(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ»). Дәүләт Думасына узасы сайлаулар Россиядәге коронавирус инфекциясе белән бәйле хәлгә берничек тә йогынты ясамый. «Covid белән бәйле вазгыятьнең катлаулануына сайлаулар берничек тә йогынты ясамый, мин моңа тулысынча ышанам», — дип белдерде Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко. Аның фикеренчә, сайлауларның өч көндә узуы гражданнар агымын көйләргә һәм, киресенчә, аларны инфекция йоктыру ихтималыннан сакларга тиеш. Сайлаулар 17 сентябрьдән 19 сентябрьгә кадәр уза.