(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген, 22 сентябрьдә, Түбән Кама үзенең 55 еллыгын билгеләп үтте. Бәйрәм тантаналары митингтан һәм Николай Лемаев бюстына чәчәкләр салудан башланды. Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителгәнчә, легендар төзүче һәм химкомбинатның генераль директоры Николай Лемаев шәһәрне торгызу һәм үстерү өчен күп эш башкарган, аның җитәкчелегендә күп кенә мәдәни, мәгариф һәм социаль объектлар төзелгән. Митингта Түбән Кама муниципаль район башлыгы Айдар Метшин... Читать дальше...
(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ»). «Хәзинә-тур» җитәкчесе Комил Сираҗетдинов Краснокама районы башлыгы урынбасары итеп билгеләнгән. Бу хакта районның матбугат хезмәте хәбәр итә. «Краснокама районында туризмны үстерү, шулай ук бюджетка өстәмә инвестицияләр җәлеп итү максатында якташыбыз Комил Сираҗетдинов Башкортстан Республикасының Краснокама районы администрациясе башлыгының иҗтимагый мәсьәләләр буенча киңәшчесе итеп билгеләнде. Комил Сираҗетдинов республикада һәм аннан читтә яхшы таныш. Ул «Хәҗинә-тур»... Читать дальше...
(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Бүген кич Теләче авылында Пушкин урамында йорт янган. Бу хакта янгын сагының 101 номерына 18.47 сәгатьтә хәбәр иткәннәр. «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, янгын сүндерүчеләр йортта хәбәр итә торган сигнал эшләвен ачыклаган. Нәтиҗәдә ир белән хатын һәм бабай янгын чыккан йорттан чыгып өлгергән. Янгын сүндерүчеләр берничә минуттан 48 кв метр мәйдандагы янгынны сүндергән. Читать дальше...
(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 23 сентябрьдә, «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында Татарстанның үзмәшгульләре SMM буенча бушлай мастер-класста катнаша алачак. Татарстан Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, интернет-маркетинг буенча дәресләрне министрлык карамагындагы «Минем Бизнес» төбәк үзәгендә Татарстан эшмәкәрлеккә ярдәм фонды оештыра. «2021 елда SMM: базар, төп мәйданчыклар һәм инструментларны күзәтү»... Читать дальше...
(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Министрлар Кабинеты халыкны Covid-19 коронавирусыннан вакцинацияләү уздырганда медицина хезмәткәрләренә өстәмә йөкләнеш өчен стимуллаштыручы түләүләр тәртибен раслады. Республика Хөкүмәте карарыннан күренгәнчә, бер вакциналаштырылган кеше өчен түләүнең тулаем күләме 200 сум тәшкил итәчәк. Вакцинациянең беренче этабында медицина хезмәткәренә пациентны караган өчен 60 сум түләнәчәк, ә прививка ясау өчен — 40 сум. Икенче этапта шундый ук тәртиптә 100 сум түләү каралган. Читать дальше...
Ата-аналарның 100 проценты диярлек татар телен сайлаган.
(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ»). Казан Идел буе районы суды Татарстан Социаль иминият фонды җитәкчесе Павел Лохановны кулга алды. Аны аеруча зур күләмдә ришвәт алуда гаеплиләр. Бүген тикшерү Лохановны ике айга тикшерү изоляторына җибәрүне сорады. Прокуратура үтенечне канәгатьләндерде. «Бу эш буенча күпчелек шаһитлар аңа буйсына. Ул иректә калса, аларга басым ясарга мөмкин», - диде тикшерүче. Лоханов үзе судтан беркая китмәү җәзасы билгеләү белән чикләнүен сорады. «Бер шаһит күрсәтмәләренә нигезләнеп... Читать дальше...
Казанда Камал театрының 116нчы сезонына багышланган матбугат очрашуы үтте. Ул яңартылган "Шәрык клубында" узды.
(Истанбул, 22 сентябрь, «Татар-информ», Рушания Алтай). Төркиянең Әгәй университеты галиме Мостафа Өнәр Анкара университеты һәм Үзбәкстанның Мирза Улугбәк исемендәге югары уку йорты оештырган халыкара симпозиумда җәдитчелекнең татар теленә тәэсире турында чыгыш ясады. Төрек галиме «Татарларда җәдитчелек һәм яңа тел» дип исемләнгән докладында җәдитчелек хәрәкәтенең башында дини реформачылык һәм мәгърифәтчелек торуын билгеләп үтте. Ул Габдерәхим Утыз-Имәнине, халыкны укырга, гыйлемгә өндәгән әдәби әсәрләр иҗат иткән шагыйрь буларак... Читать дальше...
(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда тагын өч кеше коронавирустан үлгән. Алар арасында 1933 елда туган хатын-кыз, 1950 һәм 1957 елларда туган ике ир-ат бар. «Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган. Вирус идентификацияләнгән», диелгән Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә. 22 сентябрьгә булган мәгълүматлар буенча, пандемия башланганнан алып Татарстанда Covid-19 инфекциясеннән 724 үлем очрагы теркәлгән.
(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ», Алинә Фәйзрахманова). Татарстан Социаль иминият фонды җитәкчесе Павел Лохановны Казанның Идел буен районы судына китерделәр. Кичә аны Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе оператив хезмәткәрләре тоткарлады. Ул аеруча зур күләмдә ришвәт алган дип шикләнәләр. Тикшерү органнары «Аеруча зур күләмдә ришвәт алу» маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан. Бүген Лохановка җәза билгеләү мәсьәләсе хәл ителә. Тикшерү версиясе буенча... Читать дальше...
(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ»). 21 сентябрьдә Татарстан Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсенең элеккеге җитәкчесе Ибраһимов Данил Исмәгыйль улы вафат булды. Аңа 71 яшь булган. Данил Ибраһимов республика архив законнарын камилләштерүгә, архивларның матди базасын яхшыртуга, аларны заманча җиһазлар белән тәэмин итүгә зур өлеш кертте. Татарстан һәм татар халкы тарихы буенча чит ил, федераль һәм төбәк архивларында документларны ачыклау, Татарстан халыкларының этнографиясе буенча уникаль... Читать дальше...
(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Камал театры быелгы сезон азагында Мәхмүт Галәүнең «Мөхәҗирләр»ен чыгарачак. Спектакльне Фәрит Бикчәнтәев куя, инсценировканы алар Илтөзәр Мөхәммәтгалиев белән бергәләп язалар. Камал театры җитәкчелеге бүген журналистларга «Шәрыкъ клубы» татар театры тарихының интерактив мультимедиа комплексын тәкъдим итте һәм яңа сезон планнары белән уртаклашты. Театр яңа 116нчы сезонын сезонын 1 октябрьдә легендар «Зәңгәр шәл» спектакле белән ача. 4, 5,... Читать дальше...
(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков җитәкчелегендәге делегация Симферопольда Исмаил Гаспринский исемендәге Республика кырым татар китапханәсендә булды. Очрашуда җирле иҗади интеллигенциягә Россиядә яшәүче кырым татарлары һәм татар халкы турында әдәбият бүләк иттеләр. Бүләк ителгән китаплар арасында «Татарлар тарихы», «Татар дөньясы», «Кырым татарлары» һәм башка китаплар бар. Үз чыгышында Шамил Садыйков билгеләп үткәнчә, ике республика халкын күпьеллык дуслык бәйли. Читать дальше...
(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Камал театры «Шәрыкъ клубы» татар театры тарихының интерактив мультимедиа комплексында эшләтеп җибәрде. Алга таба оештыручылар анда спектакльләр куярга вәгъдә бирә. «Бу сәхнәдә спектакльләр уйнаячакбыз. Килүче төркем барысын да карап чыкканнан соң яңадан бу бүлмәгә әйләнеп кайта да 20-30 минутлык спектакль карый ала», — диде Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев. Ул әлеге сәхнә репертуарына мисал итеп беренче уйналган драма әсәрләреннән «Рәдде бичара кыз»ны... Читать дальше...
(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәрендә Россия табигый ресурслар һәм экология министры Александр Козлов белән республика территориясендә «Экология» илкүләм проектын гамәлгә ашыру турында сөйләште. Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, аерым алганда, алар «Чиста ил» федераль проектын алга таба гамәлгә ашыруга һәм тиешле проект кысаларында Идел елгасын савыктыру эшләренең барышына кагылды. Моннан тыш, Казанның биологик... Читать дальше...
(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ», Лилия Заһидуллина). Тарих фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясе академигы, этнограф Дамир Исхаков җанисәптә татарларның саны нинди булуы аның статусына, илдәге тоткан урынына тәэсир итәчәген әйтте. «Без җанисәпкә үз мәнфәгатьләребезне салабыз. Безнең сан нинди булуга карап, безгә тиеш булган әйберләрне бүлеп бирәчәкләр. Дәреслекләр чыгару, мәктәпләр төзү, театрлар һәм башкалар. Әгәр саныбыз әзрәк икән, сумма азрак килеп чыга. Татарның сан ягыннан күп булуы безгә файдалы... Читать дальше...
(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Республиканың «Яңарыш» тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу фонды Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев «Адымнар — белем һәм татулыкка юл» күп телле белем бирү комплексларын үстерүгә өлеш кертүчеләр белән очрашты һәм Рәхмәт хатлары тапшырды. ТР Президент Аппараты җитәкчесе, «Яңарыш» Республика тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу фонды Попечительләр советы рәисе урынбасары Әсгать Сәфәров Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Читать дальше...
Латин графикасы нигезендә кырымтатар теле әлифбасы 31 хәрефтән тора.
(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ», Лилия Заһидуллина). Тарих фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясе академигы Дамир Исхаков «Интертат»ка биргән интервьюсында Татарстан мәктәпләрендә милли тарихның укытылмавына ризасызлык белдерде. «Ни өчен мәктәпләрдә милли тарихны төшереп калдырдылар? Безнең һәр сыйныф өчен дәреслекләребез бар бит. Хәзер милли тарих юк дәрәҗәсендә, аны Россия тарихы кысаларында гына өйрәнергә тиеш булып чыгабыз. Әмма ул очракта Россия тарихы руслар тарихыннан — викинг, славяннардан башлана... Читать дальше...
Казанның 4нче гимназия-интернатында урнашкан кызлар мәктәбе интернет аша Русия төбәкләрендә яшәүчеләргә дә белем бирә алачак.
(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ», Илгиз Гыйльманов). Татарстанда студент яшьләр үз урынын тапсын өчен барлык шартлар да тудырыла. Дәүләт программалары гамәлгә ашырыла, грантлар һәм стипендияләр гамәлгә куелган, студентларга ярдәм итүнең башка рәвешләре дә бар. «Хәзерге вакытта Татарстанда югары уку йортларында һәм урта махсус белем бирү йортларында 210 меңнән артык студент белем ала. Студентлар — җәмгыятьнең зур интеллектуаль һәм социаль потенциалы булган иң актив һәм креатив өлеше», — диде... Читать дальше...
(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Республика тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу фонды Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев бүген Казан Кремлендәге очрашуда беренче укытучысын искә алды. «Беренче укытучым Хәдичә апаны, кайда гына эшләсәм дә, гел хөрмәтләп, игътибар күрсәтеп тордым. Ул бит беренче укытучы. Тагын нәрсә кадерлерәк була ала? Хәдичә апа авыл мәктәбендә бердәнбер укытучы, һәркайда өлгерә иде, ничек яратмыйсың ди инде аны?!» ... Читать дальше...
(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин укытучылар әзерләү өчен быел яңа өстәмә белгечлекләр ачылганын әйтте. «Без республикадагы сәясәт нәтиҗәсендә, КФУ, аның филиаллары Алабуга институты, Чаллы университеты базасында белгечләр әзерлибез. Билингваль, полилингваль нигездә белгечләр әзерләү безнең бөтен дөньяга, илгә өч телле укытучыларны ничек әзерләүне күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк», — диде министр Казан Кремлендә «Адымнар» проектын өлеш кертүчеләр белән очрашуда. Читать дальше...
Телефон горячей линии не умолкает и по сей день, звонки поступают со всех уголков республики.