(Чүпрәле, 4 сентябрь, «Татар-информ», « Туган як », Гөлия Фәизова). 30 елга якын эшләп килүче Иске Чүпрәле мәчетендә яңа имам-хатыйб сайланды. Җомга намазы вакытында узган җыелышта район башлыгы Марат Гафаров, Иске Чүпрәле авыл җирлеге башлыгы урынбасары Рамил Низамов, район мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов, шулай ук җирле мәхәллә халкы, аксакаллар катнашты. Имам-хатыйб вазифасына Җәмил хәзрәт Ибраһимов кандидатурасы тәкъдим ителде, ул бертавыштан сайланды. Кызганычка, мәчетнең элекке имам-хатыйбы Әмир хәзрәт Аббазов сәламәтлеге какшау сәбәпле, килә алмады. Район башлыгы Марат Гафаров һәм башкалар аны шәхсән өенә барып рәхмәт җиткерергә булды. Әмир хәзрәт Аббазов мәчеттә 20 ел дәвамында имам-хатыйб вазифаларын башкарды. Ул быел 89 яшьлеген билгеләп үтте, Әмир хәзрәт үз вәкаләтләрен яшьрәк буынга тапшырырга карар кылган. Җәмил хәзрәт Ибраһимов исә 2 ел дәвамында әлеге мәчетнең имамы булып тора. Район башлыгы Марат Гафаров Әмир хәзрәткә ислам динен таратуга, җирлектә әхлакый тәрбия бирүгә керткән өлеше өчен Рәхмәт хаты тапшырды, сәламәтлек теләде. Район мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов милләтара һәм диниара татулыкны үстерү, татар дини-дини мирасын саклау өлкәсендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстан мөфтиенең «Бердәмлек» медале белән бүләкләде.