(Әлмәт, 7 сентябрь, «Татар-информ», « Әлмәт таңнары »). Әлмәт театры актрисасы Римма Заһидуллина «THE FIRST SWALLOWS» халыкара сәнгать конкурсы — Мәскәү шәһәре федераль проектының 1нче дәрәҗә лауреаты булды. Бәйгенең жюри составына мәдәният һәм сәнгать өлкәсе белгечләре, РФнең халык һәм атказанган артистлары, танылган музыкантлар, рәссамнар, язучылар, режиссерлар, шоу-бизнес вәкилләре керә. Римма Заһидуллина Ян Сибелиусның «Девушка пришла домой с прогулки», Р. Яхинның «Күңелемдә яз» җырларын башкарды. Читать дальше...
"Хизб ут-Тәхрир" оешмасы эшчәнлегендә катнашуда гаепләнеп, "Казан бишлеге" эше нигезендә 20 елга ирегеннән мәхрүм ителгән Рөстәм Ямалиев төрмәдә нигезсез эзәрлекләүләргә протест йөзеннән ачлык игълан иткән. Бу турыда Азатлыкка аның хатыны Дания Ибраһимова сөйләде.