(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ»). Балык Бистәсендә яшәүче күп балалы ана балаларга мәктәпкә әзерләнү өчен бирелгән акчага Сочига ялга киткән. Бу хакта Сочи-курорт шәһәренең җирле социаль челтәрләрендә кайнар фикер алышу бара. Уку елы алдыннан балаларга мәктәп кирәк-яраклары алырга бирелгән «Путин акчасына» инвалид бала өчен пособиены да кушып, хатын-кыз 60 мең сум ала. 34 яшьлек хатын балаларын өйдә калдырып, бу акчага Сочига ял итәргә китә. Бу турыда «Актаныш-информ» хәбәр итә. Хатын-кызның туганнары бу хәлне полициягә хәбәр итә. Читать дальше...
(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Быел Татар яшьләре көннәрендә Россия төбәкләреннән килгән татарлар гына катнаша. Киләчәктә чарага чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезне дә җәлеп итү ниятләнә. «Без чит илдәге татар яшьләрен чакырырга һәрвакытта әзер. Әзер генә түгел, ул кирәк тә. Бөтендөнья татар яшьләре көннәре дип башланган чара иде бит ул. Әлегә без аларны чакыра алмыйбыз. Махсус эшләнгән әйбер түгел ул. Шундый чикләүләр бар», — диде Россия Дәүләт Думасы депутаты, Татар федераль... Читать дальше...
(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ» Сергей Гаврилов). Казанда узучы Бәйсез дәүләтләр берлеге уеннарында Россия җыелма командасының өстенлеге алты тапкыр диярлек артты. Россия Федерациясе активында — 63 медаль, Үзбәкстан командасында — 16, Азәрбайҗанда — 11. Бүген медальләр ядрә белән һәм стендка атуда уйнатылды. Стендка ату трапы дисциплинасында бар пьедесталны Татарстанның Тәтеш районы спортчылары биләде: Иулита Егорова — чемпионка, Диана Валиулловада – көмеш, Милена Видманова бронза медаль яулады. Читать дальше...
(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ»). Чәршәмбе көнне Татарстанда аз явымлы болытлы һава көтелә. Төнге сәгатьләрдә урыны белән -1 градус булачак, кырау төшүе ихтимал. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. Көндез һава температурасы 10-15 градуска кадәр җылыта.
(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). 14-18 сентябрьдә узачак Татар яшьләре көннәре программасына халык санын алуга багышланган дәресләр дә кергән. «Җанисәп — алдагы зур вакыйгаларның берсе. Шуңа күрә бу темага кагылмый мөмкин түгел. Берничә көн дәвамында этнотарих турында сөйләячәкбез. Анда җанисәп темасы да күтәрелә. Онлайн яисә офлайн җанисәптә ничек язылырга? Шушы механизмнар турында сүз барачак. Дәресләрне тарихчы Фаяз Хуҗин һәм Руслан Айсин алып барыр дип көтелә», — диде «Идел» яшьләр үзәге директоры Зөлфия Ибләминова. Читать дальше...
(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ», Гүзәл Хөсәенова). Казан шәһәренең Вахитов районы суды Finiko компаниясенең вице-президенты Илгиз Шакировны кулга алды. Ул аеруча зур суммаларда мошенниклык кылуда гаепләнә. «Шакиров куркыныч җинаятьтә гаепләнә һәм тикшерүдән качарга мөмкин. Бу эштә башка катнашучылар әлегә ачыкланмаган һәм тоткарланмаган. Ул калганнарга тикшерү эшләренең барышы турында хәбәр итәргә мөмкин. Аны 28 сентябрьгә кадәр сак астына алуыгызны сорыйбыз», — ди тикшерүче. 28 сентябрьгә кадәр Шакиров тикшерү изоляторында булачак.
(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген Чаллы-Сарман юлының беренче километрында юл һаләкәте булган. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының үз хәбәрчесе һаләкәт урыннан хәбәр иткәнчә, «Лада» автомобиле белән идарә иткән 46 яшьлек хатын-кыз рульдә килеш йокыга китә. Машина каршы як полосага чыгып, зур тизлектә «КАМАЗ» үзбушаткычы белән бәрелешә. Авыр йөк машинасын йөртүче бәрелешүне булдырмый калырга тырышып, машинаны юлдан читкә бора. «Юл-транспорт һаләкәте аркасында автоледи зыян күрә. Читать дальше...
(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ». Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Президенты хозурындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе инициативасы белән игълан ителгән әдәби конкурска 1459 эш килгән. Оештыручылар 1000нән артык гариза булыр дип фаразлаган булганнар. «Нигезләмә буенча 1 сентябрьдә романнан башка жанрларга гаризалар алуны туктаттык. 5 роман да килде, ләкин әле анысы декабрьгә кадәр кабул ителә», — диде конкурсны оештыру буенча җаваплы «Казан утлары» журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин. Читать дальше...
(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Быел Татар яшьләре көннәрендә чарада соңгы елларда катнашмаган төбәкләр дә булачак. «Быел без 30 төбәктән гариза алдык. Алар арасында һәрдаим катнаша торган Әстерхан, Иваново, Пермь, Новосибирск, Түбән Новгород һәм башка өлкәләр белән беррәттән, соңгы елларда катнашмаган Коми Республикасы, Волгоград, Калининград өлкәләре дә булачак. Без, әлбәттә, аларны бик шатланып кабул итәбез», — диде «Идел» яшьләр үзәге директоры Зөлфия Ибләминова «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында. Читать дальше...
(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда халыкның хакимият органнарына булган дәгъва һәм мөрәҗәгатьләрен кабул итү өчен Telegram-бот эшли башлады. Әлеге бот ярдәмендә министрлыклар, ведомстволар һәм район администрацияләре республика халкының социаль челтәрләрдәге мөрәҗәгатьләрен һәм дәгъваларын тикшереп, аларга җавап бирәчәк. Аны эшләтеп җибәрүне «Татмедиа» Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы һәм Татарстан Республикасы регионы белән идарә итү үзәге әзерләгән. Хәзерге... Читать дальше...
(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ»). Дәүләт Думасына узасы сайлаулар Россиядәге коронавирус инфекциясе белән бәйле хәлгә берничек тә йогынты ясамый. «Covid белән бәйле вазгыятьнең катлаулануына сайлаулар берничек тә йогынты ясамый, мин моңа тулысынча ышанам», — дип белдерде Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко. Аның фикеренчә, сайлауларның өч көндә узуы гражданнар агымын көйләргә һәм, киресенчә, аларны инфекция йоктыру ихтималыннан сакларга тиеш. Сайлаулар 17 сентябрьдән 19 сентябрьгә кадәр уза.
(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны #ДайПять флешмобында катнашырга өндәде. Видеода Рөстәм Миңнеханов флешмобның төп таләбен үти — ак аюга «биш» бирә. Рөстәм Миңнеханов башлап җибәргән әлеге флешмоб «Бердәм Россия» партиясенә теләктәшлек күрсәтү билгесе булырга мөмкин. Алдагы сайлау бюллетеньнәрендә бу партия бишенче юлда язылган. Моннан тыш, роликның төп героеның берсе булган ак аю - партиянең символы да.
(Казан, 7 август, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Вәлиулла хәзрәт Якуповның басылмаган хезмәтләрен, шәхси документларын өйрәнгән белгеч аларны уникаль документлар җыентыгы дип атады. «Якупов укулары» җыенында «Тарихи аң» социаль-гуманитар фәнни эзләнүләр төбәкара иҗтимагый оешмасының Казан (Идел буе) филиалы җитәкчесе Рәис Сөләйманов Вәлиулла хәзрәтнең шәхси архивы турында сөйләде. Дин әһеленең тормышын өйрәнгәндә аның басылмый калган хезмәтләрен өйрәнү мөһим. Вәлиулла хәзрәтнең вафатына бер ел үткәч, мин аның архивы белән кызыксындым. Читать дальше...
(Казан, 7 август, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Электрон сәүдәгә яки маркетплейсларга чыгу өчен, Татарстан эшмәкәрләренә ярдәм күрсәтү максатыннан 2022 елга кадәр электрон сәүдә үсеше буенча чаралар планы эшләнгән. ТР Министрлар Кабинетында брифингта икътисад министрының беренче урынбасары Рөстәм Сибгатуллин финанс ярдәме чаралары эшләнүен әйтте. «Министрлык тарафыннан электрон юл белән сатарга ниятләгән эшмәкәрләр өчен „электрон сәүдә мәйданчыгы“ дип исемләнгән ташламалы микрозайм эшләнә», — диде Рөстәм Сибгатуллин. Читать дальше...
(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстанның халык язучысы Гәрәй Рәхимне соңгы юлга озаттылар. Мәрхүм Лаеш районы Габишево авылы зиратында җирләнде. Язучы улы Кубрат янында җирләнгән, дип хәбәр итә ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте.
(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ»). Россия мөселманнары Дини җыены рәисе Әлбир Крганов җитәкчелегендә делегация Петербургта «Дини дөнья: эпидемиологик вазгыятьне көйләү шартларында дини активлык» дип аталган халыкара форумда катнашты. Көн тәртибендә традицион диннәр, дәүләт хакимияте органнры һәм гражданлык җәмгыяте институтларының үзара мөнәсәбәте үсешенә кагылышлы сораулар тора. Бу хакта Россия мөселманнарының дини җыены сайты яза. Форум эшендә Төньяк Кавказ, Россиянең Европа өлеше һәм чит илләрнең дин белгечләре... Читать дальше...
(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ», Гүзәл Хөсәенова). Казанның Вахитов районы судына Finiko финанс пирамидасы лидерларының берсе булган Илгиз Шакировны алып килделәр. Шакиров Finiko оешмасының вице-президенты вазифаларын башкарган һәм компания эшчәнлеге юнәлешләренең берсе өчен җаваплы булган. Моннан тыш, ул кертемчеләр өчен очрашулар һәм семинарлар оештырган, компаниянең маркетинг планын төзегән. Бүген суд Шакировка тиешле җәза билгеләячәк.
(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Уфа шәһәрендә танылган шагыйрь, журналист, драматург һәм тәрҗемәче Мәхмүт Хибатны (Мәхмүт Уразаев) соңгы юлга озаттылар. Мәхмүт Хибатның 85 яшендә вафат булуын «Башинформ» хәбәр итә. Ул 1936 елның 14 маенда Зианчура районының Габбас авылында туа. 1960 нчы елдан «Ленинсы», «Совет Башкортостаны» газеталарында, «Агидел» журналында, Башкорт АССР Министрлар Советының телевидение һәм радиотапшырулар Комитетында эшли. 1981 елдан Башкортстан республикасының Язучылар берлеге әгъзасы. Читать дальше...
(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ»). Төмән татарларының « Яңарыш » сайтында хәбәрче Диләфрүз Фәхретдинова озак еллар Тубылда «Яшьлеккә сәяхәт» ансамблен җитәкләүче, «Яңарыш» газетасы хәбәрчесе Роза Яхина язмышы турында яза. Һәр кешенең тормышы, язмышы үзенә күрә бер тарих, кызыклы, катлаулы. Роза апа җирле шагыйрә мәрхүмә Гөлфизәр Абдрахманова белән якын дуслар иде. Тубылдан Төмәнгә килсәләр, редакциягә керми калмыйлар. Тавышлары коридордан ук ишетелә, ишекне киң ачып елмаеп килеп керәләр, тирә-як яктырып киткән шикелле була. Читать дальше...
(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ»). Санкт-Петербургта «Дини дөнья: эпидемиологик вәзгыятьне көйләү шартларында дини активлык» дип аталган халыкара форумда кысаларында «Санкт-Петербург татарлары» дип аталган фильм да күрсәтелде. Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге хәбәр иткәнчә, фильмда шәһәрдәге татар җәмгыятенең барлыкка килү тарихы һәм бүгенге хәле турында бәян ителә. Татарстанның Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге даими... Читать дальше...
Хәзерге вакытта Яндекс.Тәрҗемәче хезмәтендә чуаш теле сынау рәвешендә эшли. Сыйфатлы тәрҗемә өчен системга миллионга якын урыс-чуаш җөмләләрен кертергә кирәк.
(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ). Россия Банкы мәгълүматларыннан күренгәнчә, Татарстанда гыйнвар-июнь айларында ОСАГО полисының уртача бәясе 5 761 сум тәшкил иткән. Моннан бер ел элек полис уртача 5 795 сум торган. Шул рәвешле, бер ел эчендә аның бәясе 0,6 процентка арзанайган. Татарстанда беренче яртыеллыкта барлыгы 589,4 мең ОСАГО килешүе төзелгән, бу 2020 елның беренче яртыеллыгына караганда 1,7 процентка күбрәк. Страховканың әлеге төре буенча иминиятләштерүчеләр премиясе 1,1 процентка артып - 3,4 миллиард сумга... Читать дальше...
Моны залда бөтен кешегә дә урын җитмәячәге белән бәйләп аңлатканнар.
Мирзализаде рус милләтеннән булганнарга нәфрәт яисә дошманлык уятырлык сүз әйтүдә гаепләнде. Стендап артисты Русиядә булган вакытта илдәге иҗтимагый тәртипкә куркыныч яный дип табылган иде.
(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ», Алексей Угаров). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллиятендә булды. Монда WorldSkills стандартлары буенча PetroChemSkills-2021 Икенче ачык тармак чемпионаты уза. Бу хакта республика башлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә. «Аудиторияләрнең берсендә Рөстәм Миңнеханов „Лаборатор химик анализ“ һәм „Химик җитештерү аппаратчысы“ компетенцияләре белән танышты», — диде ул. Читать дальше...