Ютазы районында «Җомга марафоны» узды. Чара Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә оештырылды.
Урыссу бистәсе Мәдәният йортында белгечләр татар телен өйрәнү һәм саклауның әһәмияте хакында фикер алышты. Чарага Лениногорск, Бөгелмә, Азнакай, Баулы, Ютазы районнарыннан мөхтәсибләр җыелды.
Чара проектны тәкъдим итү белән башланды. Аннары Россия ислам университеты каршындагы Коръән хафизлар әзерләү үзәге директоры, Бөтендөнья хафизлар оешмасы вәкиле Ибраһим хәзрәт Сабиров Коръәнне уку буенча мастер-класс үткәрде, ә Марат хәзрәт Мәрдәншин вәгазь сөйләде.
«Җомга марафоны»на килгән Ютазы районы башлыгы Аяз Шәфигуллин чарада катнашучыларга татар телен белү никадәр мөһим булуын искәртте. Туган телне саклау өчен Ютазы районында үсеп килүче буын белән эзлекле эш алып барыла.
Чара ахырында «Терәк-Опора» хәйрия фондының идарә рәисе Мансур Һашимов татар телен үстерүгә актив өлеш керткән район кешеләрен бүләкләде.