(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Язучылар берлегенә Миләүшә Хабетдинова кебек актив тәнкыйтьчеләр кирәк, ди Әлфәт Закирҗанов. Әмма билгеле бер чикләүләр аркасында алар Берлеккә тәкъдим ителә алмавын искәртә. «Безнең татар әдәбиятын ярата, белә торган берничә актив шәхесебез бар. Матбугатта йөзләгән чыгышлары булса да, Миләүшә кебекләрне Берлеккә ала алмыйбыз. Чөнки нигезләмә буенча китап булу сорала. Әмма тәнкыйть мәкаләләрен китап итеп чыгару авыр мәсьәлә» — диде Татарстан Язучылар берлегенең Тәнкыйть остаханәсе җитәкчесе Әлфәт Закирҗанов бүген Берлекнең чираттагы утырышында. Әлфәт Закирҗанов Язучылар берлегенең әдәби ел йомгакларында һәрвакыт Гөлфия Йосыпова чыгышлар ясаган әйтеп узды. «Әдәбиятчылар, тәнкыйтьчеләр мәсьәләсендә индивидуаль якын килеп булсын иде. Бәлки аларны тәнкыйть остаханәсенә кертеп буладыр. Андыйларны үзебезгә якынайтасы иде», — диде ул. Бүген Язучылар берлегендә Проза, поэзия, балалар әдәбияты һәм әдәби тәнкыйть остаханәләренең берләштерелгән утырышы узды. Язучылар Гаяз Исхакый, Фатих Хөсни, Җамал Вәлиди, Һади Такташ, Абдулла Алиш исемендәге әдәби премияләргә кандидатлар күрсәттеләр. Алга таба бу кандидатларны Берлек идарәсе караячак.