(Әлки, 25 сентябрь, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре» ). Әлки районының Базарлы Матак район үзәк хастаханәсенең хатын-кызлар консультациясендә Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең 9-11 сыйныфта укучы кызлар белән әңгәмә үткәрделәр. Очрашуда иртә башланган җенси мөнәсәбәтләр, йөклелекне булдырмау юллары төп темалар итеп сайланды. Кызлар алдында хастаханәнең акушерлык-гинекология бүлекчәсе мөдире Эма Шәйхетдинова һәм табиб-гинеколог Галина Шәрәфиева чыгыш ясадылар. Алар кызларны борчыган күп кенә темаларга кагылды. Әңгәмәдән шул аңлашылды: әниләр кызлары белән мондый темаларга сөйләшергә оялалар, чөнки аларны һаман кечкенә дип саныйлар. Очрашуда катнашучылар фикеренчә, әңгәмә бик тә урынлы, кирәкле булып, күп кенә «тыелган» сорауларга җавап табарга ярдәм иткән. Табиблар белән сөйләшү барышында кызлар яшьли абортлар ясатуны кисәтү хакында ике фильм да караган.