Алабугада Җиңү көнен бәйрәм итүдә катнашучыларны тушенкалы солдат боткасы белән сыйладылар. Барлыгы 600 порция ботка пешерелгән. Аны мәгариф идарәсе хезмәткәрләре әзерләгән. Шулай ук алабугалыларга ботка янына баллы чәй һәм ипи тәкъдим ителгән. Бу хакта «Алабуга нуры» яза.
Читать дальше...Интернетта татарча китаплар уку мөмкинлекләре артса да, кирәкле әсәрне онлайн табу һаман кыен була ала. Һәвәскәрләр алып барган кайбер сайтлар ябыла, әмма яңа проектлар да барлыкка килә.
9 Май – Җиңү көнендә Түбән Әлки авылында яшәүче бүгенге көндә исән булган бердәнбер сугыш ветераны Хазим Мәрдегалләм улы Фәхретдиновны район башлыгы үзе һәм ТР республикасы Рәисе исеменнән Александр Никошин котлады. Бу хакта «Әлки хәбәрләре» сайтында Алсу Закирова яза.
Читать дальше...
Актанышта «Үлемсез полк» йөреше быел да «Җиңү капкалары» акциясе форматында узды. Бөек Җиңү Байрагы беркетелгән бизәлгән автомобильләрне ветераннарның туганнары урамга, капка алларына чыгып каршылады. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.
Читать дальше...
Махсус операциядә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган Илдар Зарипов истәлегенә Балтачның Норма урта мәктәбендә мемориаль такта ачылды. Бу хакта «Хезмәт» сайтында хәбәр ителә.
Читать дальше...
Филология фәннәре кандидаты, институтның өлкән фәнни хезмәткәре Айгөл Ганиева Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында «Бөек Ватан сугышы татар әдәбияты һәм публицистикасы көзгесендә» түгәрәк өстәл утырышында прозаик, драматург, җәмәгать эшлеклесе, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Мирсәй Әмирнең «Җан көеге» повесте тиешенчә бәяләнмәвен әйтте.
Читать дальше...
Филология фәннәре докторы, институтның әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Венера Макарова күренекле язучы Хәсән Сарьян әсәрләрендә персонажлар сөйләмендә, детальләрдә милли-дини традицияләрне тергезә дип саный. Бу хакта ул Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында «Бөек Ватан сугышы – татар әдәбияты һәм публицистикасы көзгесендә» түгәрәк өстәл утырышында әйтте.
Читать дальше...
Якшәмбе, 12 майда, Казанда «Околы войны» документаль фильмының премьерасы була. Фильм «Ценим Жизнь» проекты волонтерларының 2023 елның ноябрендә махсус операция зонасына сәфәренә багышланган.
Читать дальше...
Филология фәннәре докторы, профессор, институтның баш фәнни хезмәткәре Дания Заһидуллина Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында «Бөек Ватан сугышы – татар әдәбияты һәм публицистикасы көзгесендә» түгәрәк өстәл утырышында халык язучысы Әмирхан Еникинең хатирәләрен сөйләде.
Читать дальше...
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Михаил Мишустинны Россия Хөкүмәте Рәисе вазифасына раслануы белән котлады.
Читать дальше...
2024 ел ахырына барлык федераль ярдәм чаралары автомат рәвештә - «документлар һәм белешмәләр җыймыйча» күрсәтеләчәк. Бу хакта Россия Премьер-министры вазифасын башкаручы Михаил Мишустин Дәүләт Думасында аның Хөкүмәт рәисе вазифасына кандидатурасын карауда әйтте. ТАСС шул хакта яза.
Читать дальше...
Филология фәннәре докторы, институтның өлкән фәнни хезмәткәре Ләйсән Надыршина әйтүенчә, халык язучысы Гариф Ахуновның «Идел кызы» дилогиясе тарихка йөз белән борылуы, милли характерларга мөрәҗәгать итүе, әле җәмгыятьтә дингә мөнәсәбәт тамырдан үзгәрергә өлгермәгән дәвердә дини кыйммәтләрне калкытуы белән игътибарга лаек.
Читать дальше...
Бүген төнлә Җирдә бишенче дәрәҗәдәге магнит давылы көтелә. Мондый хәл соңгы 20 ел дәвамында күзәтелмәгән. Бу хакта Россия Фәннәр академиясенең Космик тикшеренүләр институтының Кояш астрономиясе лабораториясе җитәкчесе Сергей Богачев хәбәр итте. Бу турыда РИА Новости яза.
Читать дальше...Мәгариф хезмәткәрләре бөтен ил буйлап эштән туктады һәм төбәкләрдәге милли мәгариф идарәләренә таба марш белән үтте. Алар үз хезмәттәшләрен үтерүгә каршы протест белдерә һәм мәгариф өлкәсендә көч куллануга каршы чаралар күрүне таләп итә.
Россия Дәүләт Думасы депутатлары Михаил Мишустинны Хөкүмәт Рәисе вазифасына раслады. Бу хакта РФ Министрлар Кабинетыны телеграм-каналында хәбәр ителә.
Читать дальше...Бүген Мишустинны премьер-министр вазифасына президент Владимир Путин тәкъдим итте.
Филология фәннәре докторы, профессор, институтның баш фәнни хезмәткәре Дания Заһидуллина әйтүенчә, татар язучылары гына кулларына корал алып, Бөек Ватан сугышына киткән, дигән сүз дөрес түгел. Бу хакта ул Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында «Бөек Ватан сугышы – татар әдәбияты һәм публицистикасы көзгесендә» түгәрәк өстәл утырышында әйтте.
Читать дальше...
Санкт-Петербургта елгага автобус төшеп китү сәбәпле, өч кеше һәлак булган һәм 6 кеше зыян күргән. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итә.
Читать дальше...
Алдагы 6 елда Хөкүмәт эше нигезендә Россия Президентының Федераль Җыенга юлламасы булырга тиеш. РФ Премьер-министры кандидатурасын Дәүләт Думасында карауда шундый фикер белән Хөкүмәт рәисе вазифасын башкаручы Михаил Мишустин белдерде.
Читать дальше...
Филология фәннәре докторы, профессор, институтның баш фәнни хезмәткәре Дания Заһидуллина фикеренчә, 1960 еллар татар әдәбиятында эчтәлек һәм форма ягыннан үзгәрешләрне әйдәп барган Әмирхан Еники дини мотивларны милли мәдәниятебезгә кайтаруны башлап җибәрүчеләрдән була. Бу хакта ул Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында «Бөек Ватан сугышы – татар әдәбияты һәм публицистикасы көзгесендә» түгәрәк өстәл утырышында әйтте.
Читать дальше..."Газпром нефтехим Салават" оешмасында төзекләндерү эшләрен ике-өч көн эчендә бетерәчәкләр, ди ул.
Финляндиянең Хельсинки шәһәрендә совет хәрби хезмәткәрләре истәлегенә куелган һәйкәлне мәсхәрәләгәннәр. Социаль челтәрләрдә чыккан видеога караганда, билгесез кешеләр һәйкәлгә кызыл буяу агызганнар. Билгеләп үтелгәнчә, бу хәл Малми-Кивиккодагы зиратта булган. Бу турыда РИА «Новости» яза.
Читать дальше...
Россия Спорт министрлыгы җитәкчесе вазифасына өч кандидат, шул исәптән Олег Матыцинның ике урынбасары - Одес Байсолтанов һәм Казаннан Азат Кадыйров карала. Өченчесе - Хабаровск крае губернаторы Михаил Дегтярев. Бу хакта РБК ведомстводагы чыганакларга сылтама белән хәбәр итә.
Читать дальше...
Әдәбият галиме, текстолог, филология фәннәре докторы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Зөфәр Рәмиев Бөек Ватан сугышында һәлак булган әтисен искә алды.
Читать дальше...В рамках республиканской программы «Наш двор» в городе благоустроят еще 13 придомовых территорий.