(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ»). Мәскәү бөтен Россия өчен берләштерүче үзәк булып тора, нинди генә чорда да ил һәм аның башкаласы аерылгысыз булып кала. РФ Президенты Владимир Путин «Зарядье» концерт залында Мәскәүгә нигез салынуның 874 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чарада шулай дип белдерде. Котлау тексты Кремль сайтында урнаштырылган. «Мәскәүгә, аның матурлыгына һәм үзенә генә хас холкына сокланмый мөмкин түгел, - дип искәртте дәүләт башлыгы. - Мәһабәт һәм горур башкала, борынгы шәһәрнең зирәклеген саклап, заман белән бергә атлый». Путин сүзләренчә, шәһәрне төрле өлкә һәм тармаклардагы (бизнес, мәгариф, фән, мәдәният һәм спорт) хәрәкәтнең уникаль энергиясе тутыра. Дәүләт башлыгы шәһәрнең динамик рәвештә үзгәреш кичерүен искәртте: биредә масштаблы инфраструктура проектлары гамәлгә ашырыла, экологик җәмәгать транспортын үстерүнең югары стандартлары билгеләнә, метроның яңа станцияләре, линияләре (һ.б.) ачыла.