(Актаныш, 1 октябрь, «Татар-информ», «Актаныш таңнары» , Ләйсән Газизова). Өлкәннәр көне уңаеннан «Яшьлек» яшьләр үзәге хезмәткәрләре Актанышта яшәүче өлкәннәргә бәйрәм рухы бүләк итте. Алар урамда очраган апаларга яшьләр белән эшләүче белгечләр бәйрәм белән котлап, чәчәкләр тапшырды. Олы яшьтәгеләр гөлләмәләрне сөенеч хисләре белән кабул итеп алды, изге теләкләргә рәхмәт белдерде.
(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ»). 30 сентябрьдә Чувашиянең Шыгырдан авылыда «Мөслимә» комплексында Чувашия мәхәлләләрендә рухи тәрбия эшләре алып баручы имамнар һәм остазбикәләр җыелышы булды. Алар Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек турында сөйләштеләр. Россия мөселманнары Дини җыены хәбәр иткәнчә, чаралар исемлегендә Чувашиядәге мәдрәсә, мәчет һәм мәхәллә шәкертләре белән эшләү, тәрбия эшчәнлегенә ислам тарихы, үз нәселеңне, туган ягыңның тарихын саклау кыйммәтен аңлату дәресләре бар. Читать дальше...
(Ростов-на-Дону, 1 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Россиянең ел укытучысы-2021» бәйгесенең икенче тур сынаулары башланды. Жюри составында «Ел укытучысы-2014» федераль конкурсы җиңүчесе Алла Головенькина да бар. «Укытучының балалар белән аралашу осталыгын карыйбыз», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә. 15 лауреат укытучы бүген үзләренә жирәбә буенча чыккан темалар буенча класс сәгатьләре үткәрә, иртәгә педагогик остаханәләр көне, мастер-класслар оештырыла. «Беренче чиратта, без укытучылар... Читать дальше...
(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ»). Төмән татарларының «Яңарыш» сайты Сөләйман авылында мәчет ачылу турында хәбәр итте. Рәүфә Кангазина әлеге тантанада булган. Еллар узгач, ниһаять, Төмән өлкәсенең Вагай районы, Сөләйман авылында да, тирә-юньгә иман нуры чәчеп, кабат азан тавышы яңгырады. Әйтерсең, авылга яңадан җан өрелде, бәрәкәт өстәлгәндәй булды. Бу тавыш яңа гына төзекләндерелгән мәчетнең манарасыннан халыкны намазга беренче чакыру иде. Сөләйман авылы зур түгел, биредә бары 200гә якын кеше яши. Читать дальше...
(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтында бакча кишәрлеген киләсе сезонга әзерләү турында киңәшләр чыкты. «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Любовь Занина бакча эшләрен санап киткән. Кыраулар төшкәнче, җир туңа башлаганга кадәр, агачларга һәм куакларгасу сибегез, алар су сеңдереп калырга тиеш. Бигрәк тә яшь агачлар су сибүгә мохтаҗ. Агач кәүсәләрен агартыгыз. Моның өчен иң яхшы вакыт — сентябрьнең соңгы кояшлы көннәре. Читать дальше...
(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Мәскәүнең «ЦСКА» командасын 2:1 исәбенә җиңде. Уен Мәскәүдә узды. Беренче период голларсыз үтте. Икенче периодның унтугызынчы минутында исәп ачылды. «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, Дмитрий Кагарлицкий «ЦСКА» капкасына гол кертте (0:1). Мәскәү командасының капкасын 2019-2021 еллар сезоннарында «Ак Барс» өчен уйнаган Адам Рейдеборн саклады. Өченче периодның унсигезенче минутында Дмитрий Кагарлицкий тагын күпчелектә гол кертте (0:2). Читать дальше...
(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ»). Төмән өлкәсенең « Яңарыш » газетасы хәбәр иткәнчә, Казанда «Ватан» нәшриятында чыккан «Себердә бохарлылар» исемле яңа китапта тарихи–этнографик һәм лингво-культурологик тикшеренүләр нәтиҗәсендә моңарча чыкмаган материаллар тупланган. Басманың авторлары — Тубыл шәһәренең Д. И. Менделеев исемендәге педагогия институты профессоры Гүзәл Фәйзуллина, профессор Елена Ермакова, доцент Майя Прокопова, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе доценты Энҗе Кадыйрова. Гүзәл Фәйзуллина... Читать дальше...
(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ). Шимбә көнне Татарстанда болытлы һәм яңгырлы һава торышы көтелә. Республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр иткәнчә, иртән республикада томан төшәргә мөмкин. Төнлә 3-8, ә көндез 8-13 градус җылы була. Төньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк.
(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарча диктант өчен текст сайлау эшенә Татарстан Язучылар берлеге алынырга тиеш дип саный Төмәндә яшәүче татар галимәсе Ханисә Алишина. «Без татарча диктантны алтынчы тапкыр үткәрдек. Тәҗрибәмнән чыгып, Төмәндә татар телендә диктант язуга ихтыяҗ зур дип әйтә алам. Шуннан чыгып, „Татарча диктант“ акциясен оештыруга карата тәкъдимнәрен бар», - диде ул Казанда язучы һәм тәрҗемәчеләр белән очрашуда. Галимәнең беренче тәкъдиме — «Татарча диктант» акциясенең бердәм көнен булдыру. Читать дальше...
(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда коронавирус инфекциясе диагнозы куелган авыруларны яңа вакытлыча инфекцион госпитальләрдә кабул итә башладылар. «Биектауда госпиталь ачыла, Әлмәттә ачылды инде. Шулай ук район үзәк хастаханәләрендә дә урыннар санын арттыралар», — дип сөйләде «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә республиканың сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков. Татарстанда ковид белән авыручылар өчен барлыгы 4,5 мең урын булдырылган, бу күләмнең 10-15 проценты резервта тора. Читать дальше...
(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин «Чаллы» һәм «Яшел Үзән» өстенлекле социаль-икътисади үсеш территорияләрендә эшчәнлек гамәлгә ашыру турында килешүләр төзү өчен гаризалар карау комиссиясенең чираттагы утырышын уздырды. Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, утырышта алты инвестицион проект тәкъдим ителгән, аларның бишесе Чаллыдан, берсе Яшел Үзәннән. Проектлар буенча инвестицияләрнең гомуми күләме — 7,3 млрд сум, 8 мең эш урыны барлыкка киләчәк. Читать дальше...
(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Грузиядә илнең экс-президенты Михаил Саакашвили тоткарланган. «Грузиянең өченче Президенты Михаил Саакашвили тоткарланды, ул пенитенциар оешмага җибәрелде», — дип хәбәр иткән илнең Премьер-министры Ираклий Гарибашвили. РИА Новости хәбәр иткәнчә, Премьер-министр кулга алынуның кайда узуын әйтмәгән, әмма әлеге процедураның «югары дәрәҗәдә үтүен» белдергән. «Безнең хокук саклау органнарында аның Украинадан Грузиягә кадәр хәрәкәт итүе турында якынча мәгълүмат бар иде», — дип сөйләде Гарибашвили. Читать дальше...
(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ»). Актер һәм җырчы Фидан Гафаров Уфада Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт драма театрында концерт куячак. Башкортстанның, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Уфа шәһәренең мактаулы гражданины иҗатының 55 еллыгын бәйрәм итә. Башинформ хәбәр иткәнчә, концертлар 12-13 октябрьдә М. Гафури исемендәге Башкорт драма театрында булачак. Фидан Гафаров Россиянең, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисткасы Нурия Ирсаева... Читать дальше...
(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ»). Иннополис университетының күзәтчелек советына дөньядагы иң көчле галимнәрнең берсе, физика буенча Нобель премиясе лауреаты Константин Новосёлов керде. Бу хакта Дубайдагы «Экспо-2020» Бөтендөнья күргәзмәсендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Иннополис Университетының ясалма интеллект буенча панель сессиясендә игълан ителде. Татарстан Президентының матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итте. Россиянең ИТ югары уку йортының төп коллегиаль органы фәнни-тикшеренү эшчәнлегендә... Читать дальше...
(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дубайда Экспо-2020 бөтендөнья күргәзмәсендә Казахстан павильонында булды. Экспо (Expo) бөтендөнья күргәзмәсе — техник һәм технологик казанышларны күрсәтү өчен индустриальләштерү һәм ачык мәйданчык булып торган халыкара күргәзмә. 2021 елның 1 октябреннән 2022 елның 31 мартына кадәр узачак. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте. Берләшкән Гарәп Әмирлекләре «Тотрыклылык, мобильлек һәм... Читать дальше...
(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирустан өч үлем очрагы теркәлде. Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, пандемия башланганнан бирле республикада барлыгы 751 кеше ковидтан вафат булган. Узган тәүлектә 1942 һәм 1955 елгы ике хатын-кыз, шулай ук 1959 елгы ир-ат коронавирус инфекциясеннән үлгән. Алдарак «Татар-информ» узган тәүлектә республикада коронавирусның 63 яңа очрагы ачыклануын язган иде.
(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ»). Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Дубай шәһәрендә халыкара күргәзмәдә Россиянең «Иҗади акыл: киләчәкне билгеләп» дип аталган павильоны ачылды. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Президентың матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр иткәнчә, күргәзмәдә Россия атнасын Татарстан экспозициясе ача. Ул кунаклар өчен 10 дәвамында ачык булачак. Республика мәгълүмати технологияләр өлкәсендә үз эшләрен тәкъдим итә. Аерым алганда болар — Иннополис, IT-парк. Читать дальше...
(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Мәгариф министрлыгына тәрбия эше белән шөгыльләнүче педагогларның квалификациясен күтәрүне оештыруның бердәм алымын эшләргә кушты. «Гомуми белем бирү һәм һөнәри белем бирү оешмаларында тәрбия эшен алып баручы педагогларның квалификациясен күтәрүне оештыруның бердәм алымын эшләргә һәм мондый ысул кулланып, аларның квалификациясен күтәрүне оештырырга, шул исәптән «Артек» Халыкара балалар үзәге базасында да бу эшне башкарырга, — диелә Кремль сайтында чыккан документта. Читать дальше...
(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ»). Кыргызстанның Ош шәһәрендә «Ислам дөнья терәге» халыкара конференциясендә Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары, теология фәннәре докторы Дамир Мөхетдиновка Кыргызстан Республикасының Дин эшләре буенча дәүләт комиссиясенең «Хезмәттәшлек өчен» күкрәк билгесе тапшырылды. Россия Мөфтиләр шурасы хәбәр иткәнчә, Кыргызстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм Ош өлкәсе Казыяте оештырган конференциягә Россия, Төркия, Үзбәкстан һәм Казахстаннан катнашучылар килгән. Читать дальше...
Для удобства покупателей в магазине, расположенном на территории универсального рынка, теперь также можно найти товары первой необходимости, богатый ассортимент продуктов питания, хозяйственные товары.
Причины снижения реализации легальной алкогольной продукции на территории района обсудили на заседании межведомственной комиссии по выявлению и пресечению правонарушений в сфере оборота алкогольной и спиртосодержащей продукции.
В педагогическом коллективе нурлатской школы-интернат только один учитель-мужчина. Он приучает своих воспитанников к труду и развивает их творчески. Свой 36-ой профессиональный праздник учитель трудового обучения встретит на своем рабочем месте.
(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Өлкәннәр көне уңаеннан мөрәҗәгать итте. Татарстан Диния нәзарәте хәбәр иткәнчә, ул Пәйгамбәребез Мөхәммәд хәдисен китерә. «Кече яшьтәгеләргә карата рәхимле булмаган һәм бездән олырак булганнарны хөрмәт итмәгән кешеләр бездән түгел», — дигән. Ягъни мөселман булган кеше алай эшләмәс, дигән сүз. Бу хәдис өлкәннәргә карата ихтирамы булмаган кешенең никадәр түбән булуын күрсәтә, ди мөфти. «Кеше яше арткан саен йомшак күңеллерәк була... Читать дальше...
Районная выставка декоративно-прикладного искусства в рамках районного чемпионата “Тепло ваших рук” дала старт Декаде пожилого человека.
В рамках акции “90 лет с вами”, приуроченной к Декаде пожилых людей и юбилею районки, он выписал газету “Дружба (“Дуслык”, “Туслах”) трём жителям Нурлатского района.