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, башта Рөстәм Миңнеханов Краснококшайская, 154 адресы буенча урнашкан йорт ишегалдында булды. Территорияне төзекләндерү барышында җәяүлеләр өчен уңайлылыкка аерым игътибар бирелгән. Җәяүлеләр юллары ремонтланган, тышкы яктырту эшләре башкарылган... Читать дальше...