(Ютазы, 15 сентябрь, «Татар-информ», « Ютазы таңы », Роза Искәндәр). Ютазы районы Урыссу бистәсенең үзәк мәчетендә һәм «Фәнис» мәдрәсәсендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте казыйларының 118нче күчмә киңәшмәсе узды. ТР Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм Татарстанның Көньяк-көнчыгыш казые Марат хәзрәт Мәрданшин җитәкчелегендә узган киңәшмәдә Төньяк-көнчыгыш, Көньяк, Көнчыгыш, Төньяк-көнбатыш, Көньяк-көнбатыш, Төньяк, башкала һәм Кама буе төбәге казыйлары катнашты. Чара «Фәнис» мәдрәсәсендә башланды. Эчтәлекле вәгазь укылганнан соң, Җәлил хәзрәт киңәшмә белән идарә итүне үз кулына алды. Ул катнашучыларга изге теләкләрен җиткерде һәм казыйларга бүләкләр тапшырды. Түгәрәк өстәл артына җыелучылар бүгенге көннең дини өлкәдәге мөһим мәсьәләләр турында фикер алышты. Киңәшмә барышында билгеләп үтелгәнчә, дин эшлеклеләренең мондый очрашулары ерак гасырларга барып тоташа. Очрашып күрешү, киңәшләшү вакытында аксакаллар урыннардагы рухи һәм фани яшәешне үз күзләре белән күрә, бер-берсен якыннанрак белә, килеп туган мәсьәләләрне уртага салып, фикер алыша. Алга таба Урыссу үзәк мәчетендә имам-мөхтәсибләр һәм имам-хатыйблар эшчәнлеген тәкъдим итү булды. Киңәшмә үз эшен башлап җибәрер алдыннан, район башлыгы урынбасары Закуан Ильясов җыелучыларны район башлыгы һәм шәхсән үз исеменнән сәламләп, барысына да нәтиҗәле эш көне теләде. «Халыклар дуслыгы» бәйрәменең иң күңелле өлеше — Татарстан, Башкортстан, Таҗикстан һәм Үзбәкстан халыкларының сый-нигъмәтләре булды. Мондый дуслык барысының да күңеленә хуш килде.