(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда социаль-мәдәни өлкә, инженер инфраструктурасы объектларын һәм күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы 87 процентка үтәлгән. ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәте йортында узган шимбә киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте. Быел республикада барлыгы 27 программа гамәлгә ашырыла. Аларга 3,5 меңгә якын объект керә, үзләштерү күләме 23 миллиард сумнан артып китә. Бүгенгә сигез программа (1,5 миллиард сумлык 285 объект) гамәлгә ашырылган. Белем бирү өлкәсендә өч программа (413 объект) гамәлгә ашырыла, план 99,4 процентка үтәлгән. Ресурс үзәкләрен капиталь ремонтлау программасы буенча төзелеш-монтаж эшләре 98 процентка үтәлгән. Ике объектта эшләр дәвам итә, өчесендә төгәлләнгән. Медицина стационарларын капиталь ремонтлау программасы буенча биш объектта эшләр тәмамланган, 13ендә дәвам итә. Алты объект балалар сәламәтләндерү лагерьларын ремонтлау программасына керә. Дүрт объектта эшләр дәвам итә, төзелеш-монтаж эшләре 87 процентка үтәлгән. Яшүсмерләр клубларын капиталь ремонтлау программасы паспорты буенча каралган тугыз объектның өчесендә эшләрне төгәллисе калган. Төзелеш-монтаж эшләре 75 процентка үтәлгән.