Менделеевск районында Җиңү көнен бәйрәм итүне махсус операциядә һәлак булган катнашучылар истәлегенә аллеяларда мемориаль объектлар ачудан башладылар. Биредә һәлак булган геройларның символы буларак «Күгәрченнәр» арт-объектлары урнаштырылды. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.
«Күккә юнәлгән кошлар – безнең йөрәкләрдә мәңге яшәячәк солдатлар. Проектны район советы депутаты Максим Семенов гамәлгә ашырды, ә объектларны «НИКО» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте әзерләде. Истәлек саклау эшенә керткән өлешегез өчен рәхмәт», — дип билгеләп үтте район башлыгы Радмир Беляев.
Объектларны ачуда Дәүләт Советы депутаты, махсус хәрби операциядә катнашучы Эдуард Шәрәфиев бар иде. Мемориалларны ачканнан соң, катнашучылар зиратларга агачлар утыртты. Бу хәрбиләр хөрмәтенә, «Хәтер бакчасы» акциясе кысаларында эшләнде.
Быел Менделеевскиның Дан аллеясында масштаблы реставрация узды. Концепциядә мемориаль зоналарны реконструкцияләнү, агымнарның бүленеше һәм рекреацион функциянең мемориаль функциядән аерылуы, Менделеевск мәдәни кластерының башка территорияләре белән берләшүе каралган.
Шулай ук Менделеевскида Мәңгелек ут мәйданына кадәр йөреш узды. Колоннаны Бөек Ватан сугышы ветераны 98 яшьлек Зәйнәк Әһлиев җитәкләде.