(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирус инфекциясе аркасында тагын өч үлем очрагы теркәлгән. Коронавирустан 1939, 1952 һәм 1953 елгы хатын-кызлар вафат булган. Бу хакта Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Шулай итеп, Татарстанда пандемия чорында 685 кеше коронавирустан вафат була.