Слова поздравлений в этот день услышит и дружный коллектив детского сада «Буратино».
(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). Бу атнада Татарстанда яңадан суыта. Бу хакта ТР Гидрометеология үзәге хәбәр итә. 28 сентябрь төнлә түбән урыннарда термометр баганалары 2 градуска кадәр төшәчәк. Шул ук вакытта синоптиклар билгеләп үткәнчә, республикада атна буе төнлә һава температурасы 0дән +5 градуска кадәр тәшкил итәчәк. Көндез һава +6...+11 градуска кадәр җылыначак. Республикада явым-төшемнәр бетәчәк. Бу антициклон йогынтысына бәйле булачак.
(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). 1 октябрьдән башлап Россиядә аз керемле гаиләләр беренче яки икенче бала туган өчен яки баланы уллыкка алган өчен пособиены «Мир» картасына, я кулга акча яки банк картасы бәйләнмәгән гадәти счетка гына алып булачак. Бу хакта РИА Новости яза. Моңа кадәр РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы хщбщр иткәнчә, «Мир» картасы, иртә исәпкә баскан йөкле хатыннарга айлык пособие, йөклелек һәм бала табу буенча пособиеләр һәм бала карау буенча пособиеләр алу өчен кирәк. Читать дальше...
(Чаллы, 27 сентябрь, «Татар-информ», « Шәһри Чаллы »). Батырлык ордены кавалеры Дмитрий Бәдретдинов исемендәге 46нчы мәктәп логопеды Елена Азина Татарстан Республикасының М.И.Мәхмүтов исемендәге дәүләт премиясенә лаек булды. Бу хактагы Указга президент Рөстәм Миңнеханов имза куйды. Бүләкне фәнни һәм фәнни-методик эшчәнлекне стимуллаштыру өчен күренекле педагоглар ала. «Минем бүләгем — шәхси казанышларымны бәяләү генә түгел, ә хәзерге вакытта гомуми белем бирү мәктәпләрендә логопедларның ролен тану да. Читать дальше...
(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген «Ак Барс» хоккейчылары Мәскәүнең «Спартак» командасын 3:1 исәбенә җиңде. Матч Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда узды. Уенга «Спартак» җанатарлары бик күпләп килгән иде. Боз сараенда көрәш командалар арасында гына түгел, хәтта җанатарлар арасында да булды. Алар, бер-берсеннән катырак кычкырып, командаларын дәртләндереп торырга тырышты. Алып баручы Кирилл Ершов та «Бу опера һәм балет театры түгел, монда кычкырырга кирәк», — дип җанатарларга мөрәҗәгать итте. Читать дальше...
(Алабуга, 27 сентябрь, «Татар-информ», « Алабуга нуры »). Алабугада ата-аналар район башлыгының кабул итүендә хоккей мәсьәләсен хәл итүне сорады. «Күнегүләр үткәрү мөмкинлеген саклап калырга ярдәм итегез», − Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев янына 2010 елда туганнардан җыелган «Серебряные волки» командасының ата-аналар комитеты вәкилләре шундый гозер белән килгән. «Балаларыбыз хоккей белән 5 яшьтән шөгыльләнә. Узган сезон тәмамланганда безгә, командада балалар саны кыскару аркасында, күнегүләр туктатыла дип хәбәр иттеләр»... Читать дальше...
(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). Ульяновскиның А.Матросов исемендәге ял паркында «Сәдака» хәйриячелек фонды тырышлыгы белән сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен бәйрәм оештырылды. Паркка әти-әниләре белән бергә килгән сабыйлар кояшлы матур көнне саф һавада рәхәтләнеп ял иттеләр һәм төрледән-төрле конкурсларда, бәйгеләрдә иҗади осталыкларын күрсәтеп, призлар алдылар. Аларга шулай ук китап кибетеннән яраткан китапларын юнәтү өчен сертификатлар да тапшырылды. Бу турыда « Өмет » газетасы хәбәр итә. Читать дальше...
Татмедиа вәкилләре Кырым сәфәре вакытында Кырымның оккупант хөкүмәтендәге эчке сәясәт, мәгълүмат һәм элемтә министрлыгы белән меморандум имзалады. Күзгә шул да ташланды - казаннар өчен төзелгән програмда аларның авыр хәлдә калган бәйсез кырымтатар басмалары белән очрашулары каралмаган иде.