(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ»). Дәүләт Думасының Татарстаннан сайланган депутаты Ольга Павлова «Бердәм Россия» партиясенең Казанның Авиатөзелеш районындагы мобиль кабул итү бүлмәсендә татарстанлылардан тәкъдимнәр кабул итте.
Халык мохитны уңайлы итү, мәгариф, спорт белән шөгыльләүгә кагылышлы сораулар биргән. Бу хакта «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге мәгълүмат үзәге хәбәр итә.
«Казанда яшәүче ханым мәктәп укучыларын кайнар аш белән тәэмин итүгә кагылышлы сорау бирде. Хәзер кайнар аш белән мәктәпләрнең башлангыч классларын тәэмин иттек, республикада яшәүчеләр югары классларга да игътибар итәргә куша. Сорауларның шулай ук спорт классларына кагылышлысы да бар иде», — дип шәрехләде депутат.
Павлова мобиль кабул итү пунктларының эше үзен аклавын әйтте. «Безгә сораулар бирәләр, татарстанлылар белән элемтә урнаштырыла. Республика халкыннан алынган тәкъдимнәр „Бердәм Россия“нең халык программасына кертелде. Без республикада яшәүчеләрдән тәкъдимнәр җыюны дәвам итәбез, алар тикшереләчәк».
Депутатлар, Татарстанның муниципаль районнары башлыклары мобиль кабул итү пунктлары эшендә көн дә катнаша. Алар республика халкы белән аралашып, аларның сорауларын, алар куйган бурычларны турыдан-туры тыңлый.