Җәйге сәламәтләндерү сезоны дәвамында Казанның тугыз лагерендә 15 меңнән артык бала ял итәчәк. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә шәһәр Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Алия Заһидуллина хәбәр итте.
«Барлыгы тугыз балалар лагере, «Ял» үзәге, «Яңа Юдино» һәм ике спорт лагере эшләячәк. Гадәттәгечә, без авыр тормыш шартларында булган балаларны бушлай юлламалар белән тәэмин итәбез. Моннан тыш, июль азагына «Восток» лагерендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар һәм аларның ата-аналары өчен 180 кешелек смена планлаштырылган. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларының һәммәсенә шәһәр чите һәм мәктәп яны лагерьләрендә бушлай ял итү мөмкинлеге бирелде, 700дән артык гариза килде», – дип сөйләде спикер.
«Ял» үзәгенә юлламалар Казан мәктәпләре арасында бүленәчәк. Аларны укуда, иҗатта, спортта яки җәмәгать эшчәнлегендә үзен яхшы күрсәткән балалар алачак.
«Җәйге кампаниянең барлык программалары да бер концепциядә төзелгән. Аның максаты – балаларга үз-үзләрен үстерүгә, аралашу күнекмәләрен арттыруга, толерантлык һәм үзара хөрмәт принципларын үстерүгә юнәлеш бирү», - дип өстәде ул.