(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасында «Ел инженеры-2021» республика конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә. Конкурс Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән республика предприятиеләре һәм оешмаларының иң яхшы инженерларының уңай тәҗрибәсен иҗтимагый тану, бүләкләү һәм тарату, шулай ук яшьләр арасында инженер хезмәтенә карата кызыксыну формалаштыру максатында үткәрелә. Конкурс инде икенче тапкыр үткәрелә, беренчесенә республиканың төрле предприятиеләреннән 250 артык гариза бирелгән булган. Читать дальше...
(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). Республикада табигатьне саклау буенча «Татарстанның чиста урманнары» республика акциясенең көзге этабы башланды. Ул 13 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Акциянең көзге этабында республиканың урман фонды территориясен каты коммуналь калдыклардан, корыган агач-куаклардан һәм чыбык-чабыктан арындыру, шулай ук аншлагларны, мәгълүмат щитларын һәм урмандагы ял итү урыннарын төзекләндерү һәм тәртипкә китерү эшләре үткәреләчәк. Исегезгә төшерәбез, табигатьне саклау буенча... Читать дальше...
Русиядә аларны сату 24 сентябрьдән башланачак дип көтелә.
(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). 24 сентябрь көнне «Игелекле эшләр көне» хәйрия фондының остаханәсендә агач остасы сәнгате буенча мастер-класс узачак. Анда 10 яшьтән өлкәнрәк балалар катнаша ала. «Абилимпикс» илкүләм чемпионаты финалисты Александр Казаков балаларга агач белән эшләү үзенчәлекләре турында сөйләячәк, алар бергә телефон өчен агач аскуйма ясаячаклар. Александр барлык агач токымнары — юкә, усак, нарат, чыршы, каен һәм хәтта алмагач белән диярлек эшли. Башлангыч белемнәрне мастер... Читать дальше...
(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). 16 сентябрьдә Казанда ир-атлар өчен «I’MAN» проектының яңа сезоны башлана. Өченче сезонның беренче очрашуы Казанның Галиев мәчетендә узачак. Күпсанлы сораулар буенча беренче дәресне Нәзарәтнең дәгъват мәсьәләләре бүлеге баш белгече, Казанның «Сәлах» мәчете имам-хатыйбы Тимергали хәзрәт Юлдашев «Мөэминнәрнең сыйфатлары» темасына багышлаячак, дип яза ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте. Алга таба очрашуда катнашучыларны иман, әдәп-әхлак, Исламда кардәшлек... Читать дальше...
(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). Түбән Кама районында эшмәкәр хатын-кызларга «Бизнес хатын-кызлары» гомумроссия иҗтимагый оешмасы оештырган «Lady 007» түләүсез онлайн-укуларда катнашырга тәкъдим итәләр. Программа үз бизнес-проектларын гамәлгә ашыручы, әмма тотрыксыз икътисади вәзгыять шартларында үз бизнесларын үстерү буенча билгеле бер кыенлыкларга юлыккан хатын-кызларга исәпләнгән. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителгән. Уку барышында катнашучылар финанс, хокук... Читать дальше...
(Сарман, 15 сентябрь, «Татар-информ», « Сарман », Альбина Сабирова). Сарман районының Чукмарлы авылында яшәүче 242 кешегә яңа фельдшер-акушерлык пункты хезмәт күрсәтәчәк. Аны бүген тантаналы рәвештә ачтылар. Чарада район башлыгы Фәрит Хөснуллин, үзәк хастаханә баш табибы Айрат Галимов, җирлек башлыклары, оешма җитәкчеләре, авыл халкы катнашты. Фәрит Хөснуллин сәламәтлек бинасын төзүчеләргә рәхмәт белдерде, Рәхмәт хатлары тапшырды һәм авыл халкына ФАПка бары тик профилактик чаралар үтәргә килүләрен генә теләде. Читать дальше...
(Саба, 15 сентябрь, «Татар-информ», «Саба таңнары» , Фәнил Мәүлетов). Саба районында «Газпром трансгаз Казань» җәмгыяте, Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчеләре катнашында истәлекле вакыйга булды. Юлбат авылында күп балалы гаиләләргә бирелгән җир кишәрлегендә яңа газүткәргеч файдалануга тапшырылды. Яңа урамда беренчеләрдән булып Гатауллиннар һәм Сәйфуллиннар йортлары газга тоташтырылды. Алар моңарчы өйләрен, аена унар мең сум һәм артыграк та түләп, газ ягып җылытканнар. «Үзем дә, ирем дә авыл хуҗалыгы тармагында эшлибез. Читать дальше...
(Яңа Чишмә, 15 сентябрь, «Татар-информ», « Яңа Чишмә хәбәрләре »). Шушы көннәрдә Яңа Чишмә районының Чуаш Чабаксары авылында авыл җирлекләре командалары арасында футбол буенча Татарстан чемпионаты узды. Яңа Чишмә районында футбол лигасы активисты Евгений Тихонов чакыруы буенча чемпионат ачылышына Татарстан Республикасыннан РФ Дәүләт Думасына тәкъдим ителгән депутат Ольга Павлова килде. Август аенда районда авыл футбол лигасын оештыручы Евгений Тихонов хәзергесе вакытта үзенең активлыгы һәм акчасы... Читать дальше...
(Ютазы, 15 сентябрь, «Татар-информ», « Ютазы таңы », Роза Искәндәр). Ютазы районы Урыссу бистәсенең үзәк мәчетендә һәм «Фәнис» мәдрәсәсендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте казыйларының 118нче күчмә киңәшмәсе узды. ТР Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм Татарстанның Көньяк-көнчыгыш казые Марат хәзрәт Мәрданшин җитәкчелегендә узган киңәшмәдә Төньяк-көнчыгыш, Көньяк, Көнчыгыш, Төньяк-көнбатыш, Көньяк-көнбатыш, Төньяк, башкала һәм Кама буе төбәге казыйлары катнашты. Чара «Фәнис» мәдрәсәсендә башланды. Читать дальше...
Сайлауны оештыруда төп көч – укытучылар һәм тәрбиячеләр. Күп хәрәмләшү дә алар куллары белән эшләнә. Бу эшне башкарыр өчен аларны кем һәм ничек үгетли, алар моннан баш тарта аламы? Сайлау алдыннан укытучыларны һәм белгечләрне сораштырдык.