(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ»). Җир шарында COVID-19 йоктыручылар саны 219 миллион 822 мең 508 кешене тәшкил итә. Бу хакта Американың Джонсон Хопкинс университетына сылтама белән Интерфакс хәбәр итә.
Америка, Һиндстан һәм Бразилиядә вирус йоктыручылар саны 20шәр миллионнан арткан.
Вирус йоктыручылар һәм аннан үлүчеләр саны буенча Америка лидер. Анда COVID-19 инфекциясен йоктыручылар саны 39,8 миллион кеше, һәлак булучылар исә 647,5 мең кешегә җиткән.
Икенче урында Һиндстан. Бу илдә 32,9 миллион кеше вирус йоктырган, вирустан үлүчеләр 440 мең кеше.
Өченче урында Бразилия. Пандемия чорында монда 20, 6 миллион кеше коронавирус белән авырган, 582 мең кеше вафат булган.