(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). Республикада табигатьне саклау буенча «Татарстанның чиста урманнары» республика акциясенең көзге этабы башланды. Ул 13 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Акциянең көзге этабында республиканың урман фонды территориясен каты коммуналь калдыклардан, корыган агач-куаклардан һәм чыбык-чабыктан арындыру, шулай ук аншлагларны, мәгълүмат щитларын һәм урмандагы ял итү урыннарын төзекләндерү һәм тәртипкә китерү эшләре үткәреләчәк. Исегезгә төшерәбез, табигатьне саклау буенча «Татарстанның чиста урманнары» республика акциясен ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы 2010 елдан бирле уздыра. Аның төп максаты — урманнарда уңай санитар-экологик торыш булдыру. Акция Татарстанның барлык муниципаль районнарында да уза, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте. Акциядә даими катнашучылар арасында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы оешмаларның белгечләре белән беррәттән, республикадагы министрлыклар, ведомстволар, учреждениеләр, оешмалар, предприятиеләр хезмәткәрләре, урман кишәрлекләрен арендалаучылар, бакчачылык ширкәтләре, кооперативлар, экология берләшмәләре вәкилләре, югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары, волонтерлар да бар. Быелның 19 апреленнән 19 июненә кадәр узган «Татарстанның чиста урманнары» акциясенең язгы этап нәтиҗәләре буенча, урман фондыннан 1,5 мең куб.метрдан артык күләмдә каты коммуналь калдык, корыган агач-куаклар һәм ауган агачлар җыеп чыгарылган. Моннан тыш 155 мәгълүмат щиты, аншлаг, урманнарга килүче гражданнар өчен каралган 108 ял итү урыны төзекләндерелгән һәм 24 чишмә тәртипкә китерелгән. Акциягә республикада яшәүче 5,5 меңнән артык кеше кушылган.