(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Кичә кич Чаллы–Зәй–Әлмәт трассасында Renault һәм Volkswagen автомобильләре бәрелешкән.
Юеш юлда идарәне югалтып, бер машина икенчесенә бәрелгән, йөртүчеләрнең икесенә дә зыян килгән. Агентлыкның үз корреспонденты һәлакәт урыныннан хәбәр иткәнчә, Renault автомобиленең 35 яшьлек йөртүчесе куркынычсыз тизлекне сакламаган. Юеш юлда машина белән идарәне югалтып, каршы як полосага чыккан һәм 61 яшьлек ир-ат идарә иткән Volkswagen автомобиле белән бәрелешкән.
«Ике машина йөртүчегә дә зыян килгән. Алар хастаханәгә озатылды. Әлеге факт буенча тикшерү уздырыла», — диде Россия Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт идарәсенең Тукай районы буенча бүлеге җитәкчесе Шамил Ганиев.