(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ»). Киләсе елның язында экраннарга «Батыр» дип аталучы балалар фильмы чыгачак. Әлеге фильм укучыларның макулатура җыйган акчасына төшерелгән. «Картинаның премьерасы Уфада һәм Архангельск районында узачак», – дип хәбәр итә «Башинформ» . Фильм беренче мәхәббәткә һәм быел шул төбәктә дулаган урман янгыннарына багышланган. Нигездә фильмда кастинг аша узган үзешчән актерлар катнаша. Башкортстан Республикасының Мәгариф министрлыгы җитәкчесе Айбулат Хаҗин сүзләренчә, «Батыр» фильмы региондагы барлык мәктәпләрдә күрсәтеләчәк һәм белем бирү планына кертеләчәк. Заказ бирүче Башкортстан Республикасының Мәгариф министрлыгы. Фильмны әзерләү өчен 2 миллионнан артык акча җыелган булган.