(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ»). 28 сентябрьдә Рязань өлкәсенең Касыйм шәһәрендә туган якны өйрәнүче һәм тарихчы, Бөек Ватан сугышы ветераны, РСФСРның атказанган укытучысы һәм Касыйм шәһәренең мактаулы гражданины Әхмәт Ишембаевның тууына 115 ел тулуны билгеләп үтәчәкләр. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Шушы вакыйга уңаеннан ТР Премьер-министры урынбасары, Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин һәм Рязань өлкәсе Татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Илдар Бикуев очрашты. Илдар Бикуев белдергәнчә, юбилей уңаеннан Касыйм педагогика көллияте бинасында Әхмәт Ишембаевка тантаналы рәвештә истәлек тактасы ачылачак. Ул әлеге уку йортын тәмамлаган һәм озак еллар шунда укыткан. Шулай ук аның хөрмәтенә аталган Татар мәдәнияте үзәгендәге истәлек тактасы да яңартылачак. Илдар Бикуев Равил Әхмәтшинны юбилей чараларында катнашырга чакырды. «Әлеге чараларның бурычы – безнең якташларда, беренче чиратта, балалар һәм яшүсмерләрдә татар халкының күренекле вәкиле Әхмәт Ишембаевның туган якны өйрәнү, этнографик, мәдәни, тел мирасын саклау һәм популярлаштыру аша патриотизм һәм үзенең кече Ватаны, аның күпмилләтле халкы белән горурлану хисләре уяту», - дип искәртте Илдар Бикуев. Очрашу кысаларында шулай ук Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү хакында да фикер алыштылар. Касыйм шәһәрендә әлеге уңайдан Казанның легендар ханбикәсе Сөембикәгә һәйкәл ачарга ниятлиләр.