"Хизб ут-Тәхрир" оешмасы эшчәнлегендә катнашуда гаепләнеп, "Казан бишлеге" эше нигезендә 20 елга ирегеннән мәхрүм ителгән Рөстәм Ямалиев төрмәдә нигезсез эзәрлекләүләргә протест йөзеннән ачлык игълан иткән. Бу турыда Азатлыкка аның хатыны Дания Ибраһимова сөйләде.