(Чаллы, 11 сентябрь, «Татар-информ», « Шәһри Чаллы »). Чаллының 88нче мәктәбендә сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен чүлмәк ясау сәнгате буенча мастер-класс узды. Әлеге чараны 1нче балалар сәнгать мәктәбе оештырган, ул барлык кирәкле җиһазларны тәкъдим итте. Мастер-классны 1нче балалар сәнгать мәктәбенең скульптура буенча укытучысы Лия Вечтомова һәм «Глазурь» керамика студиясе җитәкчесе Айгөл Белоногова үткәрде. Керамика сәнгатьнең иң борынгы төрләренең берсе булып тора. Балчыктан кешеләр савыт-саба... Читать дальше...
(Бөгелмә, 11 сентябрь, «Татар-информ», « Бөгелмә авазы »). ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров эш визиты белән Бөгелмә муниципаль районында булды. Ул Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләрнең эшчәнлеге белән танышу өчен килгән. Объектларны караганда аны Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров, «Бөгелмә урманчылыгы» ДКУ җитәкчесе — урманчысы Гөлнара Мөхәммәтханова һәм «Бөгелмә урман хуҗалыгы» ДБУ директоры Сәгыйть Абдуллин озатып йөрде. Килүгә Татарстан Урман... Читать дальше...
(Кукмара, 11 сентябрь, «Татар-информ», « Хезмәт даны », Эльвира Мөбәракшина). Кукмарада өлкән машина йөртүчеләр өчен «Автобабай — 2021» бәйгесе узды. Конкурсның төп максаты — тәҗрибәле машина йөртүчеләрне юл хәрәкәте иминлеген пропагандалауда катнашырга җәлеп итү. Конкурсантлар башта юл хәрәкәте кагыйдәләренең теоретик биремнәрен үтәделәр. Аннан соң машина йөртүчеләр автодромда көч сынашты. Конкурс нәтиҗәләре буенча иң яхшы нәтиҗәне Гомәр Нуриев күрсәтте. Ул Казанда Өлкәннәр көненә багышланган «Автобабай ... Читать дальше...
(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ», « Өмет »). Ульяновск өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте 2021-2022 уку елына төрле яшьтәге кешеләрдән төркемнәр туплау турында игълан итә. Курсларны тәмамлаганнан соң Диния нәзарәтенең таныклыгы бирелә. Түләүсез дәресләрне нәзарәтнең имам-хатыйблары, мөгаллимнәре һәм укытучылары алып бара. Дини курсларны тәмамлаучыларның Россия ислам уку йортларына кереп, белем алуларын дәвам итү мөмкинлеге бар.
(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). ТР яшьләр эшләре министры вазифасына билгеләнү – зур җаваплылык, дип искәртте Тимур Сөләйманов. Ул шулай ук яңа вазифада үзенең эш планнары белән дә уртаклашты. «Безнең планнар бик күп. Аерым алганда, „Милли — актуаль“ проект офисына ярдәм күрсәтәчәкбез. Эшне дәвам итәбез. Кәеф күтәренке, дулкынландыра да, чөнки җаваплылык зур. Шул ук вакытта, алга таба нәрсә кирәклеген аңлаучылар һәм яхшы команда бар», - дип белдерде Татарстан яшьләр эшләре министры. Читать дальше...
(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ»). 28 сентябрьдә Рязань өлкәсенең Касыйм шәһәрендә туган якны өйрәнүче һәм тарихчы, Бөек Ватан сугышы ветераны, РСФСРның атказанган укытучысы һәм Касыйм шәһәренең мактаулы гражданины Әхмәт Ишембаевның тууына 115 ел тулуны билгеләп үтәчәкләр. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Шушы вакыйга уңаеннан ТР Премьер-министры урынбасары, Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин һәм Рязань... Читать дальше...
(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Арча районы Яңа Кырлай авылында җиденче тапкыр «Ат көне» бәйрәме үткәрелде. Арча башлыгы Илшат Нуриев бәйрәмдә атның татар халкының дусты, киңәшчесе һәм ашатучысы булганын әйтте. Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев фикеренчә, атсыз татар халкын күз алдына китерү мөмкин түгел. Бер-беребезне сөендереп, татарча сөйләшеп, гореф-гадәтләрне онытмыйча атлы халык булып калырга язсын», — диде ул. Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура... Читать дальше...
(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ»). 1 сентябрьдә Башкортстанның Ярмәкәй районы Кулбай авылында яңа мәчеткә нигез салынды. «Башинформ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, төзелеш эшләре «Атайсал» проекты кысаларында алып барыла. Шунысын да искәртик: әлеге проект Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров инициативасы белән якташларның туган җирләренә ярдәм итүендә иҗтимагый программа буларак гамәлгә ашырыла. Мәчет төзү турында карар 2020 елда авыл халкы җыенында кабул ителгән. Кулбай Кызылъяр авыл советы составына керә. Читать дальше...
(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ»). Россия курортларында коронавирус инфекциясен йоктырган кешеләр шактый күп. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) башлыгы Анна Поповага сылтама белән хәбәр итә. Шуңа да карамастан, соңгы вакытта илдә эпидемик процессларның тотрыклылануы күзәтелә. Белоруссиядә дә вазгыять тотрыклы, диде Попова.
(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ»). 11 сентябрьдә Сахалин һәм Курил утрауларында яшәүче 376 кеше «Татарча диктант» Бөтендөнья акциясендә катнашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә. Акция Көньяк Сахалин шәһәрендә 12.00-17.00 сәгатьләрдә узды. Диктант язар алдыннан акциядә катнашучылар Татарстан Республикасы гимнын тыңлады. Акцияне «Туган тел» укыту-мәдәни үзәге» җитәкчесе Җәмилә Карпова оештырды. Татар телендәге диктантны шулай ук Поронайск, Углегорск, Оха һәм Долинск муниципалитетларында да яздылар. Читать дальше...
(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Арча районы Яңа Кырлай авылында җиденче тапкыр «Ат көне» бәйрәме үткәрелде. «Аударыш» бәйгесендә Лениногорск районыннан Динар Хәйбриев беренче урынга лаек булды. «Көндәшләр көчле иде. Һәр атның үз тактикасы бар, бу бәйгедә техниканы аңларга һәм хәйләкәр булырга кирәк. Җиңүнең 70 проценты аттан тора», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә. Динар Хәйбриев — 2019 елда «Аударыш» бәйгесе җиңүчесе. Динар Хәйбриев чиста нәселле татар атына утырып ярышты. Читать дальше...
(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 52 яңа очрагы ачыкланган. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, өч кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. «16 кеше хастаханәгә озатылган, 36 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә. Казанда – 26, Чаллыда – 10, Әлмәт һәм Бөгелмә районнарында – өчәр, Алабуга районында – ике, Биектау, Зәй... Читать дальше...
Жители сразу трех дворов города Нурлат по ул. Тельмана, Кариева и Сайдашева сегодня отметили праздник своего двора – здесь состоялось их торжественное открытие после капитального ремонта по президентской программе «Наш двор».
(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ»). Мәскәү бөтен Россия өчен берләштерүче үзәк булып тора, нинди генә чорда да ил һәм аның башкаласы аерылгысыз булып кала. РФ Президенты Владимир Путин «Зарядье» концерт залында Мәскәүгә нигез салынуның 874 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чарада шулай дип белдерде. Котлау тексты Кремль сайтында урнаштырылган. «Мәскәүгә, аның матурлыгына һәм үзенә генә хас холкына сокланмый мөмкин түгел, - дип искәртте дәүләт башлыгы. - Мәһабәт һәм горур башкала, борынгы шәһәрнең зирәклеген саклап... Читать дальше...
(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) хәтта вакцинациянең яхшы темплары фонында да әлегә битлек режимын гамәлдән чыгару өчен нигез күрми. Ведомство башлыгы Анна Попова Кырымда «Таврида. АРТ» фестивалендә шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә. Ул билгеләп үткәнчә, «ковидка кадәрге чорда булган» тормышка кешеләр коронавирус инфекциясе йоктырудан туктагач кына кире кайтып булачак. Читать дальше...
С сегодняшнего дня стартовали осенние ярмарки в столице Татарстана.
Это 42-ой по счету мусульманский дом веры в Нурлатском районе.
(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәткә авыл хуҗалыгы продукциясе бәяләренә күзәтчелек итәргә кушты. Ул шимбә киңәшмәсендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров техник культураларны урып җыю һәм көзге чәчүнең барышы хакында доклад белән чыгыш ясаганнан соң шулай дип белдерде. Президент республикада традицион көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлануын искәртте. «Без быел аграрийларның билгеле бер проблемалары булуын аңлыйбыз, чөнки җәй коры килде. Читать дальше...
(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ»). Иртәгә Татар китабы йортында балалар өчен «Әкияттә кунакта» дип исемләнгән чара узачак. Монда балалар өчен интерактив уен элементлары, кызыклы экскурсия, үзенчәлекле мастер-класс тәкъдим ителә, диелә Татар китабы йортының Инстаграмдагы битендә. Моннан тыш кунаклар ҖәвидТәрҗемановның «Шуктуган» әкиятендә тасвирланган Тук-Тук бабай белән Шуктуган маҗаралары белән танышачак. Балалар өчен керү бушлай булачак, диелә хәбәрдә.
(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанның фермерлар ассоциациясе авыл хуҗалыгы ярминкәләрен ел әйләнәсе үткәрергә тәкъдим итте. Оешманың башлыгы Камияр Байтимеров «Татарстан 24» телеканалы җитәкчесе Андрей Кузьминның «Галстуксыз интервью» программасына шулай дип белдерде. «Без Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына мондый ярминкәләрне ел әйләнәсе үткәрү тәкъдимен җиткердек, ведомство безне хуплады. Безгә беркетелгән базар (ул Казанның Дементьев урамында урнашкан) ел буе эшли», - диде Байтимеров. Читать дальше...
(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципалитет башлыкларына, энергетика һәм торак-коммуналь хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренә йортларга һәм социаль-мәдәни өлкә объектларына җылыны оператив рәвештә бирүне тәэмин итәргә кушты. ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ул шулай дип белдерде. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә. «Балалар бакчалары, хастаханәләр, социаль учреждениеләр, шулай ук торак йортлар. Бу эштә бернинди җитешсезлек тә булырга тиеш түгел», - дип искәртте ул. Читать дальше...
(Истанбул, 11 сентябрь, «Татар-информ», Рушания Алтай). Төркиядә татар язучысы Әмирхан Еникинең хикәяләр китабы дөнья күрде. Аны нәшриятка Төркиянең Бартын университеты яшь галиме Альп Әрән Демиркая әзерләгән. Китап «Бер генә сәгатькә» дип атала. Анда татар әдибенең ун хикәясе урын алган. Аларның барысын да галим Альп Әрән Демиркая татарчадан төрек теленә үзе тәрҗемә иткән. Басманың авторы 156 битлек китапның кереш сүзендә Әмирхан Еникинең тормышы һәм иҗаты белән таныштырган. Анда урын алган хикәяләргә кыскача фәнни анализ ясап... Читать дальше...
(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда социаль-мәдәни өлкә, инженер инфраструктурасы объектларын һәм күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы 87 процентка үтәлгән. ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәте йортында узган шимбә киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте. Быел республикада барлыгы 27 программа гамәлгә ашырыла. Аларга 3,5 меңгә якын объект керә, үзләштерү күләме 23 миллиард сумнан артып китә. Бүгенгә сигез программа (1,5 миллиард сумлык 285 объект) гамәлгә ашырылган. Читать дальше...
Аграриям РТ удалось собрать лишь 2,3 миллиона тонн зерна, тогда как в 2020 году эта цифра составляла 5,4 миллиона.
(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның элеккеге яшьләр эшләре министры Дамир Фәттаховны «Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен» орден медале белән бүләкләде. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Әлеге бүләк Татарстан Республикасын үстерү, гражданнарның хокукларын һәм иреген тәэмин итү, икътисад, мәдәният, фән, мәгариф, сәламәтлек саклау, сәнгать һәм спортны үстерүдәге зур хезмәтләре, җәмәгать тәртибен саклауда... Читать дальше...