(Балтач, 27 сентябрь, «Татар-информ», «Хезмәт» , Зәлия Фәйзрахманова). Бүген Балтач районында «Татарстан» күмәк хуҗалыгында зонара семинар-киңәшмә булып узды. Анда Балтач, Әтнә, Мамадыш, Саба, Кукмара, Питрәч районнарының авыл хуҗалыгы белгечләре катнашты. Җыелышны район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов башлап җибәреп, кунакларны район белән таныштырып узды. Семинарны алып барган Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов җыелышта катнашучыларны терлекчелектәге нәтиҗәләр белән таныштырып үтте. Читать дальше...
(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). Италия хакимияте Россиядә җитештерелгән «Спутник V» вакцинасын ясатучыларны җирле ковид-сертификатлар яки green pass системасына кертергә планлаштыра. Россиянең Италиядәге илчесе Сергей Разов белдергәнчә, баштарак бу мәсьәлә белән Италия Премьер-министры Марио Драгига Россия тышкы эшләр министры Сергей Лавров мөрәҗәгать иткән булган. Министр белдергәнчә, Россия вакциналарыннан баш тарту ил вәкилләре эшчәнлегенә йогынты ясый һәм туристлар өчен кайбер чикләүләр кертә. Читать дальше...
(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Татарстанда #Деньпожилых2021 челленджы башланды. Теләгән һәр кеше әби-бабалары белән төшкән фотоларны социаль челтәрләргә урнаштырып әлеге акциядә катнаша ала. Республиканың Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, акцияне министр Эльмира Зарипова башлаган. Ул Татарстанда яшәүче 105 яшьлек Сәгъдәтбану Җиһаншина белән фото урнаштырган. «Бу архивтагы фото. Анда Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры... Читать дальше...
(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). Коронавирустан үлем куркынычын арттыра торган яңа факторлар әле күптән түгел генә ачыкланган. Биология фәннәре докторы Анча Баранова белдергәнчә, мондый факторларга МАРТ гены, шулай ук PIGN һәм CCR5 геннары керә. Аларның вирус белән бәйләнешен алга таба тикшерү таргет препаратлары эшләп чыгарырга ярдәм итәчәк. Галим аңлатканча, МАРТ гены коронавирусның кискен фазасына да, аның нәтиҗәләренә дә (мәсәлән, неврологик өзлегүләргә) тәэсир итәргә сәләтле. Еш кына... Читать дальше...
(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). Яңа коронавирус инфекциясе пандемиясе вакытында тупланган тәҗрибәне киләчәктә шушындый куркынычлар янаган очракта гамәлләр алгоритмын булдыру өчен файдаланырга кирәк. Россия Иминлек советы утырышында Россия Президенты Владимир Путин белдергәнчә, пандемия дөньяның күп кенә илләрендә җитди чикләүләр кертергә мәҗбүр итте. Бу иҗтимагый тормышка, чикләрне ябуга, эшлекле активлыкка кагыла. Президент әйтүенчә, Россиядә гражданнарга һәм икътисадка ярдәм итү өчен масштаблы җитди чаралар тормышка ашырылды... Читать дальше...
(Самара, 27 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Туган якны өйрәнүче Шамил Галимов Самара өлкәсендә 28 юкка чыккан татар авыллары барлыгын әйтте. «Аларның күбесе Совет чорында барлыкка килгән булган. Кайберләре 20-30 ел элек юкка чыкты, мин аларны хәтерли идем. Шуларның дүртесе — XVII–XVIII гасырларга карый», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә. Аның сүзләренчә, Камышлы районында Алтын тау, Кызыл яр, Йолдыз, Мәсгуть, Красный бережок, Каргалы авыллары булган. «Аларның зиратлары гына калган. Читать дальше...
(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). Сишәмбе көнне Татарстанда яңгырлы һәм җилле һава торышы фаразлана. Республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр иткәнчә, төньяк-көнчыгыштан 15-28 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Казанда төнлә һәм иртән һава шартлары начар булачак. Республика буенча төнлә 2-3 градус салкын булачак, көндез һава температурасы 6-11 градуска күтәрелер дип көтелә.
(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). 1 октябрьдән 31 мартка кадәр Дубайда Expo Dubai 2020 глобаль күргәзмәсе узачак. Быел әлеге чара «Объединяя умы, создавая будущее» темасына багышлана һәм «Тотрыклылык», «Мобильлелек», «Мөмкинлекләр» дигән блокларга бүленә. Күргәзмәдә Россия тәкъдим иткән беренче төбәк Татарстан Республикасы булачак. Республика стенды ун көн дәвамында ачык була, дип хәбәр итә республиканың Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте. Агентлыкта сөйләүләренчә, Россия павильонының темасы «Иҗади аң... Читать дальше...
(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда тагын биш кеше коронавирус инфекциясеннән вафат булган. Республикада ковидтан вафат булучылар саны 736га җитте, дип хәбәр итте Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы. 1946, 1956, 1957 һәм 1964 елгы дүрт ир-ат, шулай ук 1961 елгы хатын-кыз коронавирус корбаны булган. Алдарак «Татар-информ» узган тәүлектә Татарстанда коронавирусның 62 очрагы ачыклануын язган иде.
(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Татарстанның Питрәч районында гриппка һәм коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация дәвам итә. Ковидка каршы вакцинация темпын аппарат киңәшмәсендә район башлыгы Илһам Кашапов тәнкыйтьләде. «Вазгыять бик киеренке, ул сезонлы авырулар аркасында катлаулана. Безнең район атна саен тәнкыйтькә эләгә, кешеләр вакцина ясатмый. Коронавирус белән авыручылар бик күп, стационарлар тулган. Шуңа да карамастан, бу халыкны куркытмый!», — диде район җитәкчесе. Читать дальше...
(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Түбән Кама районы башлыгы урынбасары, Түбән Кама мэры урынбасары Тимур Гәрәев вазифасыннан китте. «Дуслар, хезмәттәшләр, фикердәшләр һәм остазлар! Бүген 14 елга сузылган хезмәт юлымны тәмамлыйм. Минем белән булганнарга барысына да рәхмәт!», — дип язган ул үзенең Инстаграм аккаунтында. Түбән Кама районының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, мэр урынбасары яңа эш урынына күчү сәбәпле, үз теләге белән эштән китү турында гариза язган. «Бүген яңа тормышка җибәрәбез! Читать дальше...
(Самара, 27 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татар теле укытучысы Әлфия Баһаветдинова Самара өлкәсе Камышлы авылы тарихын һәм җирен өйрәнергә кирәк дип саный. «Камышлы авылының 1500 елдан соң оешканлыгы мәгълүм. Чыганакларны күп карадым. Камышлы авылы тагын да борынгырак икәнлеген әйтергә була. Камышлы тарихы өйрәнелмәгән. Укучылар проектлар эшләп, киләчәктә дәлил табарга мөмкинлек бар», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә. Әлфия ханым әйтүенчә, археологлар Камышлыдан ерак түгел ... Читать дальше...
(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). 25 сентябрьдә Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында «Удмурт телендә белем һәм тәрбия бирә торган балалар бакчасының иң яхшы тәрбиячесе» республика бәйгесе финалы узды. Бәйге муниципаль һәм республика этапларында үткән, дип яза оештыручылар. Муниципаль этап нәтиҗәләре буенча Әгерҗе, Менделеевск, Кукмара һәм Балтач районнарыннан финалистлар билгеләнгән. Республика этабында мәктәпкәчә белем бирү оешмалары тәрбиячеләре «Визит карточкасы», мәктәпкәчә яшьтәге балаларга удмурт телен өйрәтү буенча мастер-класс... Читать дальше...
(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ» Наталья Рыбакова). Татарстанда октябрь аенда беренче яки икенче баласы туган (тәрбиягә алган) аз керемле гаиләләр айлык түләүләрне «Мир» картасына алачак. «Татарстанда беренче балалары туган (тәрбиягә алынган) өчен айлык түләүләр алучы гаиләләрнең саны сентябрь башына 26,5 меңне тәшкил итә», — дип хәбәр иттеләр республиканың Хезмәт мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында. Бу түләүләрне алучының картасы булмаса, акча банк счетына күчә, шуннан соң акчаны кассада һәм почта аша алырга була. Читать дальше...
(Самара, 27 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Әлифба авторы Сәләй Вәгыйзовның туган авылы Самара районы Татар Байтуганында сармат чорына караган хәнҗәр табылды. «Бу хәнҗәр тимердән ясалган. Мондый хәнҗәрләр сармат чорында, ягъни безнең эрага кадәр ике гасыр һәм безнең эраның дүртенче гасырында кулланылган. Хәнҗәрнең шул чорга караганын боҗрага карап белеп була», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә тарих фәннәре докторы Искәндәр Измайлов. Галим фикеренчә, бу якта сармат курганы җимерелгән булуы ихтимал. Читать дальше...
“Азат Мифтахов тоткынлыкта булганда Петербурда узачак конгресска килү бөтен математика берләшмәсе өчен җитди дилемма булачак”, ди математиклар.
(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Хөкүмәте киләсе тугыз елга Иҗади индустрияләрне үстерү концепциясен раслады. Россия премьер-министры Михаил Мишустин белдергәнчә, әлеге концепция яңа эш урыннары булдыруга, шул исәптән кече һәм урта креатив бизнес өлкәсендә дә эш урыннары булдыруга ярдәм итәчәк. «Иң мөһиме — ул кешеләргә үз-үзләрен, талантларын үстерергә, тормышны сыйфатлы итеп үзгәртә торган яңа белемнәргә, идеяләргә, технологияләргә яңа мөмкинлекләр бирәчәк», — дип яза Михаил Мишустинга сылтама белән «Российская газета». Читать дальше...
Премия кеше хокукларын яклаучыларга бирелә. Мария Колесникова Лукашенка президент булганнан соң протест чаралары лидеры булды. Аны хакимиятне алдан сүз куешып яулап алырга теләүдә гаепләделәр һәм озак вакытка ирегеннән мәхрүм иттеләр.
(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан лидеры Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән очрашты. Татарстан делегациясе Төрекмәнстанга Республика бәйсезлеге көнен бәйрәм итүдә катнашу өчен килде. Рөстәм Миңнеханов дәүләт башлыгына Россия Президенты Владимир Путинның сәламләү һәм котлау сүзләрен җиткерде. Ул милләт лидерына төрекмән-татар мөнәсәбәтләре мәсьәләләренә даими игътибар биргәне өчен рәхмәт белдерде. Шулай ук кабат Төрекмәнстанга килү мөмкинлеге булуга куануын... Читать дальше...
(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). Самара татарларының «Бердәмлек» газетасы ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Туксанынчы еллар ахырында «Бердәмлек» газетасы, түбәтәен салып, халыктан акча сораган вакытларны кайбер әбүнәчеләребез әле дә хәтерлиләрдер. Ул вакытта баш мөхәрриребез ир кеше — Рәфгать Нәбиулла улы Әһлиуллин иде. Хәзер коллективта тик хатын-кызлар гына эшли, салырга түбәтәебез дә юк. Ә хәлебез хөрти — әбүнәчеләребездән килгән акча бетеп бара, ел ахырына кадәр җитмәячәк. Сер түгел, газетабызны... Читать дальше...
Русиядә президент атамасы төбәк җитәкчеләре арасында Татарстанда гына калган иде. Думага кертелгән яңа канун өлгесе нигезендә бөтен губернаторлар төбәк башлыгы дип аталырга тиеш булачак. Белгечләр Татарстанда президентлыкның сакланып калуына шикләнеп карый.
(Самара, 27 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Самара өлкәсе Камышлы авылында «Камышлы — Сәйф Сараи ватаны» түгәрәк өстәле оештырылды. Тарих фәннәре кандидаты Илнур Миргалиев түгәрәк өстәлдә галимнәр Сәйф Сараиның туган ягын Самара өлкәсе белән бәйләвен әйтте. «Галимнәр арасында бәхәс бара. Алтын Урда шагыйренең туган ягын Волгоградтан ерак түгел Камышин шәһәре дип тә әйтүчеләр бар. Әмма алар Сәйф Сараины Самара районы Камышлы төбәге белән бәйли. Ул „Камышлы йорт — бәнем туган йортым иде“, — дип яза. Читать дальше...
(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Әдәбият белгече Миләүшә Хәбетдинова 1920 елларга кадәр татар белән башкорт арасында низаг булмаганын һәм ике милләт галимнәре бергә фәнни эшчәнлек алып барганын әйтте. «1920 елларга кадәр татар белән башкорт зыялылары беркайчан да бер-берсе белән чәкәләшмәгән. Башкорт җиреннән шәкертләр „Мөхәммәдия“ мәдрәсәсенә укырга килергә омтылып торган. Казан башкортларга иҗади яктан үсәргә мөмкинлекләр тудырган», — диде Миләүшә Хәбетдинова Казан федераль... Читать дальше...
(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). 1 октябрьдән 10 октябрьгә кадәр Татарстан Республикасы Милли музее һәм аның филиаллары Өлкәннәр декадасы кысаларында «Язмышларның матур мизгелләре» дип исемләнгән ункөнлек үткәрәләр. Бу көннәрдә пенсия яшендәге кешеләр, хезмәт ветераннары өчен ирекле керү һәм бушлай чаралар үткәрү күздә тотыла. Пенсионерларны һәм ветераннарны Милли музейда экспозицияләр буенча экскурсияләр, мастер-класслар, «Красная горка» Мәдәният йортының «Сударушка» ансамбле чыгышы, «Идел буе елгалары» әйлән-бәйләне көтә. Читать дальше...
В первом грантовом конкурсе одним из победителей стал МБУ «Центр развития культуры» Нурлатского муниципального района с проектом «Созидатели. Цена хлеба».