(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Төркиянең төньяк-көнбатышындагы Бурса шәһәре төрки дөньяның 2022 елгы мәдәни башкаласы итеп сайланды. «Анадолу» агентлыгы хәбәр иткәнчә, карар Үзбәкстандагы Хива шәһәрендә ТЮРКСОЙ әгъзалары-илләренең мәдәният министрларының даими советының 38нче утырышы нәтиҗәләре буенча кабул ителде. Төркия мәдәният һәм туризм министры Мехмет Нури Эрса Бурса кандидатурасын тәкъдим итте һәм бу шәһәрнең кайчандыр Осман дәүләтенең башкаласы булуын һәм туристларны үзенең тарихи һәм архитектура мирасы, табигый матурлыгы белән сөендерүен сөйләде. «Без сездән Бурсаның 2022 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы булсын өчен хуплау көтәбез. Бурса төрки дөньяның мәдәни башкалалары арасында, Хива, Искешәһәр һәм Кастамону кебек үк, әһәмиятле урын алыр дип ышанам», — диде ул. Чарада катнашучылар Төркия министры тәкъдимен кабул итте, Бурса шәһәре төрки дөньяның 2022 елгы мәдәни башкаласы дип игълан ителде.