(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасының Премьер-министр урынбасары — Татарстан Республикасының Россиядәге вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин Мәскәүнең Муса Җәлил исемендәге 1186 нче мәктәбе педагогларын, укучыларны Белем көне белән котлады. Мәктәпнең традициясе буенча, 11 сыйныф укучылары герой шагыйрь Муса Җәлил бюстына чәчәкләр салды. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге вәкаләтле вәкиллеге сайтында хәбәр ителә. Туган телне саклау һәм үстерүгә керткән хезмәтләре өчен Равил Әхмәтшин кайбер педагогларга Габдулла Тукайның тууына 135 ел уңаеннан чыгарылган истәлек тамгасын тапшырды. Әлеге тамга Вәкаләтле вәкиллек заказы белән эшләнгән. Шулай ук мәктәп китапханәсенә һәм музейга татар халкының, татарстанлыларның тарихы һәм мәдәниятенә, атаклы шәхесләренә багышланган китаплар да бүләк ителде. Яңа уку елы башлану белән Россия Мөфтиләр Шурасы рәисе урынбасары Рушан хәзрәт Аббясов та тәбрикләде. Ул мәктәпнең идарә берлеге рәисе дә, биредә аның өч баласы белем ала, төпчек улы быел беренче класска килгән.