(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ»). Ел башыннан Татарстанда 1 миллион 896 мең квадрат метр торак төзелгән.Әлеге күрсәткеч узган ел белән чагыштырганда 102 процент. Графиктан берникадәр алда барыла. Бу хакта Республиканың Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм торак коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин белдерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Читать дальше...
Проекты обоих фермеров направлены на содержание дойных коров.
Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологических явлений на территории Республики Татарстан.
(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда быел 14 урман янгыны килеп чыккан. Татарстан урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов журналистларга ул янгыннарның өскә күтәрелмәве өчен чаралар күрелгәнен әйтте. Барлыгы 160 гектар мәйданда ут чыккан. «Барлык янгыннар йөгерек кенә булды, югарыга үрмәләмәде, урмандагы җир катламына гына зыян килде», — диде ул. Быел, шулай ук, 1 меңнән артык термик нокта да теркәлгән, бу, узган елга караганда, 1,7 тапкыр күбрәк, былтыр 600 ләп исәпләнгән. Читать дальше...
(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Кичә кич Чаллы–Зәй–Әлмәт трассасында Renault һәм Volkswagen автомобильләре бәрелешкән. Юеш юлда идарәне югалтып, бер машина икенчесенә бәрелгән, йөртүчеләрнең икесенә дә зыян килгән. Агентлыкның үз корреспонденты һәлакәт урыныннан хәбәр иткәнчә, Renault автомобиленең 35 яшьлек йөртүчесе куркынычсыз тизлекне сакламаган. Юеш юлда машина белән идарәне югалтып, каршы як полосага чыккан һәм 61 яшьлек ир-ат идарә иткән Volkswagen автомобиле белән бәрелешкән. Читать дальше...
(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада Covid-19 коронавирусының таралуына бәйле вазгыятьнең гади булмавын, әмма медицинаның яхшы эшләвен әйтте. «Ковидка кагылышлы вазгыять гади түгел. Барлык режимнарны үтәүче кешеләр дә авырый. Вакцина ясатмаучылар гына түгел, вакцинасы булганнарның да проблемалары бар», — диде Республиканың Хөкүмәт Йортында традицион республика киңәшмәсендә ясаган чыгышында Рөстәм Миңнеханов, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте. Читать дальше...
(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ»). Ял көннәрендә Казанда температура климат нормаларыннан шактый түбән булачак. Казан Федераль университеты профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев сентябрьнең беренче декадасы ахырына кадәр температураның климат нормаларыннан шактый түбән саклануын әйтте. «Салкын булачак. Көндез температура 12, 14 градус, төнлә исә 6, 7 градус җылы булыр дип фаразлана. Шимбә һәм якшәмбе көнне безне әнә шундый һава торышы көтә», — дип хәбәр итә галимнең сүзләрен КФУның матбугат хезмәте. Читать дальше...
(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ»). Россия «Кызыл китабы»ның «Хайваннар» дип аталган томын 20 елга беренче тапкыр кабаттан бастырачаклар. Россиянең табигый ресурслар һәм экология министры Александр Козлов әлеге китапның соңгы тапкыр 2001 елда нәшер ителүен әйткән. Бу хакта Российская газета хәбәр итә. «Яңа исемлек расланды. Егерме ел эчендә ситуация үзгәрде. Имезүчеләр төркеменә караган 14 төр, кызганыч, „Кызыл китап“ка кертерлек кенә калды. Алар арасында — косатка, Каспий су эте, ак төлкенең Беринг төре... Читать дальше...
(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда урман каракларын ачыклый торган сервис кулланышка кертелгән. Урманчы инспекторлар цифрлаштыру ярдәмендә урманнардагы үзгәрешләрне ачыклаучы системадан файдалана. Татарстан урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов Кукмарада журналистларга, сервис кичәге һәм бүгенге фотоларны чагыштырып, анализ ясарга мөмкинлек бирә, дип әйтте. Урман кисүләр ачыкланса, инспекторлар кисү законлымы-юкмы икәнен ачыклый. «Процесс автоматлаштырылган... Читать дальше...
(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ»). Җир шарында COVID-19 йоктыручылар саны 219 миллион 822 мең 508 кешене тәшкил итә. Бу хакта Американың Джонсон Хопкинс университетына сылтама белән Интерфакс хәбәр итә. Америка, Һиндстан һәм Бразилиядә вирус йоктыручылар саны 20шәр миллионнан арткан. Вирус йоктыручылар һәм аннан үлүчеләр саны буенча Америка лидер. Анда COVID-19 инфекциясен йоктыручылар саны 39,8 миллион кеше, һәлак булучылар исә 647,5 мең кешегә җиткән. Икенче урында Һиндстан. Бу илдә 32,9 миллион кеше вирус йоктырган... Читать дальше...
(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ»). Киләсе атна башыннан республикада кыраулар төшүе ихтимал. Россиянең Европа территориясендә һава торышы тулысынча үзгәрде. Татарстанда инде хәзердән үк температура шактый түбән, ә киләсе атна башыннан кыраулар да башланырга мөмкин. Бу хакта Гидрометеорология һәм әйләнә-тирәлекне күзәтү үзәге хәбәр итә. Бүген көндез Татарстанда һава температурасы 10-16 градусны тәшкил итәчәк. Якшәмбе көнне дә салкынча һәм яңгырлы һава торышы көтелә. Термометр баганасы төнлә 4-9 градус... Читать дальше...
На манеже Нурлатского конного завода Управления социальными объектами «Татнефти» состоялись первые показательные выступления маленьких всадников.
Конкурс проводит Всемирный конгресс татар совместно с газетой «Татарлар».
(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ»). 2024 елга Россиянең барлык төр җәмәгать транспортында кешеләрне биометрия мәгълүматлары буенча тану системасы кертелә. «Без 2024 елга Россиядәге барлык җәмәгать транспортында, паспорттагы кебек үк, биометрияне куллану мөмкинлеге кертергә җыенабыз. Йөзегезне сканлаштырып, бу кешенең сез икәнлеген беләчәкләр», — дип белдерде «Новое знание» марафонында профильле министрлык башлыгы Виталий Савельев. Бу хакта РИА Новости яза. Мондый мөмкинлек турында Савельев әле апрель аенда ук сөйләгән иде. Читать дальше...
Уважаемые нурлатцы, дорогие земляки! Примите самые искренние и сердечные поздравления с Днем города!
С днем рождения, любимый город!
(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ»). Ульяновск өлкәсе татарларының «Өмет» газетасы «Малыклы күмәче» фестивале турында хәбәр итте. 20 августтан 4 сентябрьгә кадәр Ульяновск өлкәсенең Яңа Малыклы районында Идел буе халыклары мәдәниятенең «Малыклы күмәче» («Малыклинский каравай») дип исемләнгән өченче өлкә фестивале уза. Хәзер инде традициягә кергән фестиваль Урта Исәнтимер авылы мәдәният йортында тантаналы рәвештә ачылды. Мөхтәрәм кунакларны бәйрәмнең символы булган ипи һәм тоз белән каршы алдылар. Читать дальше...
(Чаллы, 4 сентябрь, «Татар-информ», « Шәһри Чаллы »). Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев уку процессының башлануын һәм мәктәп туклануын оештыруны тикшерү өчен татар гимназиясенә кунакка барды. Бүген бу белем бирү учреждениесендә 704 укучы белем ала. Дүрт беренче сыйныф оештырылган. Укыту бер сменада алып барыла. Наил Мәһдиев спорт залында да булды, бу вакытта анда дәрес бара иде. Шулай ук мэр 29нчы гимназия директоры Луиза Гатауллина һәм Рамил Хәлимов белән укыту үзенчәлекләрен һәм барлык кирәкле таләпләргә туры килү турында фикер алышты. Читать дальше...
(Питрәч, 4 сентябрь, «Татар-информ», « Питрәч-информ », Ләйсән Мифтахова). Питрәч районы җитәкчелеге солдатлар, аларның хезмәте белән кызыксынып тора. Сочида шефлыкка алынган хәрби частьта Айрат Гайнетдинов, Евгений Кутлуев, Даниил Мяткин, Тимур Сәмигуллин, Александр Сухопаров, Альберт Хәммәдиев хәрби хезмәт үтә. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Азат Шәйхисламов аларга чәкчәк һәм кирәкле көнкүреш техникасы тапшырды. Әңгәмә вакытында алар монда хезмәт итү җиңел түгеллеген, чөнки бик җаваплы булуы турында әйттеләр.
(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ»). Нижневартовск шәһәрендә төзелә торган мәчетнең бишенче манарасына ай куелды. Мәчет 2002 елда төзелә башлаган иде. Ул чагында аны сафка бастыруда шундагы предприятиеләр ярдәм итә. Хәзер төзелеш шәһәрдә гомер итүче татарлар һәм башка милләт дин кардәшләребез ярдәмендә алып барыла. Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бу чарада Нижневартовскида яшәүче милләттәшләр катнаша. Биредә 40 меңләп татар яши. «Мирас» татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рафаэль Мөхәммәтҗанов сүзләренчә... Читать дальше...
(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ», «Өмет» ). Ульяновск шәһәренең 17нче милли китапханәсендә татар, мордва һәм чуваш мәдәниятенә багышланган уникаль күргәзмә зонасы ачылды. Бай эчтәлекле күргәзмәдә урын алган ядкарьләр — тормыш-көнкүреш әйберләре арасында әле һаман да эшли торган туку станогы, чиккән сөлгеләр һәм кулъяулыклар, милли костюмнар бар. «Әлеге гаҗәеп милли музейны без китапханәгә йөрүче укучыларыбыз ярдәмендә оештырдык. Алар тормыш-көнкүреш әйберләре җыюыбыз турында ишеткәч, сандык төпләрендә... Читать дальше...
(Тәтеш, 4 сентябрь, «Татар-информ», « Тәтеш таннары »). Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы 1964 елда туган хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Ул мошенникларга ярты миллион сумнан артык акча күчергән. Тәтешлегә шалтыраткан ир-ат үзен банк хезмәткәре Дмитрий Чайковский дип таныштырган. Ул хатын-кызга банкка барырга һәм шәхси счетын ябарга кирәклеген әйткән. Җавап итеп ул моны тиз генә эшләп булмавын, чөнки аның счетында зур суммада акча барлыгын хәбәр иткән. Шалтыратучы аңа, бу очракта банк рөхсәт иткән сумманы алырга... Читать дальше...
Күренекле әдәбият галиме Хатыйп Миңнегулов Азатлыкка совет елларында Алтын Урда әдәбиятын һәм Сәиф Сараи иҗатын өйрәнгән өчен каты басым булганы турында сөйләде.