(Чүпрәле, 26 сентябрь, «Татар-информ», « Туган як »). Бүген Чүпрәле районы мәдәният йортында татар телендә халык алдында чыгыш ясау сәнгатенә өйрәтү буенча укулар үткәрелде. Чараны Казан дәүләт мәдәният институты мөгаллимнәре Илсөяр Шиһапова, Земфира Ибәтова, Азат Зарипов, Әлфис Галиуллиннар алып барды. Кунакларны район Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов сәламләп, укуларның мөһимлеген билгеләп үтте. Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында халык алдында татар телендә чыгыш ясау сәнгатенә өйрәтү үткәрелә. Читать дальше...
(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген, 26 сентябрьдә Самарада «Татар киносы көннәре» атналыгын йомгаклау кичәсе булды. «Бердәмлек» сәхифәсендә хәбәр ителгәнчә, Самара тамашачысына «Сөмбел» драмасы һәм «Әпипә» музыкаль комедия тәкъдим ителде. Ә Казан кунакларын «Ялкынлы яшьлек» ансамбле каршы алды.
(Питрәч, 26 сентябрь, «Татар-информ», « Алга »). Агымдагы елның май аенда Питрәч районының Надеждино авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчелеге «Сәламәт авыл» Бөтенроссия конкурсында катнашу өчен гариза бирде. «Без бу конкурста җиңәрбез дип көтмәгән идек, бу яңалык безнең өчен көтелмәгәндә булды. Әлбәттә, бик шатландык, чөнки күптән спорт мәйданчыгы төзергә ниятләгән идек. Аның турында сүз күптән барды инде. Әмма, акча булмады. Һәм менә шундый күңелле көтелмәгән хәбәр», — дип белдерде Надеждино авыл... Читать дальше...
(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ»). «Түбән Кама Нефтехим» җәмгыяте экологик куркынычсызлык идарәсе белгечләре Куйбышев сусаклагычына унбиш мең чөгә балыгы җибәрде. Акция Тукай районының Бәтке авылы янындагы акваториядә узды. Нәкъ менә бирегә балык үрчетү үзәгеннән махсус транспорт ярдәмендә, контейнерларда чөгә балыклары китерелде. Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр итүләренчә, әле эшнең беренче этабы гына, 2021 елда барлыгы 125 616 чөгә (4 тоннадан артык балык продукциясе) чыгару планлаштырыла.
Музафаров Мансур Ахметович(биография) выдающийся татарский композито и педагог,Народный артист ТАССР, заслуженный деятель искусств Татарской АССР, лауреат Республиканской премии имени Габдуллы Тукая родился в Казани 6 марта 1902 г в семье имама. Начальное образование Мансур Ахметович получает в медресе, в 1916… Далее
Файзи Джаудат Харисович (биография) -известный татарский композитор, народный артист ТАССР, заслуженный деятель искусств РСФСР и ТАССР,лауреат Государственной премии им. Г. Тукая родился 4 января 1910 года в Оренбурге в семье учителя. Значительное влияние на музыкальное развитие Джаудата Файзи оказал его… Далее
Хабибуллин Загид Валеевич(биография)известный татарский композитор,талантливый скрипач,Народный артист Татарской АССР,Заслуженный деятель искусств ТАССР и РСФСР, Лауреат Республиканской премии имени Габдуллы Тукая,родился 20 сентября 1910 года в городе Орске Оренбургской области. Рано лишившись родителей, воспитывался в детском доме города Орска. В 1927… Далее
(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов язучы Марат Кәбировка «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» исемен бирү турында карарны имзалады. «Татар әдәбиятын үстерүгә зур өлеш кертүе һәм нәтиҗәле иҗади эшчәнлеге өчен язучы, «Татарстан Республикасы Язучылар берлеге» иҗтимагый оешмасы әгъзасы, «Ватаным Татарстан» газетасы редакциясе хәбәрчесе Кәбиров Марат Рәфыйк улына «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» мактаулы исемен бирергә», — диелгән карарда.
(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ»). 80 яшькә җиткән пенсионерны караучы хезмәткә сәләтле эшләмәүче гражданнар акчалата компенсациягә исәп тота ала. Шул ук вакытта бергә яшәү факты һәм туганлык элемтәләре түләүләрне билгеләүгә йогынты ясамый, дип искә төшерделәр Россия Пенсия фондында. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә. Билгеләп үтелгәнчә, компенсация Пенсия фондының клиент хезмәтенә мөрәҗәгать иткән айдан билгеләнә. Түләүләр пенсионерга билгеләнгән пенсия белән бергә башкарыла. Моннан тыш... Читать дальше...
(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ»). Россиядә бер тәүлектә коронавирусның яңа очраклары Алтай Республикасында иң аз теркәлгән. Анда авыручылар 0,15 процент тәшкил иткән. «Бер тәүлектә коронавирус йоктыручылар иң аз булган төбәкләр — Алтай Республикасы (0,15 процент), «Бурятия Республикасы (0,16), Магадан өлкәсе (0,17)», — дип хәбәр итә ковид таралуга каршы көрәш оператив штабына сылтама белән РИА Новости.
Работы Тукая были изданы в Татарстане на татарском, русском и английском языках к 135-летию поэта.
(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ»). 1 сентябрьдән 12 ноябрьгә кадәр Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләрендә IV Халыкара балалар фестивале уза. 1 октябрьдә әлеге фестиваль кысаларында Кариев театры Мәскәү Губерна театрында Екатерина Гороховская режиссерлыгындагы «Мио, минем Мио!» спектаклен тәкъдим итәчәк. Фестивальдә катнашучылар — Россия, БДБ һәм чит илләрдән драма, курчак һәм яшь тамашачы театрлары. Үз эшләрен Россиянең 24 шәһәреннән һәм чит илләрдән 44 театр күрсәтәчәк. Җиңүчеләрне иң бәйсез жюри ... Читать дальше...
(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ»). Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә 1 октябрьдә «Мине танырсыңмы…» дигән музыкаль-шигъри кичә узачак. Халыкара Өлкәннәр көненә багышланган концерт 18.00 сәгатьтә башлана. Аңа керү ирекле булачак. Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, концертта Татарстанның атказанган артистлары Айгөл Бариева һәм Рамил Миндияр, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе солисты Ильяс Камалов һәм башка җырчылар катнашачак. Алар бергәләп татар халык җырының алтын фонды әсәрләрен башкара. Читать дальше...
(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 62 яңа очрагы теркәлгән. Ике кеше чирне республикадан читтә йоктырган, калганнары авыру кеше белән аралашканда эләктергән. «26 кеше хастаханәгә салынган, 36 кеше өйдә дәвалана», диелә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә. Авыручыларны күбесе Казанда теркәлгән, анда 20 кеше ковид йоктырган, Чаллыда 16 кеше авырый. Бөгелмә, Түбән Кама, Спас районнарында өчәр, Алексеевск, Нурлат, Питрәч районнарында икешәр... Читать дальше...
(Самара, 26 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Самара өлкәсе Старый Буян авылында «Русь. Эпоха объединения» фестивале бара. Быел фестивальдә XIV гасырда булган Урта Азия әмире Аксак Тимер һәм Алтын Урда ханы Туктамыш арасындагы Кондырча елгасы буендагы сугыш реконструкциясе күрсәтелмәде. «Узган елларда спектакль язучы Дмитрий Агалаков пьесасы буенча куелды. Ул спектакльне быел да куярга әзерләнгән идек. Ләкин пандемия аркасында халык аз җыелды һәм фестиваль кечкенә мәйданчыкта гына үткәрелде. Читать дальше...
(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Россиядә яңа коронавирус инфекциясен йоктыруның 22 498 очрагы ачыкланган. «Соңгы тәүлектә Россиянең 85 төбәгендә ковидның 22 498 очрагы расланган», диелгән оператив штаб хәбәрендә. Россиядә якшәмбе ачыкланган коронавирус йоктыру очраклары шимбә күрсәткечләре белән чагыштырганда арткан. Чир йоктыручыларның күбесе Мәскәүдә (3275) теркәлгән, ә алдагы көнне 3211 очрак булган. Санкт-Петербургта узган тәүлектә 2 055 кеше (шимбә — 1907) ковид йоктырган, Мәскәү өлкәсендә — 1215 очрак (шимбә — 1106). Читать дальше...
(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ»). Мәскәү, Петербург һәм Казан карьера төзү өчен иң яхшы шәһәрләр исемлегенә кергән. Бу күрсәткечләр SuperJob сервисы аналитиклары үткәргән сораштыру нәтиҗәләре буенча ачыкланган. Анда 3,5 меңгә якын кеше катнашкан. Респондентлар берьюлы берничә шәһәрне әйтә алган. Сораштыруда катнашучыларның 71 проценты Мәскәүне, 63 процентны Петербургны, 53 проценты Казанны сайлаган. Аларның 49 проценты Төмән һәм 48 проценты Екатеринбург өчен тавыш биргән. Бу турыда «Российская газета» хәбәр итә. Читать дальше...
1 октября в 18.00 в образовательном центре имени Ахмадзаки хазрата Сафиуллина состоится день открытых дверей.
Всего в Татарстане за прошедшие сутки коронавирусом заболели 62 человека, из них 2 завозных случая, 60 – контактных.
(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең (Роспотребнадзор) эпидемиология үзәге директорының фәнни эш буенча урынбасары Александр Горелов яңа коронавирус инфекциянең нинди шартларда сезонлы авыру булырга мөмкинлеге турында сөйләде. Аның сүзләренчә, бу коллектив иммунитет 80 процент дәрәҗәсендә булганда мөмкин, ә ул вакцинадан соң һәм авырганнан соң барлыкка килә. «60 процент җитәчәк дигән беренчел фаразлар, кызганычка... Читать дальше...
В некоторых районах республики утром и днем 27 сентября 2021 года будет сильный северо-восточный ветер, порывами 15-18 м/с.
(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ»). 27 сентябрьдә иртән һәм көндез Татарстан буенча һәм Казанда көчле җил көтелә. Ул төньяк-көнчыгыштан секундына 15-18 метрга кадәр тизлектә исәчәк. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, төнлә һәм көндез урыны белән яңгыр көтелә. Төнлә һава температурасы +3...+8 градус булачак, ә көндез - +6..+11 градус.
(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ»). Имеш, банктан акча күчерү омтылышы турында шалтырату — мошенникларның иң популяр алымы. Шул ук вакытта җинаятьчеләргә үз ниятен ахырына кадәр җиткерә алган фраза бар. Бу турыда Россиянең атказанган юристы Иван Соловьев сүзләренә сылтама белән «Российская газета» хәбәр итә. «Сезнең банк счетында мошенникларның эше турында сөйли торган шикле активлык теркәлгән» дигән сүзләрдән гыйбарәт ул. Кагыйдә буларак, аны корбанның игътибарын яулау өчен психологик йогынты ясау вакытында әйтәләр... Читать дальше...
(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ»). Федераль закон, әгәр ул беренче баланы бердәнбер уллыкка алучы, элек дәүләт ярдәменә хокуктан файдаланмаган һәм уллыкка алу турындагы карар 2020 елның 1 гыйнварыннан үз көченә кергән булса, ир-атның ана капиталына хокукы булуын билгели. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә. Г.В. Плеханов исемендәге Россия икътисад университетының дәүләт һәм муниципаль идарә кафедрасы доценты Юлия Капитанец «Прайм» агентлыгына сөйләгәнчә, моннан тыш, уллыкка алу турындагы карар 2007 елдан башлап үз көченә кергән очракта... Читать дальше...