(Әлмәт, 7 сентябрь, «Татар-информ», « Әлмәт таңнары »). Әлмәт театры актрисасы Римма Заһидуллина «THE FIRST SWALLOWS» халыкара сәнгать конкурсы — Мәскәү шәһәре федераль проектының 1нче дәрәҗә лауреаты булды. Бәйгенең жюри составына мәдәният һәм сәнгать өлкәсе белгечләре, РФнең халык һәм атказанган артистлары, танылган музыкантлар, рәссамнар, язучылар, режиссерлар, шоу-бизнес вәкилләре керә. Римма Заһидуллина Ян Сибелиусның «Девушка пришла домой с прогулки», Р. Яхинның «Күңелемдә яз» җырларын башкарды. Халыкара премияне оештыру комитеты яшь буын турында кайгыртуы, талантларга ярдәм итүе өчен Әлмәт театры директоры Исмәгыйлева Фәридә Бәгыйс кызына Рәхмәт хаты тапшырды.