Татарстанның Россиядәге тулы вәкаләтле вәкиллеге хезмәткәрләре 9 май алдыннан армия генералы Мәхмүт Гәрәевне һәм полковник Исхак Әхмәровны искә алды. Бу хакта ведомствоның телеграм-каналында хәбәр ителә.
«РФ Саклану министрлыгының Ватанны саклаучылар пантеоны» федераль хәрби мемориалында җыелган кешеләр 2019 елда вафат булган совет һәм Россия хәрби җитәкчесе каберенә чәчәкләр салды.
Алар шулай ук 1935 елдан АКШта эшләгән, 1942-1945 елларда совет резидентурасына җитәкчелек иткән полковник Исхак Әхмәровны да искә алды. Ул Мәскәүнең Химки зиратында җирләнгән.
Видео: Татарстанның Россиядәге тулы вәкаләтле вәкиллеге телеграм-каналы