Санкт-Петербургта елгага автобус төшеп китү сәбәпле, өч кеше һәлак булган һәм 6 кеше зыян күргән. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итә.
«Санкт-Петербургта юл-транспорт һәлакәте урынында водолазлар белән коткару эшләре тәмамланды. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коткаручылары баткан автобустан 9 кешене чыгарды. Икесе авыр хәлдә, дүртесе клиник үлем хәлендә. Кызганычка, 3 кеше үлгән», - диелгән ведомствоның телеграм-каналында.
Водолазлар автобусны судан алу өчен стропларны беркетә.
10 майда пассажир автобусы күпердән Мойка елгасына төшеп киткән. Якынча мәгълүматлар буенча, машина йөртүче идарә итә алмаган.