(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ», Илгиз Гыйльманов). Татарстанда студент яшьләр үз урынын тапсын өчен барлык шартлар да тудырыла. Дәүләт программалары гамәлгә ашырыла, грантлар һәм стипендияләр гамәлгә куелган, студентларга ярдәм итүнең башка рәвешләре дә бар.
«Хәзерге вакытта Татарстанда югары уку йортларында һәм урта махсус белем бирү йортларында 210 меңнән артык студент белем ала. Студентлар — җәмгыятьнең зур интеллектуаль һәм социаль потенциалы булган иң актив һәм креатив өлеше», — диде Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Казанда Бөтенроссия студентлар форумында.
Песошин форумга республикада югары уку йортларында һәм махсус белем бирү йортларында инновацион инфраструктура булдырылуы, ресурс үзәкләре ачылуы, студентлар үзидарәсе үсеше, югары технологияле эш урыннары формалашуы турында сөйләде.
«Казанның Бөтенроссия студентлар форумын уздыру урыны булуы сөендерә. Чара студентлар бергәлекләре һәм берләшмәләр арасындагы хезмәттәшлекне алга таба да үстерү өчен стимул булачагына ышанам», — дип шәрехләде киңкүләмле вакыйганы оештыруны Алексей Песошин.
Бүген Казанда Бөтенроссия студентлар форумының икенче көне уза. Чара 27 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Аның нәтиҗәләре буенча җиде номинациядә грант проектларын яклаячаклар. Яклау узган проектлар 500 мең сумга кадәр грант алырга мөмкин.
Студентлар слетында катнашучыларга Россия Президенты Владимир Путин сәламләү юллады. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, аларга РФ Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко мөрәҗәгать итте.