(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). Ульяновск шәһәрендә туып-үскән Радик Абитов Балтыйк флоты хәрби гарнизонының хәрби прокуроры итеп билгеләнгән. "Россия Федерациясе Генераль прокуроры И. В. Краснов 2022 елның 17 сентябрендә имзалаган приказ нигезендә, танылган милләттәшебез — юстиция подполковнигы Радик Рамил улы Абитов биш елга Балтыйк флоты гарнизонының хәрби прокуратурасына хәрби прокурор итеп билгеләнгән", дип хәбәр итте Ульяновск татарларының «Өмет» газетасы. Радик Абитов Ульяновск шәһәрендә туып үскән. Ул — Ульяновск шәһәр Думасы депутаты, татар милли-мәдәни автономиясенең Тимерь юл районы советы рәисе Рамил Абитовның улы. Радик Абитов оңа кадәр Самара гарнизоны хәрби прокуратурасында хезмәт итте.